Билл Клинтон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Билл Клинтон

Тулы исеме William Jefferson Clinton
Һөнәре сәясәтче
Туу датасы 19 август 1946(1946-08-19) (65 яшь)
Туу җире Хоуп, Арканзас, АКШ
Гражданлыгы АКШ байрагы АКШ
Хатыны Һиллари Клинтон
Сайт William J. Clinton

Би́лл Кли́нтон (инг. Bill Clinton; тулы исеме Уи́льям Дже́фферсон Кли́нтон, инг. William Jefferson Clinton; 1946 елның 19 августында, Хоуп (Hope), Арканзас штатында туган) — АКШ сәясәтчесе, Демократик фиркадан АКШның 42 нче президенты (19932001). Шулай ук ике тапкыр Арканзас штаты губернаторы булып сайланган иде. «Time» журналының «Ел кешесе»[1].

Уильям Джефферсон Блайт III 1946 елның 19 августында АКШның Арканзас штаты Хоуп шәһәрендә туа. Балачагында тәрбия белән күбесенчә дәү әтисе һәм дәү әнисе — Элдридж һәм Эдит Кэссиди шөгыльләнде. 15 яшендә Билл отчим фамилиясен ала. Мәктәпне тәмамлагач, Билл Вашингтонның Джорджтаун университетында, Оксфордның Университет көллиятендә, Йель университетында укый. Гаиләсендә күп акча булмау сәбәпле, Билл укыганда өч эштә эшли, югары стипендияне ала. Йель университетында ул Һиллари Родэм белән таныша, 1975 елның 11 октябрендә аңа өйләнә.

1978 елда Арканзас штатының губернаторын сайлауларда җиңү яулый. 11 ел эчендә ул штатның дәрәҗәсен күтәрә, популяр булып китә. 1991 елның 3 октябрендә үзен президент намзәтенә тәкъдим итә, сайлауларда җиңү яулый. Аның инаугурациясе 1993 елның 20 гыйнварында була. 1996 елда икенче тапкыр АКШ президенты булып сайлана.

[үзгәртү] Кызыклы фактлар

[үзгәртү] Искәрмәләр

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә