Илдус Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдус Зарипов latin yazuında])
Илдус Зарипов
Туган 20 февраль 1967(1967-02-20) (57 яшь)
Максабаш авылы, Саба районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче

Илдус Зарипов, Илдус Фатыйх улы Зарипов (1967 елның 20 феврале, Максабаш авылы, Саба районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Теләче муниципаль районы башлыгы (2011—2019), Лаеш шәһәре һәм Лаеш районы башлыгы (2020 елдан)

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдус Зарипов 1967 елның 20 февралендә Татарстан АССРның Саба районы Максабаш авылында туа[1]. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә (1985—1987). 1993 елда «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1987 елдан төгәл машиналар төзү заводының радиоэлектрон аппаратурасы слесаре-җыючысы булып эшли. 1991—1992 елларда — Саба районының «Максабаш» колхозы рәисе. 1992 елда — халык депутатларының Теләче район советы юрисконсульты. 1992 елда Теләче районы буенча салым инспекциясе начальнигы була. 1997—1999 елларда — Теләче районы финанс бүлеге мөдире, район администрациясе башлыгының икътисад буенча урынбасары. 1999 елда Зәй районы һәм Зәй шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 2003 елдан 2011 елга кадәр Татарстанның төрле компанияләрендә җитәкче вазыйфаларында эшли: «Татэлектросеть» ДУП генераль директоры (2003—2004); «Татэнергосбыт» ААҖ директоры (2004—2008); «Азимут» ААҖ (2009—2011) һәм «“Татфлот” суднолар йөрү компаниясе”» ААҖ (2011) генераль директоры. 2006 елда «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.

2011 елның июненнән Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2011 елның 9 декабрендә Теләче муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан сайлана[2]. 2019—2020 елларда — Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе[3]. 2020 елның 23 сентябрендә Илдус Зарипов Лаеш районы һәм Лаеш шәһәре башлыгы итеп сайлана[4].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]