Дрезден
|
Дрезден
|
Дре́зден (алман. Dresden, югары луж. Drježdźany) — Алманиядәге шәһәр, Саксония федераль җиренең административ үзәге. Эльба елгасының өстендә, Чехия чигеннән 40 чакрым еракта урнашкан. Алманиянең иң эре сәнәгать, транспорт һәм мәдәният үзәкләренең берсе. Халык саны 529 781 чел. (2011).
Шәһәр 19 аймакка бүленә. Шәһәр үзәге – Алтштадт Эльбаның сул ягында урнашкан. Ул Икенче бөтендөнья сугышы вакытында инглиз авиациясе тарафыннан тулысынча җимерелә. Сугыштан соң кабат торгызыла. Уң ярда Нойштадт һәм Пишен аймаклары урнашкан.
Дөнья күләмендә Дрезден үзенең барокко өслүбендәге архитектура һәйкәлләре, нәкыш һәм сынлы сәнгать әсәрләре җыелмалары белән данлыклы.
Дрезден исеме, шулай ук кайбер район атамалары славян телләреннән килә. Дрезден беренче тапкыр 1206 елны искә алына. Drežďany сүзе славянча тугай урманнары кешеләре дигәнне аңлаткан.
1270 елны Дрезден Мейсен маркграфлыгы башкаласы булып китә. 1547 елдан Дрезден Саксония курфюрстлыгы башкаласы. Саксониянең иң көчле чагы XVIII гасыр башларына туры килә. Август Егәрле хакимлек иткән вакытта данлыклы архитекторлар ярдәмендә шәһәр бүген таныш кыяфәткә керә.
| Кош очкан биеклектән | Дрезденда Эльба | Кичке Дрезден | Земпер операсы |
Танылган шәхесләр[үзгәртү]
- Пётр Столыпин (1862—1911) — Русия дәүләт эшлеклесе.