Александр Невский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Александр Невский
Александр Невский
Патша исемлегенең миниатюрасы (сурәте), 1672 ел
Новгород кенәзе
1228 — 1229 (бертуганы Фёдор белән бергә)
аңа кадәр: Ярослав Всеволод улы
дәвамчысы: Михаил Всеволод улы
 
Туу: 13 май 1221(1221-05-13)
Үлем: 14 ноябрь 1263(1263-11-14) (42 яшь)

Александр Ярослав улы Невский (13 май 1221[1] - 14 ноябрь 1263) - Новгород кенәзе (1236—1240, 1241—1252 һәм 1257—1259), Алтын Урдага буйсынган бөек Киев кенәзе (1249—1263), бөек Владимир кенәзе (12521263). Рус гаскәр башлыгы. Алтын Урда белән хезмәттәшлекне яклаган кенәз. Бөек кенәз Ярослав Всеволод улының икенче улы.

Тарих[үзгәртү]

Нева елгасы сугышы урынында Александрга һәйкәл

1228 елны - өлкән бертуганы Федор белән Новгород шәһәренә куелган булганнар, ләкин Новгородта чуалыш башлангач шәһәрдән киткәннәр.

Киев Русе таркалу чорында һәм төрле һөҗүмнәр вакытында Александр Невский алдан күрүчәнлеген күрсәткән, көчле күрше - Алтын Урда белән хезмәттәшлекне яклаган, ә башка динле, православ дине урынына католик динен куярга теләүче алпар-тәре йөртүчеләргә[2] каршы сугышкан, шулай итеп рус рухи бәйсезлеген саклаган. Шуның өчен 1547 елда Рус православ чиркәвендә Изге булып танылган.

Александр Невский рус кенәзе 1240 елда Алтын Урда белән хезмәттәшлекне сайлаган, Бөек ханга буйсынган һәм ясак түләргә ризалашкан. Алтын Урдага каршы көрәш урынына Алманнарга (алпар - тәречеләргә) каршы сугыш башлаган.

1248 елда Алтын Урда Александрга бөек кенәзлек ярлыгын биргән, шулай итеп татар ханы әтисе урынына Александрны бөек Киев кенәзе итеп билгеләгән. Ләкин Киев җимерелгәннән соң үз көче югалткан һәм Александр Новгород шәһәренә күчә.

Берничә тапкыр Алтын Урда башкаласына барган. 1259 елда Александр Новгород шәһәрен Алтын Урдага ясак түләргә мәҗбүр иткән.

XII гасырда Новгород җирләре алпар-тәречеләр һәм шведлар белән берничә кораллы низагта катнашкан.

1240 елда Александр Нева елгасында сугышта швед гаскәрен җиңә, җиңүдән соң Невский (Невадагы) дип йөртелә башлый.

1242 елда Чудь күлендә Боз сугышында тевтон алпарларын[3] тар-мар итә. 1242 елның 18 апрелендә (5) Александр Невский җитәкләгән Новгород һәм Владимир көчләре һәм Ливон ордены гаскәре (шул исәптән 1237 елдан Кылычйөртүчеләр Ордены белән) арасында Чудь күлендә "Боз сугышы" дигән зур бәрелеш узган. Сугышта Новгород җиңгән.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Кучкин В. А. О дате рождения Александра Невского // Вопросы истории. 1986. № 2. С. 174—176.
  2. рыцарь-тәре йөртүчеләргә
  3. рыцарьларын

Әдәбият[үзгәртү]

  • Бегунов Ю. К. Александр Невский. — М.: Яуза-Эксмо, 2009. — 336 с. — Серия «Главное имя России».
  • Пашуто В. Т. Александр Невский / Художник Н. Усачёв; На фронтисписе Александр Невский работы П. Д. Корина. — М.: Молодая гвардия, 1974. — 160, [50] с. — (Жизнь замечательных людей. Серия биографий. Вып. 10 (542)). — 100 000 экз. (в пер.)
  • Карпов А. Ю. Великий князь Александр Невский / Алексей Карпов. — М.: Молодая гвардия, 2010. — 336, [16] с. — (Жизнь замечательных людей: Малая серия. Серия биографий. Вып. 5). — 5 000 экз. — ISBN 978-5-235-03312-2 (в пер.)
  • Хитров М. Святой благоверный великий князь Александр Ярославович Невский. Подробное жизнеописание. — Минск: Панорама, 1991. — 288 с. — Репринтное изд.
  • Клепинин Н. А. Святой благоверный и великий князь Александр Невский. — СПб.: Алетейя, 2004. — 288 с. — (Славянская библиотека. Bibliotheca slavica). — 1 000 экз. — ISBN 5-89329-677-X (в пер.)
  • Князь Александр Невский и его эпоха: Исследования и материалы / Под ред. Ю.К. Бегунова и А.Н. Кирпичникова. — СПб.: Дмитрий Буланин, 1995. — 214 с. — 3 000 экз. — ISBN 5-86007-037-3 (в пер., суперобл.)