Әлфия Когогина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлфия Когогина latin yazuında])
Әлфия Когогина
Туган 22 февраль 1968(1968-02-22) (56 яшь)
Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Җефет Сергей Когогин

 Әлфия Когогина Викиҗыентыкта

Әлфия Гомәр кызы Когогина (1968 елның 22 феврале, Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, Россия Федерациясе дәүләт думасы депутаты (VI һәм VII чакырылышлар), Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары[1]. Ленинград өлкәсе вице-губернаторы (2006—2012). «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлфия Когогина 1968 елның 22 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә туа. Мәктәп һәм студент елларында ВЛКСМ әгъзасы була. 1991 елда В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «Икътисади кибернетика» белгечлеге буенча тәмамлый, соңрак «Маркетинг һәм сатулар белән идарә итү» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый[2].

1992 елдан Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы икътисадчысы. Аннары — Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре администрациясенең баш белгеч, бүлек мөдире урынбасары, икътисад, финанс анализы һәм фаразлау бүлеге мөдире[2].

1999 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры урынбасары итеп билгеләнә. Татарстан Республикасы Дәүләт статистика комитеты рәисе урынбасары, Россия Дәүләт статистика комитетының территориаль органы җитәкчесе урынбасары булып эшли.

2002 елдан «КамАЗ» ААҖндә — лизинг һәм сатуларны үстерү буенча директор, аннары — «"КамАЗ" лизинг компаниясе» ААҖ генераль директоры.

2011 елдан алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, сәнәгать комитеты әгъзасы. 2016 елда алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 29 нчы номерлы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган[3].

Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары. Дәүләт Думасы Комитеты каршындагы автомобиль сәнәгатен һәм махсус техниканы инновацион үстерү буенча Эксперт советы рәисе. Россия Федерациясенең монопрофильле муниципаль берәмлекләрен (моношәһәрләрен) үстерү буенча Эксперт советы рәисе.

VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты буларак, 121 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы була[4].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кияүдә. Ире — Сергей Когогин, «КамАЗ» ГАҖ генераль директоры. Беренче никахтан уллары — Тимур һәм Даниял, икенчесеннән — Максим[5].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]