Дамир Фәттахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамир Фәттахов latin yazuında])
Дамир Фәттахов
Туган телдә исем Дамир Илдус улы Фәттахов
Туган 11 октябрь 1979(1979-10-11) (44 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Галактионов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия, Татарстан
Әлма-матер РФ ЭЭМ Казан юридик институты, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе[d]
Һөнәре сәясәтче
Җефет Анастасия Фәттахова
Балалар Сабина, Әмир
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены - 2021

Дамир Илдус улы Фәттахов (рус. Дамир Фаттахов яки рус. Фаттахов Дамир Ильдусович, 11 октябрь 1979, Казан, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — сәясәт эшлеклесе. 2018—2021 елларда —Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. 2021 елның сентябреннән — РФ Яшьләр эше буенча федераль агентлык (Росмолодежи) җитәкчесе урынбасары.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамир Фәттахов 1979 елның 11 октябрендә Казанда туа.

1997 елда Казанның 122 нче гимназиясен тәмамлый. Шул елда яшүсмерләр арасында карате буенча республика чемпионы була.

2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган, тугыз ел ТР эчке эшләр органнарында хезмәт иткән.

2003 елда Республиканың беренче Президенты Дамир Фәттаховка республика КВН командасын оештырырга куша. Нәтиҗәдә, уңышлы «Дүрт татар» КВН командасы барлыкка килә.[2]

20052006 елларда — Казан шәһәр Думасы депутаты.

Аннары өч ел Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе булып эшләгән, 2009 елның 10 апрелендә - Казанның Киров районы, 2010 елда Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы итеп билгеләнгән.

2011 елда Дамир Фәттахов — Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбен, 2013 елда «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.[3]

20162018 елларда – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

20182021 елларда – ТР яшьләр эшләре министры.[4]

2021 елның сентябреннән — РФ Яшьләр эше буенча федераль агентлык (Росмолодежи) җитәкчесе урынбасары [5].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны: Анастасия Фәттахова – «Планета-фитнес» челтәре җитәкчесе, нәфис гимнастика буенча спорт мастеры, танылган хореограф, җәмәгать эшлеклесе.[6]

Өч баланы тәрбиялиләр.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Владимир Леонов
2014―2018
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры
20182021
Аннары:
Тимур Сөләйманов
2021―2022