Илдар Таҗетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Таҗетдинов latin yazuında])
Илдар Таҗетдинов
Туган 1 октябрь 1977(1977-10-01) (46 яшь)
Шестая Речка авылы, Балык Бистәсе районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт университеты
Һөнәре район башлыгы

Илдар Рәшит улы Таҗетдинов (1977 елның 1 октябре, Шестая Речка авылы, Балык Бистәсе районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Балык Бистәсе районы башлыгы (2018 елдан). Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, Икътисад фәннәре кандидаты (2015).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елның 1 октябрендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Шестая Речка авылында туган. Казан финанс-икътисад институтын «икътисадчы» белгечлекләре буенча һәм Казан дәүләт университетын «юрист» белгечлекләре буенча тәмамлый.

1998 елдан Шомбыт спирт заводының баш бухгалтеры урынбасары булап эшли. 1999—2000 елларда «Ак Барс» банкның өстәмә офисын исәпләү техникасы һәм программа белән тәэмин итү буенча белгеч, кредит бирү һәм акчалата мөрәҗәгать буенча белгеч. 2000 елдан Балык Бистәсе районы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының маркетинг һәм әзер продукция сату буенча баш белгече, баш бухгалтер урынбасары. 2001 елдан Россия Финанс министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча Федераль казначылык бүлеге җитәкчесе. 2005—2006 елларда «Простор» агросәнәгать корпорациясе ҖЧҖ генераль директоры.

2006 елдан махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан буенча территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары. 2011 елдан 2018 елга кадәр «"Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ генераль директорының эксплуатация буенча урынбасары булып эшли. 2018 елның 16 гыйнварыннан Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары.

2018 елның 17 гыйнварында Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[1]. 2018 елның 9 февраленнән район башкарма комитеты җитәкчесе. 2018 елның 14 сентябрендә Илдар Таҗетдинов Балык Бистәсе районы башлыгы итеп сайлана[2]. 2020 елның сентябрендә кабат район башлыгы итеп сайлана[3].

2016 елның 29 июнендә Илдар Таҗетдиновка Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исем бирелә[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]