Ирек Богуславский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирек Богуславский latin yazuında])
Ирек Богуславский
Туган 9 сентябрь 1967(1967-09-09) (56 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты

 Ирек Богуславский Викиҗыентыкта


Ирек Борисович Богуславский (1967 елның 9 сентябре, Казан, ССРБ) — Россия эшмәкәре, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, V, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирек Богуславский 1967 елның 9 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. 1991 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын «Бухгалтер исәбе, контроль һәм хуҗалык эшчәнлегенә анализ» белгечлеге буенча тәмамлый.

1990 еллар уртасында Казанның М. Вахитов исемендәге химкомбинаты акционеры була һәм аның базасында «Нәфис Косметикс» ААҖ төзи. 1999 елда компания хуҗаларының берсе булып тора, «Реал Транс Хайр» ЯАҖ финанс директоры булып эшли, шул ук елда «Нәфис Косметикс» ААҖ директорлар советын җитәкли. 2004 елдан — «Казан май комбинаты» ААҖнең директорлар советына керә, 2005 елдан — «Казан май экстракциясе заводы» ААҖнең директорлар советын җитәкли[2]

2013 елда Forbes журналы «Хакимият һәм акча. Федераль чиновникларның керемнәре рейтингы 2013» рейтингында Богуславскийны бер ел эчендә 389.8 млн сум керем белән 17 урынга билгеләгән. Forbes аңлатканча, Богуславский төрле бизнес белән шөгыльләнгән: автомобильләр, мех белән сәүдә иткән[3].

2007 елда V чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана[4]. 2011 елның декабрендә VI чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана[5]. 2016 елның сентябрендә яңадан VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана[6].

Закон чыгару эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елдан 2019 елга кадәр, V, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, 238 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы була[7].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы — Тимур Богуславский, Россия автоузышчысы, спорт мастеры.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Богуславский Ирек Борисович. Государственная Дума. 2018-12-22 тикшерелгән.
  2. БИЗНЕС Online. Богуславский Ирек Борисович, депутат Госдумы РФ. www.business-gazeta.ru. 2018-11-23 тикшерелгән.
  3. Богуславский Ирек | Forbes.ru. www.forbes.ru. 2018-11-23 тикшерелгән.
  4. Постановление Центризбиркома о результатах выборов депутатов Государственной Думы пятого созыва. Российская газета. 2018-12-22 тикшерелгән.
  5. Постановление ЦИК о результатах выборов депутатов Госдумы шестого созыва. Российская газета. 2018-12-22 тикшерелгән.
  6. Приложение к постановлению Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 23 сентября 2016 г. N 56/541-7. Российская газета. 2018-12-22 тикшерелгән.
  7. Официальный сайт Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации. old.duma.gov.ru. әлеге чыганактан 2021-05-07 архивланды. 2019-08-02 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]