Нәҗип Хаҗипов (1957)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Хаҗипов (1957) latin yazuında])
Нәҗип Хаҗипов
Туган 13 сентябрь 1957(1957-09-13) (66 яшь)
Сатыш, Саба районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан ветеринария институты
Һөнәре район башлыгы

Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов (1957 елның 13 сентябре, Сатыш, Саба районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Теләче муниципаль районы башлыгы (2019 елдан). Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы. Биология фәннәре кандидаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәҗип Хаҗипов 1957 елның 13 сентябрендә Татарстан АССРның Саба районы Сатыш авылында туа[1]. Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда Саба районының «Марс» колхозы комбайнчысы ярдәмчесе булып башлый. 1975 елдан 1977 клга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1983 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Марс» колхозының баш зоотехнигы булып эшли. 1985 елдан СБКФның Саба районы комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы. 1986—1989 елларда — Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы партия оешмасы секретаре. 1989 елдан Саба районының «Ильич» исемендәге колхозы рәисе. 1992 елда Теләче районында эшли башлый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу һәм аларның сыйфаты буенча бүлек мөдире, баш дәүләт инспекторы була. 2000 елдан районының халык депутатлары Советы рәисе урынбасары. 2001—2003 елларда район хакимияте башлыгы урынбасары – районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

2003 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары итеп билгеләнә[2]. 2019 елның 18 сентябрендә Теләче муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[3], шул ук елның октябреннән башлыгы.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]