Джимми Картер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Джеймс Эрл Картер-кече

Рәсми портрет
Тулы исеме James Earl Carter, Jr.
Һөнәре сәясәтче
Туу датасы 1 октябрь 1924(1924-10-01) (89 яшь)
Туу җире Плэйнз, Джорджия, АКШ
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әтисе Джеймс Эрл Картер
Хатыны Розалин Картер
Бүләк һәм премияләре Nobel prize medal.svg Тынычлык өчен Нобель премиясе (2002 ел)

Джи́мми Ка́ртер (инг. Jimmy Carter), тулы исеме Джеймс Эрл Картер-кече (инг. James Earl Carter Jr.) — АКШ сәясәтчесе, илнең 39 нчы президенты (19771981). АКШның Демократик фиркасе вәкиле.

1924 елның 1 октябрендә фермер гаиләсендә туа. Бала чагыннан баптизм яклы. Джорджия штатындагы Технологик институтны һәм Хәрби диңгез академиясен тәмамлый. 7 ел су асты көймәсендә офицер булып хезмәт итә.

1962 һәм 1964 елларда Джорджия штаты сенатына сайлана. Шул ук штатның губернаторы вазифасына да тәкъдим ителә, ләкин 1966 ел сайлауларында җиңелә. 1970 елда исә ул бу вазифага сайлана. 1976 елда Джимми Картер Демократик фирка тарафыннан президент мөддәтенә тәкъдим ителә һәм бу вазифага 1977 елда керешә.

Президент буларак Джимми Картер либерал-демократик реформалар үткәргән. Тышкы сәясәттә дә активлык күрсәткән. Мәсәлән, Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүен ул «халыкара канунны һәм БМО хартиясен тупас рәвештә бозу» дип атаган[1].

Президентлыктан соң да актив эшчәнлек алып бара[2][3].

2002 елда, президент вазифасыннан киткәннән соң ике дистә ел үткәч, аңа Тынычлык өчен Нобель премиясе бирелде[4].

Искәрмәләр[үзгәртү]

Элгәре:
Джеральд Форд
АКШ президенты
19771981
Аннары:
Рональд Рейган