Кошлар (лат. Aves) — алдагы очлыгы канат формасында булган умырткалылар. Иң башта кошларның канатлары очу өчен кулланылган, ләкин хәзер очмый торган кошлар да бар. Кошларның тагын бер үзенчәлеге — томшыклы булу.
Бүгенге көндә Җир шарында кошларның 9800дән артыграк төре билгеле. Алар 35 — 40 отрядка берләшкән, хәрәкәтләнү ысулы буенча өч төркемгә бүленәләр: кильсөяклеләр, яки оча торганнар; кильсөяксезләр, яки йөгерә торганнар; йөзә торганнар, яки пингвиннар.
Галимнәр фикеренчә, беренче кошлар, моннан 180 млн ел чамасы элек, агачларга үрмәләп менә алган вак сөйрәлүчеләрдән (динозаврлардан) килеп чыкканнар.
|
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Птицы (рус.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
|