Лю Сяобо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Лю Сяобо
Тулы исеме 劉曉波
Һөнәре язучы, шәрехче, хокук яклаучы
Туу датасы 28 декабрь 1955(1955-12-28) (58 яшь)
Туу җире Чанчунь, Гирин, Кытай
Ватандашлыгы Кытай байрагы Кытай
Милләте кытай
Бүләк һәм премияләре Nobel prize medal.svg Тынычлык өчен Нобель премиясе

Лю Сяобо (гадәти кыт. 劉曉波, җиң. 刘晓波, пиньинь Liú Xiǎobō) — кытай язучысы, хокук яклаучы. 2010 елгы Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Әлеге премияне алырга ул төрмәдә утыру сәбәпле килә алмаган[1].

2003 елдан кытай ПЕН-үзәген җитәкли. Сяобо Кытайда сүз иреклеге һәм күппартияле системаны кертергә чакырган «Хартия 08» дип аталган өндәмә авторларының берсе. 2008 елның декабрендә дөнья күргән бу документны Кытайның 300ләп зыялысы, академиклар, язучылар имзалады. Шуннан соң аны полиция тоткарлады. 2009 елның декабрендә “Дәүләткә каршы эшчәнлеге” өчен ул 11 ел төрмәгә хөкем ителгән. Әлеге карарны Аурупа Берлеге, АКШ һәм БМО тәнкыйтьләде[2].

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]