Энгель Таһиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Энгель Таһиров latin yazuında])
Энгель Таһиров
Туган телдә исем Энгель Риза улы Таһиров
Туган 4 август 1940(1940-08-04) (83 яшь)
Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим, профессор
Эш бирүче Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм В. Г. Тимерәсов исемендәге Казан инновация университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Энгель Таһиров Викиҗыентыкта

Энгель Риза улы Таһиров — күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Шулай ук ул Россия Гуманитар фәннәр академигы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстанда Комиссия әгъзасы һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Ул 1940 елның 4 августында Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туа. 1967 елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, тарих белгечлеген ала. 1973 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтының проректоры итеп билгеләнә. 1989 елны докторлык диссертациясен яклый һәм Казан финанс-икътисад институтында тарих, политология һәм хокук кафедрасы мөдире булып эшли башлый.

Энгель Таһиров — дистәдән артык монография авторы. Аның гыйльми хезмәтләре татар халкы һәм Татарстан тарихы; милләтләр, диннәр, цивилизацияләр, мәдәниятләр арасында тынычлык, килешү һәм дуслык; яшьләр һәм җәмгыять өлкәләренә карый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]