Илсөяр Проскурякова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илсөяр Проскурякова latin yazuında])
Илсөяр Проскурякова
Туган 1 гыйнвар 1955(1955-01-01) (69 яшь)
Удмурт Ошьясы, Новоартаульский сельсовет[d], Яңавыл районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре китапханәче, лидер сообщества, Ветеран труда

Проскурякова Илсөяр Кави кызы (1 гыйнвар 1955 ел) — Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2005).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илсөяр Кави кызы Проскурякова (кыз фамилиясе Фәрхетдинова) 1955 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Яңавыл районы Удмурт Ошьясы авылында туган.

1962-1970 елларда Яңавыл районының Вәрәшбаш авылындагы сигезьеллык мәктәптә, аннары Яңавылдагы Радик Гәрәев исемендәге 3нче урта мәктәптә белем ала. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1972-1973 елларда Удмурт АССРның Каракулин районының «Прогресс» колхозында бухгалтер булып эшли.

Хезмәт эшчәнлеген Яңавыл район үзәк балалар китапханәсенең уку залы мөдире вазыйфасында дәвам итә.

1976 елдан китапханәнең методисты була. 1983 елда Яңавыл үзәк китапханәләр системасы директоры итеп билгеләнә һәм 2015 елга кадәр шунда хезмәт куя.

Илсөяр Проскурякова 1976 елда Уфа китапханә техникумын, 1981 елда — Казан мәдәният институтын тәмамлый.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1982-1989 еллар: халык депутатларының Яңавыл Советы депутаты.
  • 2004-2012 еллар: Яңавыл районы муниципаль районының I һәм II чакырылыш Яңавыл шәһәр биләмәсе Советы депутаты.
  • 2013 елдан: Яңавыл районы хатын-кызлар советы рәисе[1].
  • 2018 елдан: Яңавыл районы хакимияте каршындагы Җәмәгать советының сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр һәм социаль сәясәт, гаилә һәм балалык мәсьәләләре буенча комиссиясе җитәкчесе.
  • Яңавыл районы башкортлары корылтае башкарма комитетының президиум әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2005)
  • Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының һәм Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Мактау кәгазе (2004).
  • «Бөтенрусия җанисәп буенча күрсәткән казанышлары өчен» медале (2002).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]