Һуннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Һуннарның аланнар белән сугышлыры
Ат өстеннән җәядән ату - һуннарның төп сугыш техникасы иде.

Һуннар - нигездә төрки телле кабиләләрдән торган күчмә кабиләләр берләшмәсе. Тарихта беренче тапкыр Рим тарихчысы Тацит тарафыннан телгә алынган һуннарның 91 елда Каспий диңгезе тирәсендә урнашулары, соңрак 150 еллар тирәсендә Көньяк-Көнчыгыш Кавказ тирәләрдә яшәүләре билгеле. Шулай ук фин-угыр компоненты да булуы ихтимал.

Б.э.к. IX гасырдан ук хунну исеме белән билгеле булган халык турыдан-туры бәйләнешләре ихтимал дип санала.

Приск һуннарның үз теле булуын хәбәр итә; бу мәсьәлә тарихчыларның уртак фикергә килмичә гасырлар буенча бәхәсләшүенә китерә. Һуннар илендә кулланылган күп телләр арасында, уртак тел буларак гот теленең киң кулланылганы хәбәр ителә.[1] Һуннарның төп сугыш техникасы булган атлы укчы һөҗүм иткән тарафның күп-санлы укчылар яки арбалетчыларны әзерләгәнчегә кадәр тактик өстенлек биргән. Шундый көтелмәгән һөҗүмнәр дәвамында сызгыра торган укларны куллану, практик уңайлылыктан тыш өстәмә психологик корал буларак та кулланылган.

Һуннар һәм аларның дәвамчылары күршеләрен җәядән ату сәләтләре белән таң калдырган. en:Procopius'ның язулары булган Strategikon'да (ингл.) һәм башка хезмәтләрендә аңлатылганча, римлылар үзләренең хәрби көчләрен авыр пехотадан күпләре җәяләр белән коралланган кавалерияга үзгәртәләр, Византиялылар үзләренең кавалериясендә укчы һөҗүм берлекләрен булдыралар.[2][3]

Һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдырганнар. Алар тагын шунысы белән дә кызыклы - һуннар тарихта билгеле беренче төрки кабиләләр булып саналалар.

Исемнәре[үзгәртү]

Хилл (2009:453) хәбәр иткәненчә[4]:

Термин һу/ху/huХань ыругы кытайлылардан булмаган халыкларны билгеләү өчен куллана иде, күбесенчә 'варвар' дип тәрҗемә ителә. Күбесенчә ул Кытайдан төньякка һәм көнбатыш якка таба яшәүче, гадәттә тышкы күренеше белән Европеоид яки өлешчә Европеоид расадан булган халыкларны билгеләү өчен кулланылды.

Чыгышлары[үзгәртү]

Һуннарның чыгышлары турында фәнни даирәләрдә уртак фикер юк, бик күп төрле теорияләр барлыкта.

Традицион Хунну теориясе[үзгәртү]

Һуннарның Азиядән чыгышлары турында бәхәсләре 18 гасырда en:Joseph de Guignes беренче тапкыр Һуннарны Кытай чыганаклары (ингл.) тасвирлаган Хунну халкы белән бәйләргә кирәклеген тәкъдим итүеннән бирле бара.[5] Де Гийнес сәяси берлекләренең генеалогиясенә игътибар итеп, Һуннар чыннан да хуннуларның физик токымнары булу-булмавына аз игътибар бирде.[6] Шулай да, 18-19 гасырда патшалык иткән этноцентризм һәм романтик милләтчелек контекстында туган фикере ,[7] башкалар тарафыннан кабул ителеп, вакыт узуы белән романтик милләтчелек һәм туранчылык фикерләрен дәлилләү өчен үзгәртелде.

