Хорхе Луис Борхес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хорхе Луис Борхес
Jorge Luis Borges 1951, by Grete Stern.jpg
Хорхе Луис Борхес
Туу датасы: 24 август 1899(1899-08-24)
Туу урыны: Буэнос-Айрес, Аргентина
Үлем датасы: 14 июнь 1986(1986-06-14) (86 яшь)
Үлем урыны: Женева, Швейцария
Ватандашлык: Аргентина
Эшчәнлек төре: шагыйрь, язучы, тәрҗемәче
Иҗат итү теле: испан
Имза: Имза

Хорхе Луис Борхес (исп. Jorge Luis Borges; 1899 елның 24 августы, Буэнос-Айрес1986 елның 14 июне, Женева) — Аргентина прозаигы, шагыйре һәм публицисты. Борхес үзенең еш кына җитди фәнни проблемалар турындагы фикерләшүләрне яшерүче яки маҗаралы, детектив вакыйгалар формасын алучы лаконик чәчмә фантазияләре белән билгеле. Уйлап чыгарылган хәлләрнең чын дип кабул итү эффекты Борхеста хикәяләүгә аргентин вакыйгаларын һәм замандаш язучыларының исемнәрен, үз биографиясе фактларын өстәү ярдәмендә барлыкка килә. 1920-елларда ул испан телле латин-американ шигъриятенең авангардизмына нигез салучыларның берсе була.

Биография[үзгәртү]

Борхес 1899 елда Буэнос-Айреста туа. Аның тулы исеме – Хорхе Франсиско Исидоро Луис Борхес Асеведо исп. Jorge Francisco Isidoro Luis Borges Acevedo, әмма аргентинлылар гадәте буенча, аны ул беркайчан да кулланмаган. Әтисе ягыннан Борхеста испан һәм ирланд каны ага. Ә әнисе португаль яһүдләре гаиләсеннән булырга тиеш. (Аның ата-анасының фамилияләре – Асеведо и Пинедо – Португалиядән чыккан, Буэнос-Айреста яшәүче атаклы яһүди гаиләләренеке). Борхес үзе исә анда баск, әндәлүс, яһүд, инглиз, португаль, норманн каны ага, дип әйтә торган була [1] Өйләрендә испанча һәм инглизчә сөйләшкәннәр. 10 яшендә Борхес Оскар Уайльдның «Бәхетле шаһзадә» дигән атаклы әкиятен тәрҗемә итә.

Леонора Асеведо де Борхес, язучының әнисе

1914 елда аларның гаиләсе каникулда Аурупага бара. Тик Беренче бөтендөнья сугышы аркасында Аргентинага кайту мөмкин булмый. 1918 елда Хорхе Испаниягә күчеп килә һәм анда ультраистларга — шагыйрьләрнең авангард төркеменә кушыла. 1919 елның 31 декабрендә «Греция» дигән испан журналында Хорхе Луисның беренче шигыре басыла. 1921 елда Аргентинага кире кайткач, Борхес ультраизмны Буэнос-Айрес турындагы рифмасыз шигырьләрендә куллана. Беренче әсәрләрендә үк ул эрудициясен, телләрне һәм фәлсәфәне белүен күрсәтә. Вакыт үтү белән Борхес шигърияттән китә һәм «фантазияле» проза язарга тотына. Аның иң яхшы хикәяләренең күбесе «Уйдырмалар» (Ficciones, 1944), «Лабиринтлар» (Labyrinths, 1960) һәм «Броуди хәбәре» (El Informe de Brodie, 1971) җыентыкларына керә.

1937-1946 елларда Борхес китапханәче булып эшли, гәрчә шушы вакытта аның беренче шедеврлары тусалар да, ул бу еллар турында соңрак «тугыз бик бәхетсез еллар», дип искә ала. Перонның 1946 елда хакимияткә килүеннән соң Борхес китапханәче вазифасыннан алына. Язмыш аңа китапхнәсе эшен 1955 елда кире кайтара,ул Аргентина Милли китапханәсе директоры итеп билгеләнә. Тик Борхес инде сукыр була, ләкин барыбер бу вазифаны 1973 елга кадәр үти.

