Алхон гуннары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алхон гуннары latin yazuında])
Алхон гуннары
Байрак
Алыштырган кидаритлар[d]
Башлану вакыты 380
Тәмамла(н)у вакыты 560
Язу брахми[d] һәм бактрия теле[d]
 Алхон гуннары Викиҗыентыкта

Алхоннар, алхон гуннары (Бактрия телендә: αλχον(ν)ο Alchon(n)o), шулай ук Алхоно, Алхон, Алхан, Алахана һәм Валхон буларак мәгълүм), б.э. 4-енче һәм 6-нчы гасырда Үзәк һәм Көньяк Азиядә дәүләт нигезләгән күчмә халык булган. [1] Беренче мәртәбә алар Паропамисадаларда булган буларак искә алынган, ә аннан соң көньяк-көнчыгышка Пәнҗабка һәм Үзәк Һиндстанга Эранга һәм Каусамбига кадәр урыннарны керткәннәр. Алхоннарның Һиндстан субконтинентына басып керүе аларга кадәр якынча бер йөз ел элек булган кидарит гуннарын юк иткән һәм Гуптлар империясенең егылуының бер сәбәбе булган, берникадәр дәрәҗәдә классик Һиндстанга ахыр куеп.[2][3]. Һиндстанга хуна халыкларның яулап керүе элеккеге гасырларда субконтинентка яваннарның (һиндо-греклар) [4][5], сакларның (һиндо-скифлар), палавларның (һиндо-парфяннар) һәм кушаннарның (юэчжи) яулап керүеннән соң була. Алхоннарның империясе Үзәк һәм Көньяк Азиядә нигезләнгән дүрт хуна дәүләтләренең өченчесе булган. Алхоннарга кадәр кидаритлар булган, ә аларга алмашка Бактриядә эфталитлар һәм Гиндукушта эфталитлар килгән[6]. Алхон патшаларының исемнәре аларның киң акча сугуыннан, Буддачылык игъланнарыннан[7] һәм бөтен Һиндстан суб-кыйтгасы буенча рәт истәлек язмаларыннан мәгълүм. Бу хөкемдарлар Иран гуннары тармагына карый, аларны, Бактрия тәңкәләре легендалары буенча Алхон гуннары дип атаганнар[8]. Акча сугу өлкәсендә соңрак өйрәнүләр алхоннар хионитлар булган дип фараз итәргә мөмкин иткән.[9].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хуналар, шәһадәтләр буенча, хәзерге Иран чыганакларында Xwn, Xiyon һәм аларга охшаш исемнәр астында мәгълүм халыклар булган, бу исемнәр соңрак хионитлар һ.б. буларак романлаштырылган булган. Хуннарны еш шул ук периодта Европага Үзәк Азиядә яулап кергән гуннар белән бәйлиләр. Шулай итеп, гуннар ул кулланган контекстка бәйле өч бераз төрле мәгънәгә ия: 1) Европа гуннары; 2) төньяк Һиндстанга яулап кергән хуна халкы белән бәйле төркемнәр; 3) гуннар өчен билгеле бер мәгънәгә ия булмаган төшенчә. Алхоннар шулай ук «гуннар» буларак билгеле булганнар булган, асылда икенче мәгънәгә ия һәм шулай ук өченченең элементларына ия булып[10][11]. Кайбер авторлар тарафыннан Урта Азия гуннарының төрки-монгол халыклары белән мөгаен мәдәни һәм этник бәйләнешләре турында гипотезалар үстерелгән булган[12]. Алхоннар хуна кабиләләренең өлеше булып торган[13]. Шулай ук ак гуннарның көньяк канаты [14] яки эфталитларның көньяк канаты буларак тасвирлана.[15]. Чжу Фаху (Дхармаракша) хуналарны икеләнмичә үзәк Азия хуннулары белән тәңгәл иткән.[16]. Джеральд Ларсон фикеренчә хуналар Үзәк Азиядән килеп чыккан Төрки-монгол төркем булган[17]. Кайбер авторлар фикеренчә ак гуннар яки эфталитлар дәүләтендә төрки-монгол гуннар һәм асаба Иранлылар арасында мәдәни һәм этник кушылу булган[12]. Рәт авторлар фикеренчә «алхоннар» төрки телләрдән «кызыл гуннар» буларак тәрҗемә ителә.[15][14][18].

