Владимир I

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир I latin yazuında])
Владимир I
Бөек Киев кенәзе
Вазыйфада
11 июнь 978 – 15 июль 1015
Аңа кадәр Ярополк Святослав улы
Дәвамчысы Святополк Владимир улы
Новгород кенәзе
Вазыйфада
970 ел – 988 ел тирәсе
Аңа кадәр Святослав Игорь улы
Дәвамчысы Вышеслав Владимир улы
Туган 960 ел тирәсе
Будутино (Будятине) Псков
Үлгән 15 июль 1015(1015-07-15)
Берестово Киев
Җефет Рогнеда Рогволодовна[d][1][2][3][…], Мальфрида[d], Анна Византийская[d][4], Олова[d] һәм Ирина[d]
Балалар Ярослав Зирәк, Псков Судиславы
Әни Малуша
Әти Святослав Игорь улы

Владимир I (Владимир Кызыл Кояш, чукынганнан соң Василий, борынгы рус. Володи́мѣръ Свѧтосла́вичь), (960 ел тирәсе — 15 июль 1015 ел), Киев кенәзлегенең бөек кенәзе (980 елдан). Бөек кенәз Святослав Iнең кече улы.

970-988 елларда Новгород кенәзе, бөек Киев кенәзе, аның хакимлеге вакытында Русь чукындырыла. 970 елда Новгород кенәзе вазифасына баскан. 978 елда Киев тәхетен басып алган.

Владимирның кайбер кыланышлары аяусыз, рәхимсез һәм каршылыклы булган: 980 елда кенәз Владимир Полоцк шәһәрен басып алган һәм ата-анасы күзләре алдында 20 яшьлек кенәзбикә Рогнеда ны көчләгән, аннары аның бертуганнарын һәм әтисен үтергән [5].

Киев тәхетенә менү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Новгородтагы «Россия меңъеллыгы» һәйкәлендә Владимир Святослав улы сыны.

972 елда кенәз Святослав Игорь улының үлүеннән соң Киев Ярополк Святослав улы тарафыннан идарә ителгән. 977 елда Ярополк энеләре белән сугышуга керешә. Древлян уделы кенәзе Олег, Ярополк гаскәреннән качып киткәндә бәрелеш вакытында канауга төшүче атлар белән изелеп үтерелә. Бу хәбәрне алуга, Владимир Норвегия ярлы Бөек Хакон җирләренә качып китә. Ярополк Святослав улы бөтен Русь өстендә хәкимлек итә башлый.

Әнисенең бертуган абыйсы Добрыня белән бергә Скандинав җирләрендә гаскәр туплап, Владимир 980 елда Новгородка кайтып, Ярополк утырткан башлыкны куып чыгара.

Киев ягын алган Полоцкны кулга төшергәч, шәһәр белән идарә итүче кенәз Рогволодның моңа кадәр Ярополкка хатынлыкка бирелергә вәгъдә ителгән 20 яшьлек кызы кенәзбикә Рогнеда ны үзенә хатынлыкка сорый. Рогнеданың Владимир тәкъдимен кенәзбикә үзенә кәнизәктән туганга кияүгә чыгуны кабул ителмәслек түбәнлек икәнен белдереп, кире кага - славяннарда ирнең аяк киемнәрен салу гадәтен күздә тотып, «не хочу розути робичича» («кол булганының аяк киемнәрен салырга теләмим»)[6] диюе Владимирның әнисе һәм воевода Добрыняның бертуганы статусына ишарә булу аркасында икесенә таба да мәсхәрә итү буларак кабул ителә. Добрыня киңәше буенча, эш көч белән хәл ителә - көнәзбикәнең әтисе һәм ике бертуган абыйсын үтерергә, соңыннан көнәзбикән хатынлыкка алырга карар кылына,[7] тик моңа кадәр кадәр ата-анасы күзләре алдында Владимир көнәзбикәне үзе белән җенси якынлыкка көчли[8].

Аннары Ярополк утырган Киевны камап ала, камалыштан Родень шәһәрчегенә качкан Ярополкны сөйләшүләргә чакырып үтертә. Ярополкны үтергәч, аның йөкле булган хатынын (элекке грек монахиняны[9]) Владимир үзенә кәнизәк буларак ала.

