Миклош Һорти

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миклош Һорти latin yazuında])
(Миклош Хорти битеннән юнәлтелде)
Миклош Һорти
Туган телдә исем Horthy Miklós
Туган 18 июнь 1868(1868-06-18)
Кендереш, Солнок комитаты, Австро-Венгрия
Үлгән 9 февраль 1957(1957-02-09) (88 яшь)
Эшторил, Португалия
Күмү урыны Кендереш[d]
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Әлма-матер Педагогический колледж Дебрецена[d]
Һөнәре сәясәтче
Җефет Магдолна Пургли[d]
Балалар Иштван Хорти[d], Миклош Хорти-младший[d][1], Паулетта Хорти[d][1] һәм Magdolna Horthy[d][1]
Ата-ана
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә вице-адмирал[d]

 Миклош Һорти Викиҗыентыкта

Миклош Һорти, Надьбаньяи витәзе (маҗар. vitéz nagybányai Horthy Miklós, алман. Nikolaus von Horthy und Nagybánya; 18 июнь 1868, Кендереш, Солнок комитаты, Австро-Венгрия9 февраль 1957, Эшторил, Португалия) — Маҗарстан корольлыгының хакиме (регенте) (1920—1944), адмирал.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь Һорти

Кальвинист динле борынгы дворян нәселеннән. Яшьлектә Австрия-Маҗарстан дипломатик хезмәтендә булган. 1908—1914 елларда — Франц-Иосиф императорның адъютанты.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында — капитан, ә аннан соң — Австро-Венгрия флотының адмиралы. 1918 елның мартында Австрия-Маҗарстан флотының сәргаскәре урынына билгеләнә (1918 елның октябренә кадәр).

1919 елгы Маҗарстан революциясенә каршылыкны җитәкләгән. 1920 елдан — Маҗарстан корольлыгының регенты; Һорти заманында Маҗарстан корольлык булып калган, әмма тәхет буш булган. Шулай итеп Һорти король булмаган корольлыгында регент һәм флоты булмаган илдә адмирал булган.

Авторитар режимны урнаштырылган, Маҗарстанның Икенче бөтендөнья сугышында катнашуның инициаторы булган. 1941 елның 27 июнендә ССҖБга сугышны игълан иткән.

1944 елның мартында Маҗарстанга алман гаскәрләрнең кертүенә риза булырга мәҗбӳр булган. Шул ук елның 15 октябрендә Һорти хөкүмәте ССРБ белән вакытлы солых турында игълан иткән. Әмма Маҗарстан сугыштан чыгырга алмаган: Будапешттә Алмания тарафыннан хуплаган дәүләт түнтәрелеш булган килеп чыккан; Һорти хакимиятне Ференц Салашига тапшыра һәм Алманиягә алып чыгарыла.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң гаилә белән Португалиягә күчеп китә. 1957 елда Эшторил шәһәрендә вафат булган. 1993 елда Маҗарстанда яңадан күмелгән.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Lundy D. R. The Peerage