18 гасыр француз төрки дөньясы белгече en:Joseph de Guignes фикереннән башлап, 4 гасырда Аурупа чикәренә килеп җиткән Һуннарны Монголия регионыннан анардан якынча 300 ел элек чыгып киткән хуннулар белән бәйлиләр. Хунну-Кытай сугышы сәбәпле, хуннуларның төньяк өлеше Төньяк-Көнбатышка таба чигенде; аларның токымнары Ауразия аркылы күченә алу сәбәпле, Һуннар белән берникадәр мәдәни һәм генетик дәвамчылыклары була ала дип исәпләнелә.[8]

Бу теориягә Классик кытай галиме һәм Нанкин император университетының беренче президенты Wei Zhao (204273 еллар) хәбәре дә тәэсире бар: “Хань династиясе заманаларында (б.э.к. 206 - б.э. 220 елларда) алар (Һуннар) хунну 匈奴 дип йөртелгән, шул ук халыкка en:Hunyu 葷粥 итеп дә дәшкәннәр. Шулай ук, en:Xunyu 獯粥 аларның борынгы бабалары булган en:Chunwei 淳維 исеменең башка бер транскрипциясе генә”.[9][10]

Кытай историографиясендә бу шулай ук Б.э.к. 2 гасыр азагында - 1 гасыр башында яшәгән Сыма Цянь исемле кытайлы галименең Бөек тарихчы язулары (ингл.) хезмәтендә, шулай ук en:Ying Shao (140-206 ел), һәм en:Jin Zhuo (3-4 гасыр) тарихчыларының хезмәтләрендә күрсәтелә.[11] Бернинди аргументларны китермичә, алар Xunyu һәм en:Xianyun исемнәре Хань династиясе заманында Xiongnu/Хунну (匈奴) дип аталган халыкны билгеләү өчен кулланылган дип әйтәләр. Шул ук фикерне en:Tang dynasty коментаторы en:Sima Zhen (як. 8 гасыр) кабатлый.[12]

Фонетик эзләнүләре һәм бронзада язуларның чагыштырылуы һәм билгеләрнең үзенчәлекләрен истә тотыпулары en:Wang Guowei (18771927) Guifan, Xunyu, en:Xianyu (鮮虞), en:Xianyun (獫狁), en:Jung, en:Di, һәм Hu исемнәре астында билгеләнгән кабиләләр соңгырак Кытай тарихына Xiongnu/Хунну исеме,[13][14][15] һәм Ауразия тарихына Һуннар исеме астында кергән халыкны билгеләү өчен кулланылган дип нәтиҗә ясый.

Шулай да, Һун һәм хунну арасындагы бәйлелекне күрсәтүче дәлилләр нык булуына ышанырга мөмкинлек бирми.[8] Һуннарның чыгышларын аңлатуда замандаш эзләнүләр мәктәбе элек зур тәэсире булган этник милләтчелек (ингл.) карашлар урынына этногенезис (ингл.) ысулларын өстен күрә.

Замандаш этногенетик интерпретациясе[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Ethnogenesis
Һун казаннары

Үз заманнарыннан килгән әдәбият Һуннарның чыгышларын ачык килеш аңлатмый. Билгесез килеп чыккан Һуннар беренче тапкыр Тын (Tanais) елгасы тирәсендәге яшәүче аланнарга һөҗүм итүләрендә сүзгә алына. Гасырлар буенча төрле аңлатулар бирелсә, якынрак заманаларда чыгып килгән теорияләр һуннар кебек күчмә халыклар конфедерацияләрне тиз оешып, шулай ук тиз таралаша алучы төрле мәдәни, сәяси һәм лингвистик төркемнәрнең берлекләре буларак күрә.[16][17][18] Ягъни, ачык чыгышын табу мөмкин түгел дигән сүз. Халыкларның Бөек күченеше чоры буенча австриялы эксперт en:Walter Pohl белдергәненчә, "Ышанычлылык белән, 4 гасырда Һун исеме дала сугышчыларының престижлы хәкимлек төркемнәрен билгеләгәнен генә әйтә алабыз."[17] Һун исеме киң һәм географик бәйләнеше булмаган җирләрдәге төрле төркемнәрне билгеләү өчен төрле чыганакларда очрый (башкалар арасында Һинд, Фарсы, Кытай, Византия, Рим).[17][19][20][21][22] Аурупадагы Һуннар чорының беткәненнән соң да Греция һәм латин дөньясы хроникаларында Кара диңгез тирәсендәге регионында төркемнәрне "Һун" термины белән билгеләү дәвам иткән.

Көнкүреш[үзгәртү]

һуннар

Һуннар атларга карата аеруча кайгыртучан булганнар. Картлар, балалар һәм хатын-кызлар өсте ябулы көймәле арба тирәсендә, көндәлек тормыш, көнкүреш эшләре белән мәшгуль.

