Касыйм ханлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Касыйм ханлыгы
Qasıym xanlığı
قاسم خانليغى

Бәйле ханлык
Coat of arms of Russia (XV Century).svg
1452 — 1681


Herb Moskovia-1 (Alex K).svg


Qasim scheme.svg
Касыйм ханлыгының харитасы
Башкала Касыйм шәһәре
Тел(ләр) татар теле
Халык касыйм татарлары
Идарә итү төре хан монархиясе
Касыйм ханнары
 - 1452—1469 (беренче) Касыйм хан
 - 1679—1681 (соңгы) Фатыйма Солтан
Тарих
 -  1452 Оешуы
 -  1681 Юкка чыгуы

Касыйм ханлыгы (قاسم خانليغى, Qasıym xanlığı) — 1454-1681 елларда бүгенге Русиянең Рязань өлкәсе җирләрендә урнашкан татар ханлыгы. Тарихның башлангыч этабында Казан ханлыгы мәнфәгатьләрен кайгыртучы буфер дәүләт буларак төзелсә, аннары соң Мәскәү кенәзлегенең вассал дәүләтенә әйләнә[1].

Тарих[үзгәртү]

1445 елда Олуг Мөхәммәт Мәскәүнең Василий II патшасын әсир итә. Азат булу өчен аңа зур күләмдәге акча түләргә туры килә, һәм Городец-Мещерский шәһәре тирәсендә ханлык төзәргә ризалык бирә. Олуг Мөхәммәт ханлыкны аның халыкара абруен күтәрер өчен һәм акча түләү процессының тәэмин итүе өчен төзи. Ләкин Олуг Мөхәммәт үтерелгәннән соң Казан ханлыгында хакимият өчен көрәш башлана һәм Городец-Мещерский Мәскәү кенәзлеге йогынтысына керә. Олуг Мөхәммәт уллары - Касыйм һәм Якуб Казан ханлыгыннан качып, Мәскәү кенәзе катына килделәр һәм аңа хезмәт итәргә вәгъдә биргәннәр. Мәскәү кенәзе Василий II аларны берничә биләмә чыгара, бераздан, Городец-Мещерскийн һәм тирә-якны аларга тапшыра. Ханлык башы булып Олуг Мөхәммәтнең улы Касыйм билгеләнә.

Касыймда хан мәчете

1520 елга хәтле касыйм ханнары баштан Рязань, ә аннары соң Мәскәү кенәзлегеннән акча алыдлар. Төп халыклар - мордвалар һәм мишәрләр аларга ясак түләгәннәр. Ләкин Касыймның улы Данияр вафат булганнан соң, Касыйм ханлыгына ханнар Мәскәү тарафыннан билгеләнә башлый. Сәяси мөстәкыйльлекне югалтып, ханлык Русиянең бер өлкәсенә әйләнә. Ләкин шулай да, хан булып мөселман кеше генә билгеләнә алган иде, дәүләт дине булып Ислам булган иде.

Касыйм ханлыгы бөтен сугышларда Мәскәү кенәзлегенә булышырга мәҗбүр булды. Бергәләшкән рус-касыйм гаскәре Ливон ордены белән сугышта, Швеция, Казан сугышларында катнашканнар. Русиядә коткы вакытлары булганда Касыйм ханы Ураз-Мөхәммәт Лжедмитрийны яклауганнар. Әмма аның Польша белән бәйләнеш турында белгәч, аңа каршы тозак ясыйлар. Лжедмитрий аны белгәч, Ураз-Мөхәммәтны үтерә. Ләкин коткы вакытлары беткәннән соң, Казан ханлыгы юк ителүеннән соң, үлүеннән соң Касыйм ханлыгының статусы кими. Әстерхан династиясе идарә итү вакытында Касыйм ханлыгы бәйсезлекне тулысынча югалта. Ул Рус патшалыгында кирәксез субъект кебек урнаша.

Ханлык рәсми рәвештә 1681 елда юк ителә һәм Рус паташлыгы эченә керә.

Халык[үзгәртү]

Касыйм ханлыгы территориясендә күбрәк татар халкы яшәгән, ләкин руслар да яшәгән, аларның күбесен бирегә башка яклардан хуҗалары - татар феодаллары күчергән. Төп халыклар мордвалар һәм «кара зыбын» мишәрләр салымнар түләүче төп катлам булалар.

Касыйм ханлыгы юк ителгәннән соң өстенлекләргә ия булган «ак зыбын» татарларның тормышы авырлашты. Күпчелеге гади игенчеләр шикелле иген игеп яши башлый. Яңа рус хөкүмәте аларның хокукларын кисәргә тырышты. Күбесе башка якларга китеп барырга мәҗбүр булганнар. Хәзерге вакытта Касыйм татарларырның ватаннарындагы саны - 1100 кеше.

Дин[үзгәртү]

XVI гасырга хәтле Ислам дине рәсми һәм төп булды. XVI гасырда Касыйм ханнарның чукынуы башланды - 1573 елда Саин Булат, ә 1683 елда - Сәет-Борһан чукындырылган. Гомуми христианлаштыру - халык саның киметүнең төп сәбәбе.

Соңгы мөселман динле Касыйм ханы - Фатыйма-Солтан бике.

Касыйм ханнары[үзгәртү]

Ханнар бер-бер артлы 5 нәселдән килгәннәр (билгеләнгәннәр): Казан, Кырым, Әстерхан, Казакъ, Себер нәселләре.

Казан нәселеннән булган Касыйм белән Данияр вакытында ханлык чагыштырмача мөстәкыйльлеккә ия булган. Башка ханнар Мәскәү тарафыннан билгеләнә иделәр.

Казан династиясе[үзгәртү]

Кырым династиясе[үзгәртү]

Әстерхан династиясе[үзгәртү]

Казакъ династиясе[үзгәртү]

Себер династиясе[үзгәртү]

Шулай ук кара[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Рахимзянов Б. Р. Касимовское ханство (1445—1552 гг.): Очерки истории. — Казань: Татарское книжное издательство (Идел-пресс), 2009. — 208 с.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Рахимзянов Б. Р. Касимовское ханство (1445—1552 гг.): Очерки истории. — Казань: Татарское книжное издательство (Идел-пресс), 2009. — 208 с.
  • Рус Википедиясе