Шиваизм һәм Кояш культы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алхоннар гадәттә дала күчмәләренең традицион культы Кояшка табынучылар буларак тасвирлана. Бу аларның Һиндстанда Сурьяга табынудан кабул ителгән мөгаен йогынты кушылу белән бергә кайбер тәңкәләрендә Кояш символлары барлыкка килүеннән чыгып фараз ителә. Миһиракула Шринагарда Шивага багышланган Шанкарачарья гыйбадәтханәсенең, Халадада Миһирешвара дип аталган Шивага изге урын һәм зур Миһирапура шәһәренең нигезләүчесе дип әйтелә.[19][20][20]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Khodadad Rezakhani. ReOrienting the Sasanians: East Iran in Late Antiquity. — Edinburgh University Press, 2017-03-15. — С. 105-124. — ISBN 978-1-4744-0030-5. 3 гыйнвар 2022 елда.архивланган
  2. "The Alchon Huns....established themselves as overlords of northwestern India, and directly contributed to the downfall of the Guptas" in Neelis, Jason (2010) (in en). Early Buddhist Transmission and Trade Networks: Mobility and Exchange Within and Beyond the Northwestern Borderlands of South Asia. BRILL. p. 162. ISBN 9789004181595. https://books.google.com/books?id=GB-JV2eOr2UC&pg=PA162.  архив күчермәсе, Archived from the original on 2022-01-03, retrieved 2022-07-12 
  3. Bakker, Hans (2017), Monuments of Hope, Gloom and Glory in the Age of the Hunnic Wars: 50 years that changed India (484–534), Royal Netherlands Academy of Arts and Sciences, Section 4, ISBN 978-90-6984-715-3, archived from the original on 2020-01-11, retrieved 2022-07-12 
  4. Vidya Dhar Mahajan. Ancient India. — S. Chand, 1962. — С. 19. — 585 с. 3 гыйнвар 2022 елда.архивланган
  5. Sonya Rhie Quintanilla. History of Early Stone Sculpture at Mathura: Ca. 150 BCE - 100 CE. — BRILL, 2007. — С. 9. — 314 с. — ISBN 978-90-04-15537-4. 3 гыйнвар 2022 елда.архивланган
  6. Cameron A. Petrie. Resistance at the Edge of Empires: The Archaeology and History of the Bannu basin from 1000 BC to AD 1200. — Oxbow Books, 2020-12-28. — С. 53. — 536 с. — ISBN 978-1-78570-306-5. 3 гыйнвар 2022 елда.архивланган
  7. Hans T. Bakker. The Alkhan: A Hunnic People in South Asia. — Barkhuis, 2020-03-31. — С. 4. — 142 с. — ISBN 978-94-93194-06-9. 3 гыйнвар 2022 елда.архивланган
  8. Jens Braarvig. Buddhist Manuscripts. — Hermes Pub., 2000. — С. 257. — 314 с. — ISBN 978-82-8034-006-1. 3 гыйнвар 2022 елда.архивланган
  9. Cameron A. Petrie. Resistance at the Edge of Empires: The Archaeology and History of the Bannu basin from 1000 BC to AD 1200. — Oxbow Books, 2020-12-28. — С. 58. — 536 с. — ISBN 978-1-78570-306-5. 3 гыйнвар 2022 елда.архивланган
  10. Ahmad Hasan Dani; B. A. Litvinsky; Unesco (1 January 1996). History of Civilizations of Central Asia: The crossroads of civilizations, A.D. 250 to 750. Paris: UNESCO. pp. 119. ISBN 978-92-3-103211-0. https://books.google.com/books?id=883OZBe2sMYC&pg=PA119. 
  11. Hyun Jin Kim (19 November 2015). The Huns. Abingdon-on-Thames: Routledge. pp. 50. ISBN 978-1-317-34090-4. https://books.google.com/books?id=mcf4CgAAQBAJ&pg=PT50. 
  12. 12,0 12,1 Hyun Jin Kim. The Huns. — Routledge, 2015. — С. 57. — 184 с. — ISBN 9781317340904.
  13. Dániel Balogh. Hunnic Peoples in Central and South Asia. Sources for their Origin and History. — Groningen: Barkhuis, 2020. — С. 277. — 465 с. — ISBN 978-9493194014.
  14. 14,0 14,1 Hyun Jin Kim. The Huns. — Routledge, 2015. — С. 55. — 184 с. — ISBN 9781317340904.
  15. 15,0 15,1 Michael Maas. The Cambridge Companion to the Age of Attila. — Cambridge University Press, 2014. — С. 184—185. — ISBN 9781139128964.
  16. Hyun Jin Kim. The Huns. — Routledge, 2015. — С. 17. — 184 с. — ISBN 9781317340904.
  17. Gerald James Larson. India's Agony Over Religion. — New York: State University of New York Press, 1995. — С. 78—79. — ISBN 978-1-4384-1014-2.
  18. Hans T. Bakker. The Alkhan. A Hunnic People in South Asia. — Groningen: Barkhuis, 2020. — С. 17. — 128 с. — ISBN 9789493194014.
  19. "He is credited with the building of the temple named Jyeshteswara on the Gopa (Sankaracharya) hill in Srinagar" in Bamzai, Prithivi Nath Kaul (1980) (in en). Kashmir and Central Asia. Light & Life Publishers. p. 63. https://books.google.com/books?id=COgeAAAAMAAJ. 
  20. 20,0 20,1 Rezakhani, Khodadad (2017) (in en). ReOrienting the Sasanians: East Iran in Late Antiquity. Edinburgh University Press. p. 112. ISBN 9781474400305. https://books.google.com/books?id=bjRWDwAAQBAJ&pg=PA105.