Наил Вазыйхов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Вазыйхов latin yazuında])
Наил Вазыйхов
Туган 27 сентябрь 1957(1957-09-27) (66 яшь)
Кама Тамагы, Кама Тамагы районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт аграр университеты
Һөнәре район башлыгы
Сәяси фирка Бердәм Россия

Наил Альберт улы Вазыйхов[1] (1975 елның 27 сентябре, Кама Тамагы, Кама Тамагы районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы (2019 елдан). «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наил Вазыйхов 1975 елның 27 сентябрендә Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1991 елда Кама Тамагы ТКХ МПП насос җайланмаларының мотористы булып башлый. 1997 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖнең техник бүлеге инженер-технологы булып эшли. 1997—2002 елларда корпус-эретеп ябыштыру участогы мастеры, җитештерү буенча директор урынбасары. 2002 елдан «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖнең җитештерү буенча идарәче директор урынбасары, 2004 елдан идарәче директор, 2008 елдан генераль директор.

2010 елдан «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге Советы депутаты. 2019 елның 24 гыйнварында Наил Вазыйхов Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[3]. 2020 елның 25 сентябре яңадан район башлыгы итеп сайлана[4].

Өйләнгән, ике улы бар. 2011 елда Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]