Гөлназ Фәхразиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлназ Фәхразиева latin yazuında])
Гөлназ Албек кызы Фәхразиева
Гөлназ Фәхразиева
Туу датасы:

12 ноябрь 1964(1964-11-12) (59 яшь)

Туу җире:

CСҖБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Такталачык авылы

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1987-

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты

Гөлназ Фәхразиева - актриса. 1964 елда 12 ноябрендә ТАССРның Актаныш районы Такталачык авылында туган. 1987 елда Алабуга культура агарту училищесын тәмамлагач Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 1992 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында артист булып эшли. 2006 елда Татарстанның атказанган артисткасы исеме бирелә. 2019 елда ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Театрда сәхнәләштергән рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равилә - «Яшьлек белән очрашу» Т. Миңнуллин
  • Сәимә — «Адашкан чәчәкләр» Г. Каюмов
  • Мәүлия — «Итәкле кияү» Аманулла
  • Ана - «Карурман аша» Р. Галиев
  • Күркә - «Яңа ел хикмәтләре» Х. Ибраһим
  • Официант - «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» Х. Ибраһим, А. Хәмзин
  • Мәрьям — «Өч хатын белән тормыш» Г. Исхакый
  • Табиб - «Сау бул, дип, әйтә алмыйм!» Ф. Абдуллин
  • Хор — «Сөеклем минем» Л. Дюрко
  • Уңганбикә - «Кыз урлау» М. Кәрим
  • Өмәмә — «Хатыным-алтыным» Х. Ибраһим
  • Тәңкәбикә — «Ай тотылган төндә» М. Кәрим
  • Сакчы — «Патша кызы һәм җырчы» Р. Корбан
  • Газраил — «Җир уллары трагедиясе» Һ. Такташ
  • Рәхимә — «Бергенәм-Гөлгенәм» М. Садыкова
  • Убырлы карчык — «Әптери солдат маҗаралары» Ш. Фәрхетдинов
  • Хәлимә — «Шулай булды шул» Т. Миңнуллин
  • Сафура - «Яра» А. Гыйләҗев (М. Гыйләҗев инсценировкасы)
  • Разыя - «Мәдинәм-гөлкәем» Т. Миңнуллин
  • Шагыйрьнең әнисе — «Соңгы төн» И. Юзеев
  • Бибинур — «Бакча караклары» З. Гыймаев
  • Галия Әхәтовна — «Бүре каны» Н. Гыйматдинова (Р. Галиев, З.Гыймаев инсценировкасы)
  • Мәүлия — «Алпамыш алпавыты» Т. Минңнуллин
  • Миңниса — «СыСыСыРда ясалган…нар» Л. Лерон
  • Начальник - «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» А. Иванов (Р. Галиев, З.Гыймаев инсценировкасы)
  • Хәдичә — «Кияүле кызлар кияве» Т. Миңнуллин
  • Федосья - «Ярсыз ярлар» Н. Угарин
  • Нурзидә Мөбәрәковна - «Кияүле кызлар кияве» Т. Миңнуллин
  • Әүдәки - «Гөргөри кызын бирә» Т. Миңнуллин
  • Убыр Патша - «Шомбай маҗаралары» Р. Вәлиев
  • Догалы карчык - «Кадер кичәсе» Р. Галиев
  • Харита Игнатьевна Огудалова - «Бирнәсез кыз» А.Островский
  • Газизә - «Нәгыймә» Р. Зәйдулла
  • Мария Никифоровна - «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...» Б.Васильев (И.Мөхәммәтгалиев инсценировкасы)
  • Олы инәй – «Озын-озак балачак» М. Кәрим

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]