Мәҗүсилек чоры хәкимлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Киев кенәзе (шулай ук хәзәрләрнең дәүләт башлыгы титулы каһан белән билгеләнгән[10]) мәҗүси культны реформалау буенча адымнар аткан. Киевта төп алты славян мәҗүси илаһлары булган Перун, Хорс, Даждьбог, Стрибог, Симаргл һәм Макошь потлары урнаштырылган мәҗүсиләр гыйбадәтханәсе (капище)[11][12] төзи.

Элекке кенәз Ярополкның христиан диненә таба күңелгә ошавы һәм латин Көнбатыш илләре белән контактлары турында турыдан-туры булмаган дәлилләр булу сәбәпле, Владимир чорында мәҗүси реакция (ягъни элек Киевта көчләнә башлаган христианлык белән көрәш) урын алуы турында уйлау урынлы. Моңа археологик дәлил буларак, Владимир корган илаһлар пантеоны урынында элекке фрескалар эзләре булган таш бина калдыкларының табылуын китереп була — тикшеренүчеләрнең гөмәннәре буенча, Ярополк заманында эшләгән чиркәү калдыклары. Шул чордагы Киев эзәрлекләүләрендә Русьның беренче христиан җәфа чигүчеләре варяглар Фёдор һәм Иоанн хәлакъ булалар.

Владимирның чукынганча тормыш стиле Повесть временных лет елъязмаларында шулай тасвирлана:

«Был же Владимир побеждён похотью, и были у него жёны […], а наложниц было у него 300 в Вышгороде, 300 в Белгороде и 200 на Берестове, в сельце, которое называют сейчас Берестовое. И был он ненасытен в блуде, приводя к себе замужних женщин и растляя девиц».

Православ чыганаклары буенча, чукынгачтан соң кенәз үзенең бар мәҗүси хатыннарын аның белән җенси якынлыкка керүдән азат итте. Рогнедага ул үзенә ирен сайларга тәкъдим итте, әммә соңгысы ризасызлыгын белдерде һәм монахлыкка керде.[13][14]

Владимир I хакимлеге чорында Киев Русе белән Идел буе Болгары мөнәсәбәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир I 985 елда Идел буе Болгары дәүләтенә каршы талау сугышларында катнашкан. Руслар теге вакытта мәҗүси халык әле булган.

Русларга Ислам динен кабул итү тәкъдиме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идел буе Болгары әмире Мөэмин ибн Әхмәд Болгар дәүләте берләштергәннән соң (976 ел), Сувар мәҗүсилеген бетергәннән соң, Рус мәҗүси күршеләрен Ислам диненә тартырга теләгән, мәҗүси күршеләр урынына мөселман дусларча халык килеп чыккан өчен.

Мөэмин ибн Әхмәд Владимир I кенәзгә мөселман болгар илчелеген 980 елларда җибәргән. Кайбер чыганаклар буенча бу илчелекне галим Якуб әл-Болгари җитәкләгән. Идел буе Болгары дәүләте рәсми рәвештә Киев Русенә Ислам дине кабул итәргә тәкъдим иткән.

Влади́мир I төгәл җавабы бирмәде һәм монотеистик динен сайлый башлаган. Танылган төрек белгече О.Прицак буенча Влади́мир I башта Ислам динен кабул иткән, ләкин соңрак 988 елда үзен чукынган һәм Киев Русен чукындырган.

Гарәп тарихчысы Әл-Мәрвәзи китабы (1120) буенча 1014 елда болгар әмире Мөэмин-2 (Абу Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд) Владимир-1 кенәзне яңадан Исламга өндәп күндергән. Бу фикерен танылган төрек белгече О.Прицак үз китапларында яклый.

