Лаврентий Берия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Лаврентий Берия
ლავრენტი პავლეს ძე ბერია
Лаврентий Берия
Лаврентий Берия
КПСС ҮК сәркатибе
16 май 1944 ел — 7 июль 1953 ел
 
Һөнәр: дәүләт эшлеклесе
Туу: 29 март 1899(1899-03-29)
Үлем: 23 декабрь 1953(1953-12-23) (54 яшь)
Мәскәү

Лаврентий Павлович Берия (гөрҗ. ლავრენტი პავლეს ძე ბერია, транслитерация Лавре́нти Па́влес дзе Бе́риа, 17 [29] март 1899, Мерхеули, Сухум округы, Кутаис губернасы — 23 декабрь 1953, Мәскәү) — совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, дәүләт иминлеге генераль комиссары (1941), Советлар Берлеге Маршалы (1945), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1943), 1953 елда дәрәҗәләрдән мәхрүм ителгән. Сталин респрессияләренең төп оештыручыларының берсе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Иртә еллар[үзгәртү]

Лаврентий Берия 1889 елның 29 мартында Кутаис губернасы Сухум округының Мегреули авылында (хәзер Абхазиянең Гульрипш районына карый) ярлы крәстиән гаиләсендә туган.[1]

1915 елда Сухум югары башлангыч укуханәсен бетерә, Бакыга китә һәм Бакы урта механика-техника төзелеш укуханәсенә укырга кергән, соңрак Бакы политехника институтында укыган. 1917 елның мартында РСДРП (б) партиясенә керә. Шул ук елның июньдә Берия армиягә чакырыла һәм гидротехник отрядның технигы буларак Румын фронтына җибәрелә. Декабрь аенда авыру сәбәпле комиссацияләнә һәм Бакыга кайта.

1918 елда Берия Бакы советы хезмәткәре булып торган, соңрак Азәрбайҗан большевистик идәнастының башлыгы А. Микоян булышчысы булып торган. 1920 елда Гөрҗистанда булган, анда ул җирле хакимият тарафыннан Совет Русиясе файдасына шпионлык өчен гаепләнеп, ике тапкыр кулга алынган; 1920 елның августында Азәрбайҗанга озатыла.

Кавказ артында эшчәнлеге[үзгәртү]

1921 елда Берия эшчәнлеге Кавказ арты дәүләт иминлеге органнарында үткән.

1921 елның апрель-маенда Азербайҗан ЧК-сының яшерен-оператив бүлеге башлыгының урынбасыры; Азербайҗан ЧК-сының рәисе урынбасары (май 1921 — ноябрь 1922); Гөрҗистан ЧК-сының рәисе урынбасары (ноябрь 1922 — февраль 1926); Гөрҗистан ССР-ның Баш сәяси идарәсенең (ГПУ) башлыгы урынбасары, яшерен-оператив бүлеге башлыгы (март-декабрь 1926).

1926 елның декабреннән Гөрҗистанның БСИ-нең рәисе, Кавказ арты БСИ рәисенең урынбасары, бер үк вакытта (04.1927—12.1930) — ГССР эчке эшләр халык комиссары.

1931 елның апрель-декабрендә Кавказ кызылбайраклы армиясенең оператив бүлеге башлыгы һәм ССРБ Берләшкән баш сәяси идарәсенең (ББСИ, рус. ОГПУ) Кавказ арты ССР-да тулы вәкаләтле вәкиле; 1931 елның август-декабрендә — ССРБ ББСИ коллегиясненң әгъзасы.

1931-38 елларда — Гөрҗистан коммунистик фиркасе ҮК-нең беренче сәркатибе, бер үк вакытта (1932—1937) — ВКП(б)ның Кавказ арты край комитетының беренче сәркатибе.

Мәскәүдә[үзгәртү]

1938 елның 22 августында Лаврентий Берия ССРБ эчке эшләр халык комиссарының (ул чакта Николай Ежов) беренче урынбасары урынына билгеләнгән, 25 ноябреннән — эчке эшләр халык комиссары. Берия үтенече буенча НКВД Аерым киңәшмәсенең мәхкәмәдән тыш хөкемнәрен кабул итү өлкәсендә хокуклары киңәйтелә.

1938 елда Берия амнистияне үткәрә, лагерьләрдән якынча 150—200 мең кеше канунсыз хөкем ителгән; әмма бер үк вакытта, Көнбатыш Беларусия һәм Көнбатыш Украинадан депортацияләнгәннәрне исәпләмичә, төрмәләргә 200 мең кеше утыртылган.[2]

Карьера тәмамы[үзгәртү]

ҮК әгъзалары күпчелегенең һәм югары дәрәҗәдәге хәрбиләрнең ризалыгын алып, 1953 елның 26 июнендә Хрущёв ССРБ Министрлар шурасының утырышын чакыра һәм шул утырышында Берия кулга алынган.

Берияне Бөекбритания файдасына шпионлыкта, совет хакимиятенә каршы эшчәнлегендә, капитализмны яңадан торгызуында, хакимияттән канунсыз файдалануда, мораль ягыннаан череп таркалуында, җинаять эшләренең алдап ясавында, канунсыз репрессияләр оештыруында гаепләгән.

1953 елның 23 декабрендә Лаврентий Берия иң югары җәзалау чарасына — атып үтерүенә хөкем ителгән; шуның өстенә Бериянеке милке конфискацияләнгән, ул барлык хәрби дәрәҗәләр һәм бүләкләрдән мәхрүм ителгән.[3]

Мәхкәмә карары шул ук көндә башкарылган.


Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]