Алтай таулары
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Алтай таулары (каз. Алтай таулары, кыт. 阿尔泰山脉, монг. Алтайн нуруу) - Себердәге елгаларның тирән үзәнлекләре һәм тауара чокырлар белән аерылган тауларның катлаулы системасы.
Таулар Русия, Монголия, Кытай һәм Казакъстан чикләрендә урнашкан.
Алтай, Катун тыюлыклары һәм Укок яссы таулыгы бергәләп ЮНЕСКОның «Алтай - Алтын таулар» Дөньякүләм мирасын тәшкил итә.
Этимология [үзгәртү]
Алтай атамасын төрки һәм монгол телләрендәге алтын сүзе белән бәйлиләр. Шулай ук аның ике төрки сүздән - ала, ула (чуар мәгънәсендә) һәм тау сүзләреннән килеп чыккан дигән фикер бар.
-
Маркакүл тыюлыгы, Көнчыгыш Казакъстан