Мөселман илчелеге нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

985 елда Идел буе Болгары һәм Киев Русе арасында беренче Солых Килешү төзегән. Бу килешү буенча

« колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы турылыклы булырга дип ант ителә »

Киев Русе белән Идел буе Болгары килешү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-төрекләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң (985), кенәз Владимир I болгарларның икътисади яктан өстенлеген таный («... все они в сапозех») һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый («им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе һәм балалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалары - 13 улы һәм 10 кызлары чамасы:

Беренче Рюриковичлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Рюрик[15]
 
Олег Күрәзә [16]
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Игорь[17]
 
Ольга
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Святослав
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Ярополк
 
 
 
 
 
 
 
Олег древлян кенәзе
 
Владимир Кызыл Кояшкай
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Святополк Мәлгунь
 
Вышеслав
 
Изяслав Полоцкий[18]
 
Ярослав Зирәк
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Святослав
 
 
 
Мстислав Кыю
 
Борис
Изге
 
Глеб
Изге
 
Судислав
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Илья
 
Владимир Ростиславич Галичле борынгы бабалары
 
Изяслав
 
Святослав
 
Всеволод
 
Вячеслав Смоленск кенәзе
 
Игорь Смоленск һәм Волын кенәзе
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Мстислав
 
Святополк
 
Ярополк
 
Глеб
 
Роман Кызыл
 
Давыд Давыдовичлар черниговскиларның нәселеннән
 
Олег Горислав улы Ольговичларның борынгы бабалары
 
Ярослав кенәзе Муром һәм Рязань кенәзе борынгы бабалары
 
Владимир Мономах Мономаховичлар бабалары
 
Ростислав
 
Борис
 
Давыд Волын кенәзе, Городенск кенәзе нәселеннән борынгы бабалары
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Ярослав
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Мстислав Олы
 
Изяслав
 
Ярополк
 
Святослав
 
Вячеслав
 
Юрий Долгорукий Юрьевичлар нәселеннән борынгы бабалары (Бөек Владимир-Суздаль кенәзләрнең)
 
Роман
 
Андрей
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Юрий Туровский Туров һәм Пинск кенәзе
 
 
 
 
 
 
Всеволод-Гавриил Новгород кенәзе
 
Изяслав Изяславичлар Волынскилар нәселеннән борынгы бабалары
 
Святополк Новгород кенәзе
 
Ростислав Смоленсктагы Ростиславичлар Смоленскилар нәселеннән борынгы бабалары
 
Владимир Дорогобужский
 
 
  1. Рогнеда Рогволодовна // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1899.
  2. А. Э. Владимир Святославич // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1892.
  3. Н. М. Рогнеда Рогволодовна // Русский биографический словарьСПб: 1913.
  4. Анна // Русский биографический словарьСПб: 1900.
  5. http://www.ote4estvo.ru/lichnosti-x-xiv-vv/1304-rogneda-rogvolodovna.html
  6. Тимофеев В. П. Другое Слово о полку Игореве. ISBN 5-9533-1543-0
  7. Владимир (русские князья) // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  8. Калып:Книга:Карпов А. Ю.: Владимир Святой
  9. Жену Ярополку привёл его отец Святослав из похода на Византию в 970 году
  10. «Слову о законе и благодати» Илариона. См. подробнее Русский каганат.
  11. Предположительно этот пантеон обнаружен археологами в 1977 году
  12. Древние русы практиковали языческие жертвы, убивая захваченных пленников. Особую известность получили жертвоприношения русов при осаде Константинополя в 860 году и во время осады византийскими войсками крепости Доростол, где заперся Святослав в 971.
  13. Примерно в 987 Рогнеда решилась отомстить за содеянное и убить мужа, великого князя киевского Владимира. Однако эта попытка завершилась неудачей. За покушение на великого князя Рогнеде грозила смерть. По легенде, разгневанный Владимир приказал жене нарядно одеться и взял в руки меч, однако на крик прибежал их первенец Изяслав и стал на защиту матери также с мечом в руках. Владимир не смог убить Рогнеду на глазах сына. Вместо этого он приказал сослать их обоих в полоцкую вотчину — город в верховьях реки Свислочь, названный Изяславль. Александр Парменов. Равноапостольный Князь Владимир. Часть 2: Крещение Руси
  14. Ольга Богданова. СВЯТОЙ ВЛАДИМИР И КРЕЩЕНИЕ РУСИ
  15. Новгород кенәзе.
  16. Рюриковичлардан түгел.
  17. Куе төс белән күрсәтелгән Бөек Киев кенәзләре
  18. Рюрик нәселенең туган ботакларын нигез салучылар күрсәтелгән.