Тимур Ногманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимур Ногманов latin yazuında])
Тимур Ногманов
Туган 23 февраль 1983(1983-02-23) (41 яшь)
Казан, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт финанс-икътисад институты
Һөнәре район башлыгы

Тимур Дмитрий улы Ногманов (1983 елның 23 феврале, Казан, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы (2007—2013), Әлмәт муниципаль районы башлыгы (2019 елдан)

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимур Ногманов 1983 елның 23 февралендә Казанда туа. Әтисе — Дмитрий НогмановТатарстан Республикасы финанс министры[1]. 2006 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.

2000 елның беренче яртысында, студент чагында, «Остин» ҖЧҖ коммерция директоры (2002—2004), «Буа шикәр заводы» ААҖнең финанс бүлеге начальнигы (2004), Буа районының «Новые сахарные технологии» ҖЧҖ генераль директоры (2004—2006) була. 2006 елда Чүпрәле муниципаль районының «Борындык элеваторы» ААҖ генераль директоры булып эшли.

2007 елның июлендә, 24 яшендә Тимур Ногманов Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә. 2007 елның августыннан декабрь аена кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе[2]. 2007 ел ахырында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы итеп сайлана. 2013 елның гыйнварыннан 2019 елның 24 июненә кадәр — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.

2019 елның июнендә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[3]. 2019 елның 4 июленнән — Татарстан Республикасы Эшкуарлык советы секретаре. 2019 елның 16 сентябрендә Шәһәр Советы утырышында Тимур Ногмановны Әлмәт районы башлыгы итеп сайлыйлар[4].

Өйләнгән, ике баласы бар.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]