Лениногорск нефть техникумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лениногорск нефть техникумы latin yazuında])
Лениногорск нефть техникумы
Нигезләү елы 1958
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Лениногорск
Адрес 423270 ТР Лениногорск, Җиңүнең 50 еллыгы проспекты, 26нчы йорт.
Сайт http://leninogorsklpk.ru/
Логотип
Техникум бинасы

Лениногорск нефть техникумы (рус. Лениногорский нефтяной техникум) — Татарстанның Лениногорск шәһәрендә (1951 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1955 елдан шәһәр) урнашкан һөнәри белем бирүче уку йорты. Нефть тармагында эшләү өчен белгечләр әзерли.
Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Директор (2010 елдан) — Игорь Сергей улы Врублевский

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1954 елда Лениногорскида Октябрьский шәһәре (БАССР) нефть техникумының (хәзерге С.И. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть көллияте[1]) кичке уку бүлеге ачыла.

1958 елда Октябрьский нефть техникумының кичке уку бүлеге нигезендә Әлмәттә филиалы булган Лениногорск кичке нефть техникумы оеша. Беренче директоры — Петр Никифор улы Усков.

1966 елдан РСФСР нефть сәнәгате министрлыгы карары[2] белән көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләре булган Лениногорск нефть техникумы. Азнакай эшчеләр бистәсендә 2нче, Төмән өлкәсе Лянтор шәһәрендә 3нче филиаллары ачыла.

Ачылганнан бирле уку йорты Татарстан (башлыча «Татнефть» ААҖ), Башкортстан, Көнбатыш Себер, Ерак Көнчыгыш, якын чит илләрнең нефть тармагында эшләү өчен 20 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Михаил Андрей улы Чекмарев
  • Борис Федор улы Черкасов
  • А.К. Зәкиев
  • В.А. Мочкина
  • А.И. Запорожченко

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017-2018 уку елына Лениногорск нефть техникумына ТР мәгариф һәм фән мнистрлыгы фәрманы[3] буенча 225 укучы кабул ителә.

  • Мәгълүмати системалар
  • Электр һәм электромеханик җиһазларны техник файдалану һәм карау
  • Сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник файдалану
  • Нефть һәм газ яткылыкларын эшкәртү һәм файдалану
  • Нефть һәм газ скважиналарын бораулау
  • Газ-нефть үткәргечләрен һәм газ-нефть саклагычларын кору һәм файдалану
  • Гамәли геодезия
  • Нефть һәм газ яткылыклары геологиясе һәм разведкасы
  • Табигый байлык чыганакларын эзләү һәм разведкалауның геофизик ысуллары
  • Идарәнең автоматик системалары
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Октябрьский нефть көллияте сайты
  2. РСФСР нефть сәнәгате министрлыгы карары № 353 01.07.1966
  3. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016