Балачактан ук ат өстенә күнеккән ир-егетләр һәм үсмерләр җәяү йөрүне хурлыкка санаганнар.

Һуннар кылыч, авыр очлы ук һәм озын аркан белән коралланганнар. Дошман белән бик сирәк очракта гына кул сугышына чыкканнар (андый чакта кылычтан оста файдаланганнар), ә гадәттә дошманга ерактан ук яудырганнар һәм чапкан шәпкә аркан ыргытып аны ияреннән тартып төшергәннәр.

Тарих[үзгәртү]

Һуннар - Алар Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Вакытлар үтү белән аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, б.э.к. II гасырда башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, кискен каршылыклар барлыкка килеп, күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, иң зур күпчелеге, арырак, көнбатышка, Көньяк Уралга таба юлын дәвам иткән.

Халыкларның Бөек күченеше[үзгәртү]

Моннан 1600 еллар элек, безнең эраның IV гасыры азагына таба, Халыкларның Бөек күченеше чоры башлана. Көнбатыштан, Балтыйк буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә, үз юлында алар көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагы да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым очрашкач үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәләр - һуннар ала. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Аурупага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә.

Халыкларның Бөек күченеше антик дөньядагы колбиләүчелек строен юкка чыгара. Ауразия тарихында яңа тарихи чор башлана - феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Колбиләүчелек строеның юкка чыгуы баштарак антик цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, гомере беткән иске мөнәсәбәтләрне яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр алыштыра. Яңа, беренчел феодализм чоры башланган.

Урта гасырлар чорындагы бөтен Иске Дөньяның сәяси һәм этник йөзе үзгәрүгә һуннар сәбәпче булган.

һун империясе[үзгәртү]

һун империясе
Төп мәкалә: һун империясе

Һуннар (көньяктагы элгәрге хуннулардан аерып нәкъ менә аларны һуннар дип атаганнар) IV гасырда кояш баешы ягына үзләренең атаклы сәфәрләрен башлаганнар. Иделне кичеп, Азак диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр барып җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Аурупага килеп кергәннәр, элекке Рим империясе җирләрен яулап алганнар. Көнбатыш Ауразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя - һун империясе барлыкка килгән.

Көнчыгыш Аурупага б.э. IV гасырның җитмешенче елларында килеп чыгалар һәм зур дәүләт коралар. V гасыр урталарында алар арасыннан Аттила исемле бөек идарәче килеп чыга. Ул барлык һуннарны үз кулы астында берләштерә һәм Көнбатыш Аурупада сугышлар алып бара.

Һуннарның бер хәким астындагы уртак көч булмауларына ышаган. Күп һуннар Көнчыгыш һәм Көнбатыш римлылар һәм готлар тарафыннан түләүле гаскәр буларак кулланылды. Исеме билгеле булган беренче Һун en:Uldin[5] готлар патшасы en:Radagaisus көчләренә каршы һуннар һәм аланнар төркеме башында Италияны яклаганы билгеле.

Һун алтын һәм анар беләзеге өлеше, 5 гасыр, en:Walters Art Museum музее

408 елда Көнчыгыш римлылар Uldin'ның һуннары тарафыннан яңа басымны сизә башлыйлар. Uldin Дунайны күчеп en:Moesia җирендәге Castra Martis исемле каланы ала, аннары en:Thrace өлкәсен талый. Көнчыгыш римлылар Ульдинга акча тәкъдим итеп аны туктатырга торышсалар да, соралган акча күләме югары булгач - аның ярдәмчеләренә акча тәкъдим итәләр. Нәтиҗәсендә Ульдиннын төркеменнән күп һуннар китә башлый.

451 ел 20 июнь — Каталаун аланында Атилла җитәкләгән һуннарның көнбатышка явы туктатыла.

