Стоматология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тешнең төзелеше киселештә

Стоматоло́гия (бор. грек στόμα — авыз + λογος — сүз) — тешләрне, аларның төзелешен, авыруларын, авыруларның профилактикасы һәм дәвалауны өйрәнүче медицина бүлеге, шулай ук авыз куышлыгы, казналык, орынып торган бит һәм муен өлкәләренең авыруларын өйрәнә. Стоматолог-табипны шулай ук дантист (фр. dentiste) дип атыйлар. 9 февраль инде күптәннән Халыкара стоматология көне буларак билгеләп үтелә.

Кешегә тешләр ике тапкыр чыга. Алты ай тулганда, баланың сөт тешләре чыга башлый. Ике-өч яшькә кадәр аның өске һәм аскы казнасында унар теше булырга тиеш. Ә даими тешләр 6-7 яшьтән 13-18 яшькә кадәрге чорда чыга. Алар һәр казналыкта 16 шар була. Табигый хәлдә өске алгы тешләр аскы алгы тешләрнең өчтән бер өлешен каплап торырга тиеш. Һәр тешнең авыз эченә чыгып торган өлеше – коронкасы, муентыгы һәм тамыры була. Тешнең тамыры теш казналыгындагы ояга урнашкан һәм ул периодонт ярдәмендә аңа тыгыз бәйләнгән. Тешнең төп массасын сөяк сыман тукыма – дентин тәшкил итә. Дентин тышкы яктан коронка өлешендә – эмаль, тамыр өлешендә цемент белән капланган. Эмаль – кеше организмындагы иң каты тукымаларның берсе. Ныклыгы ягыннан аны алмаз белән генә чагыштырырга мөмкин. Дентин ныклыгы ягыннан сөяктән өстен, ләкин эмаль кебек үк түгел. Тешнең тамырын каплаучы цемент химик составы һәм төзелеше буенча сөяккә охшаш. Теш куышлыгы теш йомшагы – пульпадан тора. Ул кан тамырларына һәм нерв җепселләренә бай.

Русиядә теш сызлаудан интегүчеләр бик күп. Имән кебек нык, энҗе бөртекләре кебек тезелеп киткән, сау-сәламәт тешле кешеләр сирәк ди теш табиблары. Һәр ике баланың берсендә кариес. Олыгая барган саен ул тагын да арта. Өлкән яшьтәге кешеләрнең авызында, гадәттә, нибары 5-6 үз теше кала (алары калса әле). Шулай ук аңкау канау, тешкә таш утыру кебек авырулар да бездә киң таралган. Статистика буенча, Русиядә инде 6 яшьлек балаларның 88 процентында шундый авырулар күзәтелә. 35-40 яшьләрдә, аннан соң 65ләрдә авыз эчендәге хәлләр тагын да мөшкелләнә. Теш сызлау ашказаны, хәтта йөрәк авыруларына китерә, зәгыйфь тешләр исә бик мөлаем кешене дә ямьсезли.

Теш авырулары[үзгәртү]

Теш авырулары арасында иң еш очрый торганы – кариес. Кариесны микроорганизмнар барлыкка китерә. Ә микроорганизмнар азык калдыгын эшкәртеп сөт кислотасы ясыйлар. Тешнең эмаленда аз гына деффект булса, микроорганизмнар тешнең эчке ягына тиз үтеп керәләр. Аның башлануына организмның гомуми хәле үзгәрү, үзәк нерв системасындагы, матдәләр алмашындагы кимчелекләр дә сәбәп булырга мөмкин. Ул бернинди дә авырту сиздермичә башлана һәм аны бары тик табиб кына белә ала. Акрынлап кариес эмальдән дентинга күчә. Тештә төрле зурлыктагы чокырлар барлыкка килә. Бу вакытта теш әледән-әле авыртып торырга мөмкин. Азыктагы баллы, тозлы, әче матдәләр тәэсиреннән һәм салкын яки кайнар ашаганнан, яки салкын һава тәэсиреннән дә тешләрнең авыртып куюы ихтимал. Шушы тышкы тәэсирләр тукталу белән, теш сызлау да басыла. Кариес нәтиҗәсендә эмаль һәм дентин аша микроблар пульпага үтеп кереп, аны бозалар.

Пульпитка бигрәк тә кичен һәм төнлә көчәеп китә торган кинәт сызлау хас. Мондый тешне дәвалау озаккарак сузыла. Бу очракта сызлау дәваламыйча да бетәргә мөмкин, чөнки пульпа үзенең сизү сәләтен югалта һәм авыру кеше тынычлана – табибка бармый. Ә пульпасы үлгән теш – микроблар үрчер өчен бик уңайлы урын. Тамырдагы каналлар аша микроблар периодонтка үтеп кереп, аның ялкынсынуын – периодонтит китереп чыгара.

Периодонтитның төп билгесе – тешкә җиңелчә генә кагылганда да түзә алмаслык авырту. Табибка вакытында мөрәҗәгать иткәндә, мондый тешне дәвалап була әле. Ә инде соңга калынса, инфекция теш казнасына күчеп, сөяк ялкынсынуын – остеомиелит тудыруы мөмкин. Бу очракта температура күтәрелә, яңак шешә.

Профилактика[үзгәртү]

Теш авыруларын кисәтүдә авыз куышлыгына санация үткәрүнең әһәмияте бик зур. Кариесның никадәр еш очравы судагы фторның күләменә дә бәйле. Фтор 1 литр суда кимендә 0,8-1,2 миллиграмм булырга тиеш. Фтор шуннан ким булган урыннарда кариес күбрәк очрый. Каты, тупас азыкның да теш авыруларын кисәтүдә әһәмияте зур. Ул тешләрнең механик рәвештә чистартылуына ярдәм итә, чәйнәү аппаратын, тешләрне, казналарны, мускулларны ныгыта. Ашыгып ашау, ризыкны яхшылап чәйнәмәү, бер як белән генә чәйнәү, йомшак ризык кына ашау тешләр өчен дә, тулаем организм өчен дә зарарлы. Кеше сәламәтлеге өчен дөрес туклануның әһәмияте бик зур. Барыннан да элек продуктлар яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Татлы һәм камыр ризыклары тешләрнең тиз бозылуына китерә. Шунлыктан ашау арасында андый ризыклар кулланмаска кирәк, алма, кишер кебек чи җиләк-җимеш яки яшелчә ашап кую яхшырак.

Стоматология тарихы[үзгәртү]

Русиядә 1810 елдан соң гына тешләрне дәвалый башлаганнар. Теш табибы һөнәренә укыта торган мәктәп беренче тапкыр 1881 елда Петербургта ачылган. Мәскәүдә исә шундый мәктәп 1892 елда гына барлыкка килгән. Тора-бара, теш табибы булу өчен югары белем таләп ителә башлаган. Ә стоматологлар көне христианнарның китапларында тасвирланган уйдырма бер хикәягә барып тоташа. Имеш, Александрия дигән шәһәрдә танылган бер зур түрәнең Аполлония исемле кызы яшәгән. Бөтен шәһәр халкы берьюлы берничә Ходайга табынганда, ул бер Христоска ышанган. Шуның өчен имеш аны төрле җәзаларга тартканнар, бөтен тешләрен йолкып алганнар. Аполлонияне тереләй утта яндырасы көнне кыз утка үзе ташланган. Бу вакыйга 249 елның 9 февралендә булган. Теш сызлаганда Аполлонияне искә алырга, аңа атап дога кылырга кирәк дигән хорафат барлыкка килгән.

Чыганак[үзгәртү]