Өченче рейх

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алман империясе
(Өченче рейх)
Бөек алман империясе
(Меңъеллык рейх)

Deutsches Reich (19331943)
Großdeutsches Reich (19431945)

Диктатура
24 март 1933 ел — 23 май 1945 ел


Flag of German Reich (1935–1945).svg Reichsadler der Deutsches Reich (1933–1945).svg
Өченче рейх байрагы Өченче рейх гербы
Девиз
алман. Ein Volk, ein Reich, ein Führer
(«Бер халык, бер империя, бер юлбашчы»)
Гимн
«Алманнар җыры»
Europe under Nazi domination.png
Башкала Берлин
Зур шәһәрләр Берлин, Вена, Мюнхен, Гамбург
Тел(ләр) алман
Акча берәмлеге рейхсмарка
Мәйдан 633.786 км² (1938 ел)
696.265 км² (1941 ел)
Халык 90 млн. (1941 елда Җир халкының 4 %)
Идарә итү төре де-юре: Президент һәм парламент җөмһүрияте[1]

де-факто : Автократия[2][3][4]

Фюрер
 - 1934 – 1945 Адольф Һитлер
Рейхспрезидент
 - 1925 – 1934 Пауль фон Һинденбург
 - 1945 Карл Дөниц
Рейхсканцлер
 - 1933 – 1945 Адольф Һитлер
 - 1945 Йозеф Һеббельс
 - 1945 Людвиг Шверин фон Крозин
Алдагы һәм басып алынган дәүләтләр[5]
Варислар:
Flag of Germany (3-2 aspect ratio).svg Веймар җөмһүрияте
Flag of Saar 1920-1935.svg Саар (Милләтләр Лигасы)
Flag of Austria.svg Беренче Австрия Җөмһүрияте
Flag of Czechoslovakia.svg Чехословакия
Flag of Lithuania.svg Клайпеда өлкәсе
Flag of the Free City of Danzig.svg Данциг ирекле каласы
Flag of Poland.svg Польша Җөмһүрияте (1918—1939)
Flag of Denmark.svg Дания
Flag of Norway.svg Норвегия
Flag of Luxembourg.svg Люксембург
Flag of the Netherlands.svg Нидерландлар
Flag of Belgium (civil).svg Бельгия
Flag of France.svg Өченче җөмһүрият
Flag of the Kingdom of Yugoslavia.svg Югославия патшалыгы
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg Совет Берлеге
Алманиянең совет басып алу зонасы Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg
Алманиянең американ басып алу зонасы US flag 48 stars.svg
Алманиянең британ басып алу зонасы Flag of the United Kingdom.svg
Алманиянең француз басып алу зонасы Flag of France.svg
Чехословакия Flag of Czechoslovakia.svg
Польша Халык Җөмһүрияте Poland flag 300.png
Люксембург Flag of Luxembourg.svg
Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте Flag of SFR Yugoslavia.svg
Нацист Алманиясенең 1940 елгы совет дөнья атласы буенча харитасы. Генерал-губернаторлык «Алмания дәүләт мәнфәгатьләре өлкәсе» дип күрсәтелгән.

Өченче рейх (алман. Drittes Reich – «Өченче империя», «Өченче падишаһлык»; шулай ук Нацист Алманиясе) – Алман дәүләтенең 1933 елның 24 мартыннан [6][7] 1945 елның 23 маена кадәр рәсми булмаган атамасы.

Әдәбиятта һәм һисториографиядә Өченче рейхны нацист Алманиясе, фашист Алманиясе дип тә атыйлар. Соңгы истилах [8] күбрәк совет әдәбиятында кулланыла, ләкин ул төгәл түгел, чөнки Италиядә Бенито Муссолини урнаштырган фашист режимы белән Һитлер режимы арасында сәяси төзелеш өлкәсендә дә, идеология буенча да җитди аермалар бар[9].

