Battlefield 2142
| Battlefield 2142 | |
Battlefield 2142 |
|
| Уйлап табучы: | |
|---|---|
| Чыгаручы: | |
| Тәрҗемәләү: | |
| Чыгу көне: |
|
| Платформа: | |
| Соңгы юрамасы: | |
| Бета-юрамасы: | |
| Уен төре: | |
| Уен баскычы: | |
| Хәтер йөрткеч: | |
| Система җиһазланышы: |
Эшкәрткеч 1.7 ГГц |
| Идарә итү: | |
| Сайт: | |
Battlefield 2142 — Digital Illusions CE тарафыннан уйлап чыгарылган санак уены.
Эчтәлек |
Уен барышы [үзгәртү]
Әлеге уен үз төрендәге дүртенчесе булып санала һәм бу уенның барашы 2142 елда бара. Менә инде ничә дистә еллардан бирле Җирдә глобаль салкынаю бара, шуның нәтиҗәсендә яңа бозлык чоры башлана. Бозлык яңадан-яңа Авразия җирләрен яулый бара. Кешеләргә яшәү җир җитми башлый. Махсус җылытылган киемнәрдә башка йөри алырлык территорияләр көн саен кими бара. Бу вакытларда яңа бөтендөнья сугышы башланып китә, Салкын сугыш дип атыйлар. Әлеге сугыш яшәү өчен, яңа җирләр, яңа байлыклар өчен бара. Уенда лазерлы яисә ультратавышлы корал урынына, гади утлы корал кулланыла, шуның хисабына ату тавышлары ишетелә.[1]
Хәрби хәрәкәтләрдә алты фирка катнаша,соңыннан алар үзара ике блокка берләшәләр: Аурупа Берлеге (АБ) һәм Паназиат Коалициясе (ПАК), шуңарга Русия һәм Азия илләре керә. 2138 елга әлеге алты фирка коралланалар һәм үзара сугышырга әзер булалар.
Беренче Кампания [үзгәртү]
Battlefield 2142 уенынынң беренче кампаниясендә 2139 елның октябрендә булган вакыйгалар сүрәтләнә.
Паназиат Коалициясе агрессор булып тора. Түзмәслек начар шартлар әлеге ПАК дәүләтләрен үзләренең күршеләренә каршы сугыш башларга мәҗбүр итә.[2] Беренче Кампаниянең фронт сызыгы Русиянең көнбатыш чикләреннә алып, Аурупа аша, Төньяк - Көнбатыш Африкага кадәр сузыла.
Салкын сугыш ПАК дәүләтләренең җәелгән сугыш хәрәкәтләреннән башлана, фронт сызыгы Фарсы култыгыннан алып Көнбатыш Балтыйк диңгезенә кадәр бара. Әлеге хәрәкәтләр нәтиҗәсендә Паназиат Коалициясе Аурупаның бик зур өлешен яулап ала. Күптән көтелгән вакыйга, Аурупа халкының Урта диңгез аша Төньяк Африкага агашы башлана. 2142 елда Урта диңгез дивары — Аурупаның сак чиге, ул Мароккодан алып Мисырга кадә сузыла. ПАК гаскәрләренең Төньяк Африка таба хәрәкәтләре дәвам итү белән сугыш тагында озакка сузыла, 2145 елга ул Икенче Кампания башлануга китерә.
Икенче Кампания [үзгәртү]
Төп уен Battlefield 2142 артыннан бустер-пак булган Northen Strike яки Төньяк Хәрәкәт барышында яклар урыннары белән алмашыналар — ПАК Аурупаның бозлык белән каплап алынган җирләрен үзләштерә башлый, менә шушы вакытларда Аурупа Берлеге үз җирләрен яңадан кайтару өчен Икенче Кампанияне башлап җибәрә.Төньякка таба хәрби хәрәкәтләр нигезендә Аурупа Берлеге Үзәк Алмания җирләренә кадәр кайта.
DogTags [үзгәртү]
Уенда башка кулланучының жетонннарын җыярга мөмкин. Моның өчен башка дошманны пычак белән яраландырарга кирәк. Баскычлар ярдәмендә хәрбинең ничә бүләк, жетон җыйганнарын карап була
Жетоннар җыю уен өчен яңа дәрт өсти, кайбер геймерлар өчен ул чын "идеей фикс"ка әйләнә. Баскычның топ-17, топ-50, топ-100 урыннарын алу чын ләззәт.
Уен кланнарында жетон эзләүчеләр һәм берле-аучылар барлыкка килә.
