Сары
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Сары | ||
|---|---|---|
| — Төс координаталары — | ||
| HEX | #FFFF00 | |
| RGB¹ | (r, g, b) | (255, 255, 0) |
| CMYK² | (c, m, y, k) | (0, 0, 100, 0) |
| HSV | (h, s, v) | (60°, 100%, 100%) |
|
¹: Нормальләштерелгән [0–255] |
||
Сары — 565-590 нм дулкын озынлыклы төсләр. Зәңгәр төскә өстәмә төс булып тора.
| Типография сарысы | ||
|---|---|---|
| — Төс координаталары — | ||
| HEX | #FFED00 | |
| RGB¹ | (r, g, b) | (255, 237, 0) |
| CMYK² | (c, m, y, k) | (0, 0, 100, 0) |
| HSV | (h, s, v) | (56°, 100%, 100%) |
|
¹: Нормальләштерелгән [0–255] |
||
Сарының стандартлаштырылган төсләренең берсе CMYK системасы компоненты булып тора. Аның RGB системасындагы уналтылы билгеләнеше — #ffff00.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Сары төснең табигый эталон һәм үрнәкләре
Каротин йомырка сарысына төс бирә
Сары тузганак
[үзгәртү] Спектраль чыганаклар
- Натрий D1 (589,59 нм) һәм D2 (588,99 нм) ионнары эмиссион спектрының икеле сары линиясе.
- Терекөмеш λ1 (577,0 нм), λ2 (579,1 нм) ионнары эмиссион спектрының икеле линиясе.
[үзгәртү] Сары төстәге органик матдәләр
- Тузганак, казаяк, көнбагыш һ.б. чәчәкләренә сары төсне каротиноидлар бирә.
- Көзге яфрак һәм орлыкларга сары төсне лютеин һәм ксантофилл бирә.
- Йомырка сарысына - ксантофилл һәм шулай ук каротиноидлар.
- Сәламәт хайваннар бәвеленең төсе гемоглобинннан барлыкка килүче органик пигмент - билирубин белән билгеләнә.
- Гепатит булганда бавыр билирубинны эшкәртә алмый. Билирубин канда җыела, шул сәбәптән тире һәм күз агы саргая. Әлеге симптом сары авыруы дип атала.
- Үт суы сары төстә, шуңа урта гасырларда бавыр авырулары вакытында сары төстәге үсемлекләрдән ясалучы дарулар кулланганнар. Аларның кайберләреннән фәнни медицинада шул ук максттан файдаланалар (мәсәлән, тузганак).
[үзгәртү] Сары неорганик пигментлар
- Сары кадмий — кадмий сульфиды
- Хромлы сары
- Сары охра һәм сары комның төсен тимернең өчвалентлы ионнары тәэмин итә.
[үзгәртү] Сәнәгатьтә сигнал бирү төсләре
Сары төс атмосферада минималь таралышка ия, шуңа күрә сигнал, кисәтү төсе буларак файдаланыла, кара кыек буйлар белән берлектә - визуаль контрастлыкны арртыру өчен.
Газ баллоннарын билгеләүдә сары төстән файдаланалар:
- азот, бутилен, углекислота газларының исемнәрен билгеләү өчен;
- аммиак баллоннарын буяу өчен;
- күкерт ангидриды, фреон-22 полосасын төшерү өчен.
[үзгәртү] Мәдәният, сәнгать һәм этнографиядә
[үзгәртү] Мифология һәм ышанулар
Чуашлар сарыдан шәүлегән (чув. Сар кайăк — сары кош) каурыйлары ярдәм итә дип уйлыйлар. Аның оясыннан сары каурыйларны алып суга салалар, һәм шул су белән авыруның тәнен юалар.
