Альфред Нобель
| Альфред Нобель | |
| Тулы исеме | А́льфред Бернхард Нобель |
|---|---|
| Һөнәре | швед химигы, инженер, уйлап табучы |
| Туу датасы | 21 октябрь 1833 |
| Туу җире | Стокгольм, Швеция |
| Үлем датасы | 10 декабрь 1896 (63 яшь) |
| Үлем җире | Сан-Ремо, Италия |
| Әтисе | Эммануил Нобель |
| Әнисе | Андриетт Нобель |
| Башка мәгълүмат | динамитны уйлап табучы буларак билгеле |
А́льфред Бе́рнхард Нобе́ль (швед. Alfred Bernhard Nobel; 1833 елның 21 октябре, Стокгольм, Швеция — 1896 елның 10 декабре, Сан-Ремо шәһәре, Италия) — швед химигы, инженер, динамитны уйлап табучы.
Ул үзенең бик зур байлыгын Нобель премиясе фондына тапшырып кала. Аның исеменә багышлап химик элементка нобелий дигән исем кушалар. Нобельгә багышлап Стокгольмдагы Нобель физико-химия институты ачыла[1].
Эчтәлек |
Биографиясе [үзгәртү]
Альфред Нобель 1833 елның 21 октябрендә Стокгольм шәһәрендә Эммануил (Иммануэль) (1801—1872) һәм Андриетт Нобель гаиләсендә дөньяга килә. Ул гаиләдә өченче бала була. Аңардан тыш тагын Роберт, Людвиг һәм Эмиль дә була[2].
Альфред Нобель 1896 елның 10 декабрендә стенокардиядән вафат була. Ул Стокгольм шәһәренең Норра зиратында җирләнгән.
Нобель бүләге [үзгәртү]
1888 елның Француз гәҗитендә ялгыш бастырылган Нобель некрологыннан соң (аны 12 апрелдә Каннада вафат булган абыйсы Людвик белән бутыйлар), ул бик зур тәнкыйтьләүгә дучар була. Шул көнне ул үзенең киләчәккә тагында әйбәтрәк мал җыярга тели.
1895 елның 21 ноябрендә Париждагы Швед-норвег клубында ул үзенең васыятен яза, шуның нигезендә аның мал-мөлкәтенең зур өлеше Нобель премиясенә юнәлгән була.
Нобель премиясе Фонды 31 миллион крона тәшкил иткән.
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
Искәрмә [үзгәртү]
- ↑ РДУ физика-химия кафедрасы:НОБЕЛЬ (Nobel), Альфред Бернхард
- ↑ 41 чыгарылма тарихны үзгәрткән 100 кеше De Agostini журналы
Сылтамалар [үзгәртү]
- http://www.peoples.ru/finans/undertake/nobel/
- Альфред Нобель. Свен Гедина тәэсире
- Альфред Нобель. Олден Уитмен мәкаләсе
- Альфред Нобель һәм нобель хәрәкәтчеләре
- Рус капиталы. Демидовлардан Нобельга кадәр
- Альфред Нобель (видеоязма)
- Альфред Нобель. Биографиясе
- Игорь Софронов. Беркем дә белмәгән бер кеше
- Альфред Нобель Биографиясе