Хариталар [үзгәртү]
Уенда 16 рәсми харита бар, шуларның 10сы Battlefield 2142, 3се Northen Strike[3] бустер-пагы, ә дүртенчесе 1.4. пагына һәм икесе яңа 1.50 юрамасына кертелә. Тунис бухтасы харитасында (The Tunis Harbor) башка хариталардан аермалы буларак төрле уйнаучы өчен төрле харита кулланыла. Шуның нәтиҗәсендә гомуми хариталар саны 17 җитә.
| Театр | Карта | Уен режимы | ||
|---|---|---|---|---|
| Басып керү | Титан | Бары тик җәяүлеләр | ||
| Аурупа | Минск (Minsk) | Камап алу | Әйе | Әйе |
| Белград (Belgrade) | Басып керү | Юк | Әйе | |
| Берлинның төшүе (Fall of Berlin) | Камап алу | Юк | Әйе | |
| Верден (Verdun) | Басып керү | Әйе | Әйе | |
| Серберда чыгу (Cerbere Landing) | Камап алу | Юк | Әйе | |
| "Фокстрот" операциясе (Operation Shingle)² | Камап алу | Юк | Әйе | |
| Африка | Гибралтар (Camp Gibraltar) | Камап алу | Юк | Әйе |
| Сүәеш каналы (Suez Canal) | Барысыда | Әйе | Әйе | |
| Бухта Туниса (Tunis Harbor) | Басып керү | Юк | Әйе | |
| Шухия-Табия (Shuhia Taiba) | Басып керү | Әйе | Әйе | |
| Сиди-Керир (Sidi Power Plant) | Басып керү | Әйе | Әйе | |
| 2-нче Аурупа Кампаниясе | Ремаген (Bridge at Remagen)² | Басып керү: контроль | Әйе | Юк |
| Бавария (Port Bavaria)² | Басып керү: контроль | Әйе | Юк | |
| Лейпцигны коткару (Liberation of Leipzig)² | Басып керү: контроль | Юк | Юк | |
| Якын Көнчыгыш | Хайвей Тампа (Highway Tampa)¹ | Басып керү: каршы тору | Әйе | Юк |
| Тын Океан | Атолл Уэйк 2142 (Wake Island 2142)² | Басып керү: Камап алу | Әйе³ | Юк |
¹ 1.40 юрамасында гына кулланыла.
²1.50 юрамасында гына кулланыла.
³Титан "Басып керү: Камап алу" өлешендә кулланыла.
Кызыклы фактлар [үзгәртү]
- Аурупа Берлегенең хәрби формасында Лейпциг гербы сурәтләнгән.
- Уенны уйнаган вакытта АБ хәрби җәяүлеләре рациядән сөйләшкән вакытта Medal of Honor: Airborne тавышлы радист белән сөйләшәләр.
- 2011 елның 15 февралендә чыккан соңгы яңартуы белән (v1.51) Northern Strike аддоны бушлай бирелә башлады. Шулай ук дүрт яңа харита һәм уенны дисктан башка уйнау мөмкинлеге ачылды.
Сылтамалар [үзгәртү]
- Уенның рәсми сәхифәсе(ингл.)
- Battlefield бүлегенең сәхифәсе(ингл.)
- Battlefield 2142(рус.) Absolute Games сәхифәсендә
- Battlefield 2142 (ингл.) MobyGames сәхифәсендә
- Аурупа Берлеге гаскәрләренең хәрби техникасы (ингл.)
- Паназият Коалициясе гаскәрләренең хәрби техникасы (ингл.)
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Battlefield 2142: About, Electronic Arts (2006). Тикшерелде 10 май 2006.
- ↑ Conquest and Titan Mode, EA Games, Electronic Arts (2006). Тикшерелде 10 май 2006.
- ↑ Battlefield 2142 Expansion Packs, Battlefield 2142 News, Electronic Arts (2007). Тикшерелде 18 гыйнвар 2007. «Today we would like to announce to all our players the coming release of the Battlefield 2142 Northern Strike booster pack!»
|
|
||
|---|---|---|
| 1942—1943 | Battlefield 1942 (2002) · Battlefield 1943 (2009) | |
| 2 | Battlefield 2 (2005) · Battlefield 2: Modern Combat (2005) | |
| 3 | Battlefield 3 (2011) | |
| Bad Company | Battlefield: Bad Company (2008) · Battlefield: Bad Company 2 (2010) · Battlefield: Bad Company 2 Vietnam (2010) | |
| Башкалар | Battlefield Vietnam (2004) · Battlefield 2142 (2006) · Battlefield Heroes (2009) · Battlefield Online (2010) | |
| «Технология» порталы |
| «Санак» порталы |