[үзгәртү] Кытай һәм Көнчыгыш белән бәйләнеш
- Кытайда сары төс бер үк вакытта яшәеш һәм үлемне дә тасвирлаган. Үлеләр дөньясын «Сары чишмәләр?» (урыс. «Желтые ключи») дип атаганнар, ләкин сары торна үлемсезлек аллегориясе булып торган.[1]
- Сары төс Кытай һәм аның императорын символлаштырган. Кытай гади халкы сарыдан киенә алмаган - бу төс идарә итүче династия төсе була.
- Графит карандашларын сары төскә буйыйлар. Бу гадәт иң яхшы графит Кытайда булу белән бәйле. Элек сары төскә кытай карандашларын гына буяганнар.
- Сары раса дип монголоид расасын атыйлар.
- Сары диңгез аңа коючы Хуанхэ елгасының суны болганчыкландыруы сәбәпле шундый исем ала.
- «Сары ышану» (монг. шарын шашин)[2] — Тибет буддизмы мәктәбе - Гелугның монгол телле халыкларда аеруча таралган атамасы (Аурупада «сарыбашлыклылар» формасы гадәткә керә). Ике төр атама да әлеге мәктәпнең кием төсенә бәйле. «Сары ышану» тулаем буддизм синонимы буларак та файдаланыла.
[үзгәртү] Мәдәни ассоцияцияләр
[үзгәртү] Гөнаһ, хыянәт, остракизм белән бәйлелек
- Урта гасырар Испаниясендә учакта яндырылучы еретикларны сарыга киендергәннәр.
- Иуда Искариотны сары плащта сурәтләгәннәр.
- Корабтагы сары төс (Yellow Jack) аның карантинда икәнлеген күрсәткән.
- Инглиз телендә сары төс куркаклык белән асоциацияләнә. Гарәпчә «сары елмаю» — ихлассыз елмаю. Французча «сары көлү» (rire jaune) — ясалма көлү.
- Николай I патшаның Рәсәй империясендә фахишәлек һәм фәхешханәләрне законлаштыручы указы нигезендә, фахишәләрнең «сары билетлары» булырга тиеш булган, анда, аерым алганда, иясенең сәламәтлеге турында язылган.
- В. И. Ленин, фахишәләрнең "сары билетлары" белән чагыштырып, II Интернационалны «сары» дип атый. Шул ук вакытта II Интернационалның хокуклы варисы - Социнтерн курку өчен түгел, ә намус өчен эшләүчеләр билгесе рәвешендә сары төсне рәсми төс буларак файдалана.
[үзгәртү] Саклык билгесе
- Светофордагы янучы сары төс юл чаты буенча хәрәкәт итүне башлауны тыя, ләкин элек башланган хәрәкәтне дәвам итүне рөхсәт итә (кайбер илләрдә сары урынына кызгылт сары фонарь кулланыла).
- Тимер юл светофорларында сары сигнал 60 км/сәгатьтән артык булмаган тизлек белән узуны рөхсәт итә, ә киләсе светофор бу вакытта "ябык". Ике сары сигнал кырый юлга 60 км/сәгатьтән артык булмаган тизлек белән күчүне аңлата.
- Кайбер илләрдә юлларда җемелдәүче сары флаг гомуми саклыкка чакыру билгесе булып тора.
- Автомобиль ярышларында сары флаг шулай ук саклыкка чакыруны аңлата. Аерым алганда, сары флаг узуны тыя.
- Футболда сары карточка кисәтүне аңлата, регбида - 10 минутка уеннан чыгаруны.
[үзгәртү] Вексиллологиядә
- Украина байрагындагы сары төс таралган фикер буенча бодай кырларын аңлата[3][4].
- Мозамбик байрагындагы сары төс ил җиренең байлыгын аңлата.
[үзгәртү] Астрономия
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ [http://mironovacolor.org/theory/humans_and_color/symbolism/#2 Төс символикасы
- ↑ Кручкин Ю. Большой современный русско-монгольский — монгольско-русский словарь. М. 2006.
- ↑ История государственного флага Украины
- ↑ Государственные и исторические символы УкраиныКалып:Ref-ua
| Төс | ||||||||||
|
||||||||||