Рузил Авзалов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рузил Авзалов latin yazuında])
Рузил Авзалов

Рузил Авзалов (1 гыйнвар 1957 ел) — ССРБ һәм Россия галим-зооинженер. Биология фәннәре докторы (2004), профессор (2006). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2008).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рузил Хәкимҗан улы Авзалов 1957 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Илеш районы Теләкәй авылында туа.

1975-1977 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1983 елда Уфада Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм шунда ук эшли башлый: 1993 елдан укытучы, 1995-2004 елларда һәм 2010 елдан мәгариф эшләре буенча проректор, 2004-2010 елларда инновацион эш буенча проректор вазифаларын башкара. Йорт хайваннары физиологиясе, биохимиясе һәм ашату кафедрасының профессоры.

2004 елда «биология фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый, ике елдан соң профессор вазифасына сайлана.

2008 елда «Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» исеменә лаек була.

Рузил Хәкимҗан улының гыйльми эшчәнлеге авыл хуҗалыгы малларының яшәү урынына күнегү биоритмнарын һәм механизмнарын тикшерүгә багышланган.

Авзалов 80‑нән артык фәнни хезмәт һәм ике уйлап табу авторы.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Низкочастотные биоритмы у сельскохозяйственных птиц. Өфө, 2004 (авторд.).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2008)
  • РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • М. Н. Моратшина тәрҗ. Авзалов Рузил Хәкимҗан улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Авзалов Рузил Хакимзянович