Казан дәүләт медицина университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.

Казан дәүләт медицина университеты, Казан
KSMU logo.png
Оештырылган 1930
Ректор Алексей Созинов
Урнашу Казан
Юридик адрес 420012, Россия, Татарстан, Казан, Бутлеров урамы, 49
Сайт http://www.kgmu.kcn.ru


Казан дәүләт медицина университеты - Казанның медицина югары уку йорты.

Казан дәүләт медицина университеты - Русиядәге югары медицина уку йортларының иң зур һәм иң борынгыларыннан берсе. Аның нигезе 1814 елның маенда, Казан университетында медицина факультеты оештырылган вакытта ук салына.

Университетның медицина факультетында (1930 елдан - Казан медицина институтында) төрле елларда күп кенә атаклы галимнәр: анатомнар П.Ф. Лесгафт, В.Н. Тонков, В.Н. Терновский һ. б.; гистологлар А.С. Догель, А.Н. Миславский, Н.Г. Колосов; патофизиологлар Н.М. Любимов, Ф.Я. Чистович, И.П. Васильев; физиологлар Н.О. Ковалевский, А.Ф. Самойлов, Н.А. Миславский; терапевтлар С.С. Зимницкий, Н. К. Горяев, Ә.Г. Терегулов; хирурглар А.В. Вишневский, А.А. Вишневский, И.В. Домрачев, И.Ф. Харитонов; акушер-гинекологлар В.С. Груздев, П.В. Маненков; психоневрологлар В.М. Бехтерев, Л.О. Даршкевич, Л.И. Омороков, офтальмологлардан С.Еналеев һ.б. укыган һәм эшләгән.

Казан галимнәре язган дәреслек һәм ярдәмлек кулланмалар буенча врачлар буыннары белән белем алган. 1994 елда Казан дәүләт медицина институтына, көчле педагогик һәм фәнни потенциалга ия югары уку йорты буларак, университет статусы бирелде. Университетның 65 кафедрасында һәм 6 дипломнан соңгы белем бирү курсында 158 фән докторы, 183 доцент, 423 фәннәр кандидаты, 7 РСФСР ның атказанган фән эшлеклесе, 9 әгъза-корреспондент, Татарстан Республикасының һәм Русиянең Фәннәр академияләре академиклары эшли.

Казан дәүләт медицина университетында 7 факультет: дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика, стоматология, фармацевтика, менеджмент һәм югары белемле шәфкать туташлары әзерләү факультеты, социаль эш факультетлары бар. Аларда барлыгы 5000 гә якын студент белем ала. Шуларның 300 дән артыгы дөньяның 31 иленнән килгән. Университетта уку дәверендә студентларга врач профессиясен үзләштерү генә түгел, ә бәлки үз көчләрен фәнни тикшеренүләрдә сынап карау мөмкинлеге дә бирелә. Ял итү өчен дә барлык шартлар бар: университетның мәдәният үзәге, студклуб һәм спортклуб кысаларында күп төрле түгәрәкләр һәм секцияләр эшли.

[үзгәртү] Чыганак

http://belem.ru/tatar-tele/vuz-rus/347____.html Казан дәүләт медицина университеты

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә