БИДС

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

БИДС — булдырылган иммунитет дефициты синдромы, шулай ук СПИД (рус. синдром приобретенного иммунного дефицита), инг. AIDS (инг. acquired immunodeficiency syndrom) — ВИЧ-инфекциясе фонында үсә торган халәт, ул CD4+ лимфоцитлар саны төшүе, күпләгән инфекцияле булган һәм булмаган, шеш авырулары белән янәшә атлый. “Иммун дефициты” - ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. Лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру.

«Кызыл тасма» - ВИЧ-уңайлы һәм БИДС йоктырган пациентларга теләктәшлек белдерү билгесе.

Кыскача сыйфатлама[үзгәртү]

ВИЧ лайлалы тышча яки канның вирус яшеренгән биологик сыекчалар, мәсәлән, кан, сперма, хатын-кызның җенси органының секрецияләре яки күкрәк сөте, белән контактка кергәндә йога. ВИЧ-инфекция төкерек һәм күз яше, яки көнкүрештәге юл белән йокмый. ВИЧ күчүе вагиналь яки ораль секс, вирус йоккан энә һәм шприц куллану аркасында; ана белән бала арасында – йөклелек вакытында, тудыру яки имезү аша өстә күрсәтелгән биологик сыекчалар аша.

Иммунодефицит вирусы (ВИЧ) кешенең геннар структурасына керә, ә генетик аппаратны чит информациядән чистарту проблемасы бик авыр. Кайбер ВИЧ йөртүчеләрдә вирус һәм аңа антитәнчекләр була (аларның саны күбрәк). БИДС — бик авыр икътисади проблема. Фундаменталь фәнни эзләнүләр, диагностика өчен аппаратура, дарулар эшләү; авыруларны һәм ВИЧ йөртүчеләрне дәвалау күп миллиард доллар чыгымнар таләп итә. Экспертлар фикере буенча, XXI гасырда БИДСка тотылган чыгым алга киткән илләрнең хәрби бюджетыннан күбрәк булырга мөмкин. Авыруларның, ВИЧ йөртүчеләрнең, аларның балалары, туганнарының хокукларын саклау проблемасы да бар. Эпидемия башыннан 30 ел эчендә БИДС 25 миллионнан артык гомерне алып киткән, 60 миллионнан артык кеше ВИЧ белән йогышланган, 16 миллион бала ата-анасыз калган. Әлегә кадәр бу вирусны көн саен 7 меңнән артык кеше йоктыра.

БИДС авыруыннан саклану өчен, аның клиникасын, профилактика чараларын, психотерапия мөмкинлекләрен һ. б. белү кирәк. БИДС турында беренче информация 1981 елда АКШта барлыкка килә. Иммунитеты көчсезләнгән берничә кешедә (гомосексуалистлар) пневмония һәм Капоши саркомасы (тоташтыргыч тукымада яман шеш) табыла. Авыруның вирусы (ВИЧ) 1983 елда ачыла. Кайбер авыруларда икенче төрле вирус — ВИЧ-2 табыла. Галимнәр фикеренчә, бу вирус кешегә Африкада (Сенегал, Мали, Гвинея) яшәүче яшел маймылдан эләккән.

ВИЧ кешенең иммун системасын зарарлый, ә иммун системасы организмны бактерияләр, вируслар, чит күзәнәкләрдән саклый. ВИЧ өчен канда мишень булып ак кан тәнчекләре — Т-лимфоцитлар һәм макрофаглар тора. Т-лимфоцитлар шеш авыруына каршы иммунитет булдыралар. Вирус лимфоцитларны зарарлый. БИДС авыруы вакытында, гомумән, иммунитет кими, һәм нинди дә булса кечкенә генә инфекция дә кешедә үпкәләр, ми сүрүләре, тире, ашкайнату органнарын зарарлый.

ВИЧ үзенчәлекләре[үзгәртү]

Вирус тышкы тирәлектә начар саклана, 57 °С кадәр җылытсаң — үлә. Спирт, ацетон, эфир, фенол, формалин, лизол һ. б. вирусны тиз бетерәләр. Ләкин кипкән хәлдә яки бүлмә температурасында ул үзенең сыйфатларын 4—7 тәүлек саклый. ВИЧ мутация (нәселдәнлек билгеләренең үзгәреше) буенча бик актив, грипп вирусына караганда бу үзлек 5 мәртәбә артыграк. Бу исә ВИЧка каршы көрәшне бик нык катлауландыра.