Һуннарның Аурупага күченешенең сәбәбе Азия кыйтгасында 4 гасыр уртасында зур империя булдыручы Жужань ханлыгының (ингл.) үсүе белән аңлатыла ала. Башка җирләр арасында, ул Xianbei дәүләте (ингл.) кулыннан алганнары татар җирләрен дә үзенә ала. Жужан көченең көнбатышка таба таралуы Һуннарны Аурупа тарафына этүенә китергән дип уйланыла.[24]

Атилла[үзгәртү]

Аттила җитәкчелегендәге һуннар

Тагын 60 - 70 ел үткән. V гасырның 30нчы елларында империя икегә аерылган: көнбатыштагы яртысы белән Аттила, ә көнчыгыштагысы белән Блада идарә итә башлаган. 445 елны Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Евразиянең зур бер өлешенә тулы хакимиятле хуҗа булып әверелгән. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башы Аттила 453 елда үлгән. Ул үлгәч империя таркалган, аннан аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук аланнар, готлар, славяннар һәм маҗарлар белән кушылып, йотылганнар.

Көнчыгыш Аурупада һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.

Болгарлар[үзгәртү]

Соңрак Һуннар контролендә булачак җирләрдә яшәгән болгарларны телгә алган борынгы грек Птолемейның II гасырда язылган География әсәре (Γεωγραφικὴ Ὑφήγησις, ингл.)[25][26][27], III—IV гасыр чигенә кадәр яшәгән әрмән историограф Мар Абас Катина (рус.) хәбәрләре[28] һәм 354 елгы аноним латин телле хронограф (рус.)[29] язуларыннан соң, Һун империясе таркалуына кадәр болгарлар турында башка мәгълүмат күзәтелми. Бу вәзгыять болгарлар һуннар дип аталган кабиләләр берләшмәсенә кергән дип уйларга нигез бирә.

Күчмәләргә караш[үзгәртү]

Грек авторы Аммиан Марцеллинның «Тарих» дигән атаклы язмаларында элгәрге урта гасырда яшәгән бу сугышчан һәм көчле күчмәләргә тасвирлама бирелгән. Автор ул хезмәтне IV гасырның соңгы чирегендә, ягъни һуннар Европа далаларына басып кергән чорда язган.

Шул чор Аурупа кешесенә һуннар чиле-пешле ит белән туенучы кыргыйлар булып күренгәннәр. Аның язуына караганда, һуннарның кигәннәре киндер күлмәк тә тире кием, кыйгач башлык, аякларында - кәҗә тиресеннән йомшак итекләр. Алар гомер буе күченеп йөриләр, туган җирен беркем дә әйтә алмый. Бала ана карынында бер урында ярала, икенче бер төштә дөньяга килә, тагы да еракта күкрәк сөте имеп тәпи баса.

Гомумән, урта гасырның язма чыганакларында күчмәләрне тасвирлаганда ике төрле караш аерылып тора. Бериш язучылар, тарихчылар һәм сәяхәтчеләр күчмәчелекне чиктән тыш тәнкыйтьләгәннәр, дала кешеләре тормышының кара якларына гына басым ясаганнар: аларның дошманга карата аяусызлыгын, җиңелгәннәргә карата рәхимсезлеген, көнкүрештә талымсызлыгын, дөньяда бары көч-куәткә табынуларын күпертеп күрсәтергә тырышканнар. Алар хәтта күчмәләрнең тышкы кыяфәтләрен дә өнәмичә сурәтләгәннәр, европалыларга һәм иранлыларга аларның монголча йөзләре бер дә ошамаган. Бу авторлар дала кешеләренең ат өчен җан атуларын да котны алырлык итеп бозып сурәтләгәннәр. Борынгы язмаларда һәм риваятьләрдә фантастик кентаврлар - ярым кеше, ярым ат образлары барлыкка килгән.

Икенче бер төркем урта гасыр авторлары дала халкын идеаллаштырганнар. Күчмәләрнең табигать эчендә кайнаулары, хайваннарны, бигрәк тә атны яратулары, атта йөрү осталыклары, камилләшкән сугыш күнекмәләре, туганлашу йолалары, өлкәннәрне һәм ата-баба рухын ихтирам итүләре, кырыс дала кануннары, караклык һәм уйнашлык өчен рәхимсез җәза бирү йолалары замандашларында «дала каһарманнары» образын тудырган. Ил җыеннарында юлбашчылар сайлаганда гади күчмәләрнең дә үз фикерләрен әйтә алулары урта гасыр европалыларны гаҗәпкә калдырган.

