Лиза Әгадуллина
Лиза Әгадуллина | |
---|---|
Туган | 1 гыйнвар 1942 (82 яшь) Түбән Кыйгы, Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР БАССР, РСФСР, СССР РСФСР, СССР яки СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | педагог, укытучы |
Әгадуллина Лиза Кыям кызы (1 гыйнвар 1942) — башкорт совет һәм Рәсәй педагогы; Рәсәй Федерациясенең атказанган һәм халык укытучысы[1][2], Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Башкортстан Республикасының Халык укытучысы» (2008).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Лиза Кыям кызы Әгадуллина 1942 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында туган. 1959-1961 елларда шул ук районның Арыслан һәм Абзай урта мәктәпләрендә өлкән пионервожатый булып эшли[3]. 1966 елда Бөре педагогия институтын тәмамлый. Белгечлеге -«химия һәм биология укытучысы». Малаязда (Салават районы, 1966-1968), Түбән Кыйгыда (1968-1970; бер үк вакытта — сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы) укыта. 1970-1971 елларда Кыйгы районы мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире була[3]. 1971 елдан Уфада яши һәм эшли: 27-нче мәктәптә укыта, 1996 елдан — Октябрь районының аерым фәннәрне тирәнәйтеп өйрәтүче 42-нче мәктәпнең химия укытучысы. Бер вакытта 1996 елдан алып Республика башкорт-төрек лицеенда (2003 елдан — Республика Башкорт лицей-интернаты) химия буенча олимпиада дәресләре алып бара[4].
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тормыш иптәше — Фәнил Габдулла улы Әгадуллин. Кызы (табиб), улы (Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта).
Бүләкләре һәм казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Фидакяр эшчәнлеге өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» юбилей медале (1970)
- БДБ илләре Химик белем бирү буенча ассоциациясенең «Мәктәпләрнең химия олимпиадаларын үстерүгә керткән өлеше һәм югары педагогик осталыгы өчен» дипломы (1998)
- «Башкортстанның башкаласы ел укытучысы» (2002)
- «Рәсәй Федерациясенең атказанган укытучысы» (2004)
- «Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре» (2004)
- «Башкортстан Республикасының халык укытучысы» (2008)
- «Рәсәй Федерациясенең халык укытучысы» (2016).
Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Нәбиева Г. Уфа педагогы Рәсәй Президентына Мәскәүдә Укытучыга һәйкәл куярга тәкъдим итә[5].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Агадуллина Лиза Киямовна. Зал национальной трудовой славы. 2016-11-08 тикшерелгән.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шерстобитова А. {{{башлык}}} // Республика Башкортостан : газета. — № 111.
- ↑ Путин вручил госнаграды Александру Маслякову и Василию Ливанову. «РИА Новости» сайты, 2017, 26 ғинуар(рус.)(Тикшерелгән 26 гыйнвар 2017)
- ↑ Владимир Путин вручил награду учительнице из Уфы. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 26 ғинуар(рус.)(Тикшерелгән 26 гыйнвар 2017)
- ↑ 3,0 3,1 Зал национальной трудовой славы
- ↑ А.Шерстобитова, 2007
- ↑ Педагог из Уфы предложила Президенту России поставить в Москве памятник Учителю. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 26 ғинуар(рус.)(Тикшерелгән 26 гыйнвар 2017)