ВИЧ эләктерү, БИДС белән авыру куркынычы булган кешеләр махсус медицина контролендә торырга тиеш. Аларга гомо- һәм бисексуаллар, наркоманнар, фахишәләр керә. ВИЧ чыганагы булып вирус йөртүче яки авыру кеше генә була ала. Аның канында, кан ясалучы органнарында, спермасында, селәгәендә, тиресендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында ВИЧ була. Ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була. Бу вирус сәламәт кешенең тиресенә эләккән очракта аның канына үтеп керә алмый. ВИЧ кан күчергәндә, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә кулланганда), медицина инструментларына стерилизация начар ясаганда күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ башлыча җенси контакт вакытында күчә. Берничә җенси партнер булганда, бу куркыныч тагын да арта. Җенес органнарында лайлалы тышча зарарланырга мөмкин, ә канда һәм спермада вирус иң зур күләмдә була. Вирус шулай ук кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һ. б. аша да йогарга мөмкин. Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәкләр (черки, москит, бет, борча) аша да вирус йогарга мөмкин дип әйтеп булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.

БИДС симптомнары[үзгәртү]

Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. Иммунологлар өчен БИДС — кеше иммун системасы дефицитының бер очрагы гына. Бу очракта вирус кандагы иммунитет күзәнәкләрен үтерә, һәм организм микробларга каршы тора алмый. БИДС кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубацион период өч айдан 18 елга кадәр дәвам итә.

Кайбер инфекция йоккан кешеләрдә авыру башланмаска да мөмкин. Авыруның башлангыч этабында кешенең массасы кими (10 %ка кадәр), муенда умрау сөяге өстендә, култык астында, терсәк, ботларда лимфатик төеннәр зурая. Авыручыларның 70 % ында тире зарарлана, бит тиресе кубырчыклана; авыз, җенес органнарының лайлалы тышчасында эрен җыелу күзәтелә. Хәлсезлек, температура күтәрелү, төнлә тирләү күзәтелә. Соңрак авыруларның 50—60 % ында үпкәләр ялкынсынуы башлана, 30 % ында тиредә, лайлалы тышчаларда Капоши саркомасы (кан тамырлары, эчке органнардагы тоташтыргыч тукымада шеш) барлыкка килә. Шулай ук авыруларның 30 % ында үзәк нерв системасы зарарлана (менингит — ми сүрүләре ялкынсыну, шешләр барлыкка килү, акылга зәгыйфьлек күзәтелә). Шушы билгеләр буенча авыру турында врач канга лаборатор анализ ясаганнан соң әйтә ала — кан составында ВИЧка антитәнчекләр булырга тиеш. Ләкин антитәнчекләр булу буенча гына БИДС авыруы дип нәтиҗә ясарга ярамый.

Дәвалау һәм эпидемиология[үзгәртү]

БИДСны дәвалау авыр бара. Авырулар ике елдан артык яшәмиләр. АКШта эшләнә торган препарат АЭТ — азидатимидин авыруның барышын гына җиңеләйтә. Австралия галимнәре вируска каршы яңа препарат — вероден эшләделәр, һәм ул кешене тулысынча дәвалар дигән өмет бар. Күпчелек очракта дәвалау яңа авыруларга каршы (шеш, инфекцияләр) юнәлгән була. СПИДка каршы профилактика — дәүләт күләмендә санитар-гигиеник чаралар һәм индивидуаль саклану.

Русия Федерациясендә «АнтиСПИД» программасы эшләнгән. Аның максаты җенси юл белән БИДС таралуны кисәтү. Моның өчен

  1. киң масштабта халыкка БИДС турында информация бирү; мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында җенси һәм әхлак тәрбиясе программалары кертү;
  2. донорларны, наркоманнарны ВИЧка тикшерү;
  3. ВИЧ инфекциясен йөртүчеләрне, БИДС белән авыручыларны дәвалау чараларын яхшырту;
  4. ВИЧ йөртүчеләрне, БИДС белән авыручы кешеләрне, медицина хезмәткәрләрен

хокук, социаль яктан саклау;

  1. СПИД буенча фәнни эзләнүләрне киңәйтү кирәк.
ВИЧ-инфекциясе йоктырган 15-49 яшьләрдәге кешеләр саны, илләр буенча 2011 ел ахыры
ВИЧ-инфекция йоктырган кешеләр саны, ил саен

Тире-венерология диспансерларында ВИЧ һәм СПИД авыруы буенча махсус кабинетлар эшли. Русия Федерациясендә БИДС 1987 елда тарала башлады. 23 кеше ВИЧ йөртүче дип табылды. Бу сан 1988 елда — 47, 1990 — 303, 1995 — 576 га җитте. 1989—1990 елларда инфекция балалар стационарында (229 бала) таралды (Калмыкия, Ростов, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае).