Әмма тегеләрнең дә, боларның да язмаларында күчмә халыкларның тарихын һәм тормышын сурәтләргә, аны дөрес итеп бирергә тырышу сизелеп тора. Көнкүрешне күзәтүләрен яу-сугышларны тасвирлау белән аралаштырып, алар күчмәләрнең сәяси, социаль-экономик тормышын мөмкин кадәр тулырак күрсәтергә тырышканнар, шуның белән Евразия дөньясындагы күп кенә төрки телле халыкларның борынгы тарихын ачарга ярдәм иткәннәр.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Sinor, Denis. 1990. The Hun period. In D. Sinor, ed., The Cambridge History of Early Inner Asia. Cambridge University Press. pp. 177-205.
  2. Petersen, Charles C. (August 1992). «The Strategikon: A Forgotten Military Classic». Проверено 7 June 2011.
  3. en:Composite bow#Laths stiffening the gripтан бер өлешенең тәрҗемәсе(ингл.)
  4. Hill, John. 2009. Through the Jade Gate to Rome: A Study of the Silk Routes during the Later Han Dynasty, First to Second Centuries CE. BookSurge. ISBN 978-1-4392-2134-1.
  5. 5,0 5,1 Thompson, E. A. 1948. A History of Attila and the Huns. Oxford University Press.
  6. Maenchen-Helfen, Otto J. The Legend of the Origin of the Huns. Byzantion, 1944-1945, vol.17, pp.244–251
  7. Michael Kulikowski. 2005. Rome's Gothic Wars. Cambridge University Press.
  8. 8,0 8,1 David Curtis Wright, 2011. The history of China Santa Barbara:Greenwood, p.60, 2nd ed. ISBN 978-0-313-37748-8
  9. Wei Zhao et al., "Book of Wu", p. 2849
  10. Lin Gan 林幹, "Xiongnu shiliao huibian 匈奴史料彙編", Vol. 1, p. 1, Beijing, Zhonghua Shuju, 1988
  11. Sima Qian, "Shiji", Bo-na, 1958, Ch. 110, p. 1a
  12. Taskin V.S., "Materials on history of nomadic tribes in China 3rd-5th cc", Issue 3 "Mujuns", "Science", Moscow, 1992, p. 276, ISBN 5-02-016746-0
  13. Wang Guowei, "Guantang Jilin" (觀堂集林, Wang Guowei collection of works), Ch.2, Ch. 13
  14. Taskin V.S., "Materials on history of nomadic tribes in China 3rd-5th cc", Issue 3 "Mujuns", p. 276
  15. Taskin V.S., 1968, "Materials on history of Sünnu", "Science", Moscow, p.10
  16. N.M. Khazhanov. Nomads and the Outside World. Chapter 5
  17. 17,0 17,1 17,2 Walter Pohl. 1999. Huns. Late Antiquity: a guide to the postclassical world, ed. Glen Warren Bowersock, Peter Robert Lamont Brown, Oleg Grabar. Harvard University Press. pp.501-502
  18. Christian, David. 1998. History of Russia, Central Asia, and Mongolia. Wiley-Blackwell. ISBN 0-631-20814-3
  19. Bauml, F.H.; M. Birnbaum, eds. 1993. Attila: The Man and His Image.
  20. Heather, Peter. 1995. The Huns and the End of the Roman Empire in Western Europe. English Historical Review, 90: 4-41.
  21. Heather, Peter. 2005. The Fall of the Roman Empire, p.149.
  22. Maenchen-Helfen, Otto J. (ed. Max Knight). 1973. The World of the Huns: Studies in Their History and Culture. Berkeley: University of California Press. ISBN 0-520-01596-7
  23. Hunnic age sacrificial cauldron has been found 2006, Hungary
  24. J. B. Bury, The Invasion of Europe by the Barbarians
  25. Dobrev, Petar 2001
  26. Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. Tabula IX. Europae. In: Servetus, Michael. Opus Geographiae. Lyon, 1535.
  27. Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. Geographia. Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment)
  28. Моисей Хоренский. История Армении, кн. II, 9
  29. Chronographus anni 354. Cap. XV. Liber generationis. Monumenta Germaniae Historia. Auctor. Antiquissimi, t. Х1, р. 105.

Чыганаклар[үзгәртү]