Хорхе Луис Адольфо Биой Касарес һәм Сильвина Окампо белән бергә атаклы Фантастик әдәбият анталогиясе (1940 ел) һәм Аргентина шигърияте антологиясен төзүдә катнаша.

1950-еллар башында Борхес шигърияткә кире кайта; бу чордагы шигырьләре аның күбесенчә элегик характерда, алар классик үлчәмдә, рифма белән язылганнар. Аларда, аның башка әсәрләрендә кебек үк, лабиринт, көзге һәм бетмәс китап кебек аңлатылучы дөнья темасы өстенлек итә.

Борхесның соңгы чор шигырьләре «Эшләүче»(El Hacedor, 1960), «Күләгә мактавы» (Elogia de la Sombra, 1969) һәм «Юлбарыслар алтыны» (El oro de los tigres, 1971) җыентыкларында басылалар. Аның исән чагында дөнья күргән китабы «Атлас» (Atlas, 1985) — шигырьләр, фантазияләр һәм юлъязмалар җыентыгы була.

Борхес Женевада, 1986 елның 14 июнендә үлә һәм Женеваның Мәликләр Зиратына күмелә.

2008 елда Лиссабонда Борхеска һәйкәл ачыла.

Бүләкләүләр[үзгәртү]

  • 1944 – Аргентина язучылары ассоциациясенең гран-при бүләге
  • 1956 – Аргентинаның әдәбият буенча дәүләт бүләге
  • 1962 – Аргентинаның сәнгать буенча Милли фонды премиясе
  • 1966 – Мадоннина, Милан
  • 1970 – Латин Америкасының әдәби премиясе (Бразилия)
  • 1971– Әдәби Иерусалим премиясе
  • 1973 — Альфонсо Рейес премиясе (Мексика)
  • 1979 – Бөтендөнья фэнтези премиясе
  • 1980 – Халыкара әдәби Чино Дель Дука премиясе
  • 1981 – Итальян җөмһүрияте премиясе, «Ольин Йолицли» премиясе (Мексика).
  • 1985 – Этрурия премиясе.
  • 1999 – Әдәби тәнкыйтьчеләрнең милли премиясе.

Борхес Италиянең (1961, 1968, 1984), Францияның (Сәнгатьләр һәм әдәбият Ордены, 1962, Лаеклы легион Ордены, 1983), Перуның («Перу Кояшы» ордены, 1965), Чилиның, АФҖнең, Исландиянең, Испаниянең, Португалиянең югары орденнарына, Британ империясе орденынына лаек була. 1979 елда Француз Академиясе аны алтын медаль белән бүләкли. 1990 елда бер астероид Борхес исемен ала.

Әсәрләр[үзгәртү]

  • Fervor de Buenos Aires (1923) /
  • Luna de enfrente (1925) /
  • Inquisiciones (1925) /
  • El tamaño de mi esperanza (1926) /
  • El idioma de los argentinos (1928) /
  • Cuaderno San Martín (1929) /
  • Evaristo Carriego (1930) /
  • Discusión (1932) /
  • Historia universal de la infamia (1935) /
  • Historia de la eternidad (1936) /
  • Ficciones (1944) /
  • Artificios (1944) /
  • El Aleph (1949) /
  • Otras inquisiciones (1952) /
  • El Hacedor (1960) /
  • El otro, el mismo (1964) /
  • Para las seis cuerdas (1965) /
  • Elogio de la sombra (1969) /
  • El informe de Brodie (1970) /
  • El oro de los tigres (1972) /
  • El libro de arena (1975) /
  • La rosa profunda (1975) /
  • La moneda de hierro (1976) /
  • Historia de la noche (1977) /
  • Siete noches (1980) /
  • La cifra (1981) /
  • Nueve ensayos dantescos (1982) /
  • La memoria de Shakespeare (1983) /
  • Atlas (1984) / Атлас
  • Los conjurados (1985) /

Сылтамалар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]