1999—2000 елларда ВИЧ йөртүчеләр саны тагын да артты. 2000 елда Русия БИДС таралу тизлеге буенча лидер булды; ВИЧ белән 49 мең кеше йогышланган, чынбарлыкта исә, ВИЧ йөртүчеләр саны Русиядә 600 мең кешедән артык дип санала. Ву ситуацияне социаль-икътисади хәл белән аңлатырга була (халык миграциясе, сугыш учаклары, наркомания таралу һ. б.). БИДС таралу буенча беренче урында Украина тора (1996 елда 2000 кеше).

2012 елның ахырына Русия буенча 682726 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән, шуларның 6071е – 15 яшькә кадәрге балалар. 88974 ВИЧлы кеше үлгән, аларның 524е – балалар. БИДС стадиясенә җитеп авыручылар – 18592, БИДСлы балалар – 339. Татарстанда 1987 нче елда теркәлгән беренче очрактан башлап, бүгенгә кадәр 14475 ВИЧ-инфекцияле исәпкә алынган, аларның 901е – башка регионнардан килүчеләр. Вафат булган 2814 кешенең 447се БИДСның соңгы стадиясенә җитеп үлгән. Хәзерге көндә Татарстанда 9323 кеше ВИЧ-инфекция белән исәптә тора. ВИЧ-инфекцияле аналардан 1543 бала туган, шуларның 76сына ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.[1]

2012 нче елның 21 ноябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда барлыгы 15206 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән (100 мең кешегә – 402,4 нисбәтендә), аларның 14188е – Татарстан халкы, 1018 кеше куелган ВИЧ-инфекция диагнозы белән башка төбәкләрдән килгән. 3 мең авыру дөнья куйган, шул исәптән БИДСтан 503 кеше үлгән. ВИЧ-йогышлы аналардан барлыгы 1663 бала туган, 79 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.[2] Татарстандагы халыкның 30% чамасы ВИЧ-инфекциягә тикшерү узган. Русия күләмендә бу күрсәткеч 10% чамасы. Калган 90% халык арасында да әле ВИЧ-инфекциялеләр булырга мөмкин.[3]

Башкортстан Республикасында шул ук вакытта 10 мең 425 ВИЧ-инфекцияле исәпкә алынган булса, аларның 2296сын 2012 ел эчендә ачыклаганнар. Бу узган елның шушы чорына караганда 31 процентка күбрәк. Авыруларның 64,5 процентын – ирләр, 35,4 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. БИДС авыруы күпчелек 31 яшьтән алып 50 яшькә кадәр күзәтелә. БИДС җәтмәсенә 1987 елдан алып 14 мең 843 кеше эләккән, аларның 2937се дөнья куйган.[4] Соңгы вакытта хатын-кызлар арасында инфекцияне йоктыручылар арта. Чөнки алар исәбенә бала тудыру яшендәге ВИЧлы хатын-кызларның артуы күзәтелә. Андый аналардан 261 бала дөньяга килгән. Бу балаларның барысы да күзәтү астына алынган. Шушы рәвешле аларның авыру түгеллеген ачыклап, 124се исәпкә алынган.

Җенси юл белән күчә торган йогышлы авыруларның саны һәм алар белән авыручылар күпләп арткан хәзерге вакытта бу авыруларның профилактикасы безнең илдә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Тире-венерология диспансерлары белән халык арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр әле урнаштырылмаган. Хәзерге вакытта Русия Федерациясендә дәүләт тарафыннан финанслана торган махсус программалар эшләнмәгән. Мондый программалар тиз арада эшләнеп, алар аерым группаларга, мәсәлән, яшүсмерләргә, наркоманнарга, «риск» группаларына юнәлдерелгән булырга тиеш. Җенси юл белән күчә торган авырулар профилактикасына мәктәпләрдә зур игътибар бирелергә тиеш. Моңа бигрәк тә массакүләм информация чыганаклары аша, сәламәт яшәү рәвешен һәрдаим пропагандалау белән ирешергә мөмкин.

Халыкара истәлекле көннәр[үзгәртү]

Алар икәү: Бөтендөнья БИДСтан үлүчеләрне искә алу һәм БИДСка каршы Бөтендөнья көрәш көне.

Һәр ел саен барлык дөнья халкы май аеның өченче якшәмбесен Бөтендөнья БИДСтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтә. Әлеге дата беренче тапкыр 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә (АКШ) билгеләп үтелгән. Беренче акцияләрне оештыручылар БИДСтан үлүчеләрне искә алу белән бер үк вакытта исәннәренә ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнгәннәр. Бүгенге көндә дә әлеге максатлар алгы планга куела. Аннан соң Бөтендөнья БИДСтан үлүчеләрне искә алу көне һәркемгә ВИЧтан беркемнең дә иминиятләнмәгән булуны аңлатуны да күз уңында тота.[5]

Ел саен 1 декабрь көнне БИДСка каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Ул планета буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшне ныгытуга хезмәт итә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]