Александр Чистяков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Чистяков latin yazuında])


Александр Чистяков
Туган 1 гыйнвар 1957(1957-01-01)
Кушнарин, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 18 август 2019(2019-08-18) (62 яшь)
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре парадис, җырчы, инженер, музыкачы

 Александр Чистяков Викиҗыентыкта

Александр Николаевич Чистяков (1957 елның 1 гыйнвары, Кушнарин, Кушнаренко районы, Башкорт АССР2019 елның 17 августы, Уфа) — Россия пародисты, профессиональ җырчы һәм укытучы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Чистяков 1957 елның 1 гыйнварында Башкортостан Республикасының Кушнаренко районы Кушнарин авылында туа. Әти-әнисе Чистяков Николай Матвеевич һәм Чистякова Нина Сергеевна белгечлеге буенча агрономнар. Әтисе музыка яраткан, шигырьләр язган, җырлаган, степ стилендә оста биюче булган һәм меломан була. Нәкъ балачакта Саша Чистяков беренче тапкыр Антонио Карлос Жобин музыкасын, Робертино Лореттиның, ватан һәм чит ил опера җырчыларының җырларын ишетә. Әнисе дә гитарада уйнарга һәм җырларга яраткан. 1964 елда урта мәктәпнең беренче сыйныфына бара, 1967 елда Дюртюле балалар музыка мәктәбенең беренче классына халык уен кораллары классына (баян) кабул ителә. Әйбәт ишетү һәм чиста тавыш аркасында уку башында ук балалар сәнгать мәктәбе хорында чыгыш ясый.

1969 елда гаилә Уфага күчә, Александр биредә 1972 елда музыка мәктәбен тәмамлый. Төрле конкурсларда яулаган уңышлары аркасында аңа Сәнгать институтында укырга тәкъдим ясыйлар. Әммә егетнең башка төрле мавыгулары була: фотография, конструкторлау һәм электроника. Мәктәптә ул вокал-инструменталь ансамблен оештыра, аппаратураны үзе ремонтлый, үзе музыкантлар өчен вокаллы һәм инструменталь партитуралар яза. Үзе гитарада һәм балалар дудочкасында уйнарга өйрәнә. Бу елларда телевизор экраннарында пародист Виктор Чистяков (фамилиядәше) барлыкка килә, аның пародияләр язылган дисклар сатуда да була. Фамилияләрнең тәңгәл килүе үз ролен уйный һәм Александр пародияли башлый[2].

Артист карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елда Уфа авиация институтының «Авиацион двигателләре» факультетына укырга керә. Бу вакытта аның репертуарында берничә дистә тавыш һәм музыкаль пародия жанрында югары уку йортлары, шәһәр һәм республика үзешчән сәнгать фестивальләрендә күпсанлы җиңүләр була, Александр Чистяков төрле уку йортлары, шәһәр һәм җөмһүрият конкурсларында үзен сынап карый. Институтның соңгы курсында ВИА «Крылья» вуз ансамбле белән җитәкчелек итә.

Югары уку йортны тәмамлаганнан соң (1980 ел), Александр Союз фәнни-тикшеренү институтында инженер-электрончы булып эшли, бер үк вакытта үзенең башкару осталыгын шәһәр рестораннарында камилләштерә. 1985—1986 елларда Киев политехник институтында «Микропроцессор системалары» һөнәре буенча белемен камилләштереп, икенче югары белемгә ия була һәм информатика укытучысы булып эшли башлый.

Александр Чистяков «Одессада зур аерма» халыкара пародияләр фестивалендә

1995 елда, беренче тапкыр профессиональ рәвештә, Аркадий Райкин исемендәге Халыкара юмор һәм сатира фестиваль-конкурсында катнаша, анда мактаулы диплом һәм тамашачылар күңеле яту призы белән бүләкләнә[3].

БР Эчке эшлер министрлыгы каршындагы ведомстводан тыш сакчылык идаресе намусын Уфада, Красноярскта һем Мәскәүдә республика, региональ һем Ботенроссия узешчен конкурсларында яклаган. Нәтиҗә — Россия Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең ведомстводан тыш сакчылык буенча Бөтенроссия үзешчән сәнгать конкурсы лауреаты дипломы (2002).

2001 елда «Ретро FM — Уфа» радиоканалында алып баручы буларак эш тәҗрибәсе туплаган, анда радиотыңлаучылар заявкалары буенча тапшырулар алып барган.

Уфа автотранспорт көллиятендә информатика укытучысы булып эшләгәндә, параллель рәвештә КВН түгәрәгенә җитәкчелек итә. Аның «Уфа тормозлары» командасы район һәм шәһәр юмориналарында призлы урыннар яулаган.

2008 елның маенда Александр Чистяков «В. Чистяков исемендәге Пародия академиясе» исеме астында мәктәп-студия булдыра, төп юнәлеше — балалар һәм олылар өчен өстәмә музыкаль белем бирү[4].

