Җил

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Җилһава агымының хәрәкәте.

Диңгезләр, кара урманнар, эссе чүлләр өстендә һава бертуктаусыз хәрәкәт итә. Җылы һава өскә күтәрелә, ә салкын һава аста кала. Шулай итен Җир шарында өзлексез һава алмашы бара: һава бер урыннан икенче урынга күчә. Шуннан җил барлыкка килә.[1]

Саба җиле — иртәнге җиләс, йомшак җил. Үтәли җил — ачык тәрәзәдән керен, ачык ишектән чыгын китә торган җил. Көчле җил — зур тизлеккә ия җил. Ул агач яфракларын гына түгел, кешене дә очыртып алын китәргә мөмкин.

Җирле җилләр:

Җилдән муссоннар һәм пассатлар барлыкка килә.

Мифологиядә[үзгәртү]

Борынгы заманнарда җилне «күренмәс рух» белән тиңләгәннәр. Шуңа аны «Җил Тәңресе», «Җилбәгәй», «Җил иясе», «Җил анасы», «Җилләр патшасы» дип йөрткәннәр. Ә безнең халыкта җилләрнең башлыгы «Ялман» исемле булган, имеш.

Җил энергиясен куллану[үзгәртү]

Җил көчен кешеләр бик күптәннән кулланып киләләр. Элек җил тегермәннәре булган. Анда бодайдан, арыштан он тарттырганнар. Бүгенге көндә җил ярдәмендә электр энергиясе алалар. «Җил фермасы»ндагы йөзләгән турбина зур-зур шәһәрләргә яктылык алып килә.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]