Этнос
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
1,2 миллиард кеше артыгы булган
Кытай Халык Җөмһүриятенең төп милләте булган Хань кытайлылары дөньяның иң өре этник төркеме.
Дөньяга беренче тапкыр 1970-нче еллар дәвамында билгеле булган
Индонезияның
Папуа провинциясендә (ингл.) яшәүче Короваи халкы (ингл.) саны 3000 кеше тирәсе генә булды.
Э́тнос (грек. ἔθνος), шулай ук этник төркем:
- тарихи-мәдәни мираслары бер, ошаш телләрдә сөйләшүче, бер төбәктә яшәүче милләтләр, йә халыкларның тотрыклы тупланмасы.[чыганагы?]
- уртак мәдәният яки ватандашлык сыйфатларына нигезләнгән иҗтимагый категория.[1][2]
Кешеләрнең берәр этноска караганнарын аларның якын яки ерак уртак туган булган борынгылар (ингл.), охшаш тышкы физик кыяфәте (ингл.), ашлары (ингл.), киенү стилләре (ингл.), бердәм мәдәни мирас, тарих, тел яки диалект, дин, символлары, гореф-гадәтләр (ингл.) яки башка мәдәни факторларның уртаклыгы аркылы билгелиләр. Бер төркемне башка төркемнәрдән уртак этник үзенчәлекләре аркасында аеру процессы, ягъни этник үзбилгеләү үсеше (ингл.), туктамыйча ныгытыла бара.[3][4][5][6][7]
Этносларның иерархик классификациясе[үзгәртү]
- Ыруг — канлы (тугандаш) бәйләнешләрдән торган кешеләр төркеме.
- Кабилә - беренче җәмгыятьләр барлыкка килгән чордагы җәмгыяви төркем.
- Халык - кешеләрнең уртак телгә, мәдәнияткә, территориягә, дингә, уртак тарихка һ.б. ия булган бер төркеме.
- Милләт — көчле кемлеккә ия төркем.
- Кавем - дини, милли, этник аралашулардан барлыкка килгән, әмма нинди дә булса ыруг-кабилә тирәсендә тупланып яшәгән тотрыксыз этносоциаль төркем.
- Суперэтнос — килеп чыгышлары белән ошаш, төрле төбәкләрдә яшәүче тугандаш этносларның тотрыклы тупланмасы.
Искәрмәләр[үзгәртү]
- ↑ Ethnicity. Oxford Dictionaries. Oxford University Press. Retrieved on 7 January 2013.
- ↑ Kerry Ferris and Jill Stein (2012). The Real World. New York: W. W. Norton & Company.
- ↑ Camoroff, John L. and Jean Camoroff 2009: Ethnicity Inc.. Chicago: Chicago Press.
- ↑ . The Invention of Tradition, Sider 1993 Lumbee Indian Histories
- ↑ O'Neil, Dennis. Nature of Ethnicity. Palomar College. Retrieved on 7 January 2013.
- ↑ Seidner,(1982), Ethnicity, Language, and Power from a Psycholinguistic Perspective, pp. 2-3
- ↑ Smith 1987 pp.21-22
Әдәбият[үзгәртү]
- Юрий Семёнов «Этносы, нации, расы»
- Юлиан Бромлей «К вопросу о сущности этноса»
- Юрий Семёнов «Этнос, нация, диаспора»
- Валерий Тишков «Этнос или этничность?»
- В. И. Козлов О КЛАССИФИКАЦИИ ЭТНИЧЕСКИХ ОБЩНОСТЕЙ
- Кара-Мурза С. Г. «Теория и практика конструирования народов»
- Филиппов В. Р. Парадигматика этнологии // Бюллетень Владикавказского института управления. Вып. № 10, 2003
- Лев Гумилёв «Этногенез и биосфера Земли»
- Широкогоров С. М. «Этнос. Исследование основных принципов изменения этнических и этнографических явлений»
- Волгоград «Перемена» 2002 «Культура и этнос. Учебное пособие»
- Г. С. Денисова, М. Р. Радовель. Этносоциология «Культура как форма проявления этноса. О подходах к анализу»
- Г. К. Уразалиева. Дети перестройки. Формирование этнической идентичности