2008 елның июнендә Александр «Сөйләү жанры» номинациясендә III нче дәрәҗә Лауреат дипломын ала (Мәскәү, Ачык юмор һәм эстрада фестивале).

2009 елда «Ты смешной!» Бөтенроссия телевизион конкурсында катнаша, мактаулы бүләк белән бүләкләнә һәм 1 нче урынны ала[5]. 2010 елның авгусында А. Чистяков «Большая разница в Одессе» I халыкара пародияләр фестивалендә катнашып, «Мультпародия» номинациясында 1 урынны яулый — максималь 40 балл җыйган бердәнбер конкурсант була[6].

2010 елның ноябрендә Александр Чистяков «Седой Урал» газетасы тарафыннан гамәлгә куелган «Алтын Урал» Халык иҗади премиясе белән бүләкләнә — Башкортстан алдында эстрада сәнгатен пропагандалау һәм үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен. 2010 елның декабрендә «Комсомольская правда» (Башкортстан) газетасы «Безне шаккатырган затлар» проектында ел нәтиҗәләре буенча Александр Чистяков «Ел йөзләре — 2010» Халык премиясе номинанты дип игълан итә («Шоу-бизнес персонасы» номинациясендә)[7].

2010 елдан алып язучы Семён Лам белән хезмәттәшлек итә.

Башкорт дәүләт аграр университетының ИИТ кафедрасында өлкән укытучы сыйфатында дүрт ел эшли һәм параллель рәвештә эстетик тәрбия үзәгендә музыкаль пародия студиясы белән җитәкчелек итә[8].

2014 елның апрелендә Александр Чистяков Уфада үзенең чираттагы «Не держите нас за дурака!»[9] юмор концертын оештыра, концертта ул үзе, Александр Лынник һәм Айрат Еникеев катнашалар.

2015 елның 1 апрелендә Уфаның Яшьләр сараенда «Назад в БАССР!» исеме астында юмористик шоу үткәрә, тамаша аның сәхнә эшчәнлегенең 40 еллыгына багышланган була[10].

Александр Чистяков 2019 елның 17 августында озак авырудан соң вафат була.

Пародияләр объектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телепроектларда катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1995 — Ригада Аркадий Райкин исемендәге «Көлү диңгезе» халыкара юмор һәм сатира фестиваль-конкурсы. Тамашачы күңеле яту призы һәм Мактаулы дипломы;
  • 2008 — Мәскәүдә юмор һәм эстрада ачык фестивале. «Сөйләм жанры» номинациясендә III дәрәҗә Лауреат дипломы.
  • 2009 — НТВда «Син көлкеле» телепроекты. Юрий Гальцевтан мактаулы бүләк һәм беренче урын.
  • 2010 — «Одессада зур аерма» беренче халыкара пародияләр фестивале. «Мультипародия» номинациясендә беренче урын.
  • 2010 — «Алтын Урал» халык иҗади премиясе.
  • 2010 — «Шоу-бизнес персоналы» номинациясендә «Ел йөзе — 2010» халык премиясе номинанты («Безне шаккатырган затлар» проекты, «Комсомольская правда-Башкортстан» газетасы).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айрат ЕНИКЕЕВ (2011-12). Учись веселиться!. Ежемесячный столичный журнал «Уфа». әлеге чыганактан 2013-02-23 архивланды.
  2. Доцент заговорил на татарском (АиФ Башкортостан, № 8 (687) от 20 02 2008). әлеге чыганактан 2008-04-29 архивланды.
  3. Светлана КИЯШКО. Александр Чистяков растормошил всех и получил «Золотую Тормашку». БЕЗФОРМАТА.RU.(үле сылтама)
  4. Школа-студия «Академия пародии им. В. Чистякова», archived from the original on 2021-09-17, retrieved 2022-05-25 
  5. Уфимец стал одним из победителей телепроекта «Ты смешной!». «Комсомольская правда». kp.ru (2009-02-04). әлеге чыганактан 2016-03-06 архивланды.
  6. Диана СИРАЗИЕВА (2010-09-24). Уфимец снялся в «Большой разнице». «Комсомольская правда». ufa.kp.ru. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды.
  7. Выступления и награды за 15 лет
  8. Состав кафедры. әлеге чыганактан 2011-05-22 архивланды.
  9. Концерт пародиста А.Чистякова «Не держите нас за дурака!..» 72 мин.mpg — YouTube
  10. - YouTube
  11. Диана ДИНОВА (2010-10-30). Уфимский пародист Александр Чистяков удивил Боярского и поцеловался с Канделаки. «Комсомольская правда». әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2012-01-12 тикшерелгән.
  12. МИКС (2015-06-05). «Резонанс. Выпуск #38» (05.06.2015).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]