Араик Маргарян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Араик Маргарян latin yazuında])
Араик Маргарян
Туган телдә исем әрм. Արայիկ Մարգարյան
Туган 8 май 1951(1951-05-08) (72 яшь)
Раздан[d], Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Әрмәнстан
 Россия
Һөнәре тренер

 Араик Маргарян Викиҗыентыкта

Араик Арташович Маргарян (әрм. Արայիկ Մարգարյան; 1951 елның 8 мае, Раздан, Әрмән ССР, ССРБ) — чирәмдәге хоккей буенча совет, әрмән һәм Россия тренеры. Чирәмдәге хоккей буенча Россия ир-атлар җыелма командасының һәм «Динамо-Казан» клубының баш тренеры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Араик Маргарян 1951 елның 8 маенда Раздан шәһәрендә туа.

Футбол белән шөгыльләнгән, Ереван «Арарат» клубының дубле өчен уйнаган, әмма кабыргалары сыну сәбәпле карьерасын тәмамларга мәҗбүр булган[1].

1974 елда «тренер-укытучы» белгечлеге буенча Ереван дәүләт физкультура институтын тәмамлаган[2].

1977 елда ССРБ беренчелегендә чирәмдәге хоккейда «Раздан» өчен уйнаган. 1978—1997 елларда «Раздан»ның тренеры була. 1983—2000 елларда Әрмән ССР һәм Әрмәнстан җыелма командаларының баш һәм яшьләр җыелма командаларының тренеры була. Әрмән ССР җыелма командасының уйнаучы тренеры буларак 1983 елда ССРБ халыкларының җәйге Спартакиадасында катнаша.

2000 елда Казанга күчеп килә. 2001 елда «Динамо-Казан»ның баш тренеры итеп билгеләнә. Аның җитәкчелегендә Россия чемпионатында команда 18 алтын (2003—2008, 2010—2020), 2 көмеш (2002, 2009) һәм Россия чемпионатының бакыр (2001) медальләрен ота, ике тапкыр Россия Кубогына ия була (2001, 2005). 2002 елда Маргарян спортчылары Кубок ияләре кубогының «С» дивизионын, 2007 елда Чемпионнар кубогының «B» дивизионын ота[3].

2013 елда Казанда узган Җәйге Универсиаданың хоккей турнирында җиңү яулаган Россия студентлар җыелма командасын җитәкләгән.

2020 елның 20 маенда чирәмдәге хоккей буенча Россия ир-атлар җыелма командасының баш тренеры итеп билгеләнә[4].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы — Артур Маргарян (1977 елда туган) шулай ук «Динамо-Казан» составында чирәмдәге хоккей уйный (2001—2019), хәзер өлкән тренер вазыйфасын били[5]. Тагын бер улы бар[1].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Судьба Араика Маргаряна привела в Казань и семь раз наградила чемпионством. Наш дом — Татарстан (2010).
  2. Главная / Тренерский штаб / Главный тренер. hcdinamo-kazan.ru.
  3. Главная / История клуба «Динамо-Казань». hcdinamo-kazan.ru.
  4. Главная / Новости / Араик Маргарян – главный тренер сборной России по хоккею на траве. hcdinamo-kazan.ru.
  5. Главная / Тренерский штаб / Старший тренер. hcdinamo-kazan.ru.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]