Бу чордагы Алмания бер фиркале системалы һәм өстенлекле идеологиясе (милли социализм) булган тоталитар [10]дәүләт була, җәмгыятьнең барлык өлкәләре контрольдә тотыла, кискен расизм идеологиясе була. Нацист идеологиясе буенча сайланган милләт - арийләр, аларга буйсынган милләтләр, аларның коллары һәм юк итәсе иң түбән кирәксез милләтләр (яһүдләр, чегәннәр, славяннар) бар. Шушы мәрхәмәтсез идеологияне тормышка ашыру өчен нацист Алманиясе буйсындыру сугышларын башлаган. Нацист идеологиясе коммунистик идеологиягә (коммунистларның интернационализм сәясәте сәбәпле) кискен каршы булган һәм дошманнар буларак санаган.

Өченче рейх тышкы сәясәте 1938 елдан башлап территориаль һәм сәяси экспансиягә омтылу белән тасвирлана: 1938 елның мартында Австриянең аншлюсы оештырыла (ул Алмания биләмәләренә кушыла[11]), 1938 ел сентябре – 1939 ел мартында Алманиягә Чехия [12] һәм Клайпеда төбәге кертелә, 1939 елның хәрби кампаниясе нәтиҗәсендә Данциг ирекле каласы һәм Польша җирләренең бер өлеше кушыла[13], 1941 елда Люксембург басып алына (төрле биләмәләрне кушу соңрак та дәвам ителә).

Икенче бөтендөнья сугышының беренче еллары Алмания өчен бик тә уңышлы бара, 1942 елда аның идарәсе астында кыйтга Аурупасының зур өлеше (Испания, Португалия, Швейцария һәм Швециядән кала) була, территорияләрнең бер өлеше басып алына, бер өлеше де-факто бәйсез булмаган дәүләт берәмлекләре булып яши (мәсәлән, Хорватия). Бары Болгария белән Финляндия генә, Алманиянең берләшмәдәшләре булган хәлдә, өлешчә мөстәкыйль сәясәт үткәрәләр[14]. Ләкин 1943 елда хәрби хәрәкәтләрдә Һитлерга каршы берлек файдасына борылыш килеп чыга, ә 1945 елның гыйнварында бәрелешләр Алманиянең сугышка кадәр булган җирләрендә дәвам итә. Өченче рейх үзенең яшәешен 1945 елның 23 маенда, рейхспрезидент Карл Дёниц җитәкләгән Фленсбург хөкүмәте таратылгач туктата.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. рәсми яктан Алманиядә 1933-1945 еллар чорында гамәлдә булган «Веймар конституциясе» буенча
  2. АВТОКРАТИЯ
  3. Автократия
  4. АВТОКРАТИЯ |Энциклопедия Кругосвет
  5. Чехословакия (кара Чехословакиянең алман басып алынуы), Франция (кара Виши идарәсе), Югославия (кара Хорватия бәйсез дәүләте, Черногория корольлеге (1941—1944)), ССРБ (кара. ССРБ алман басып алынуы) тулысынча басып алынмыйлар
  6. Адольф Һитлерга гадәттән тыш хокуклар бирүче һәм диктатура төзүгә нигез салучы «Гадәттән тыш хокуклар турында канун (1933)Халык һәм рейхны яклау турында» канун кабул ителү
  7. Дата шартлы рәвештә бирелә. Кайбер чыганакларда Өченче рейхның нигезләү көне итеп 1933 елның 30 гыйнвары да күрсәтелә
  8. термин
  9. Фашизм һәм нацизм. Аермалар һәм охшашлыклар
  10. НАЦИОНАЛ-СОЦИАЛИЗМ
  11. VIVOS VOCO: А.О. Наумов, "1938 елгы Австрия аншлюсы Версаль системасының кризисы буларак"
  12. 1938 елгы Мюнхен килешүе
  13. Piotr Eberhardt Political Migrations in Poland, 1939–1948. — {{{нәшрият}}}2006. — 24 с.
  14. Baryshnikov 2003; Juutilainen 2005, p. 670; Ekman, P-O: Tysk-italiensk gästspel på Ladoga 1942, Tidskrift i Sjöväsendet 1973 Jan.–Feb., pp. 5–46.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]