Роза Җаббарова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Җаббарова latin yazuında])

Роза Шәрифулла кызы Җаббарова 1960 елның 19 февралендә ТАССР ның Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында дөньяга килә. Балачактан ук максатчан, үҗәт булуы белән апаларыннан аерылып тора. Туган авылында сигезьеллык, күрше Урта Тигәнәледә урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга юл тота. Биредә ул төзү техникумын тәмамлый. Әмма хыялына тугры калып, Куйбышев шәһәрендә стюардессалар хәзерләү курсына керә. Махсус сайлап алу комиссиясе аша үткәч, ул башта якын араларга, соңыннан ерак рейсларда пассажирларга хезмәт күрсәтә. Биш ел күкләр киңлеген колачлый.

Әмма гаилә корып, кызы Регина тугач, җиргә төшә. Казан елга техникумын, аннан соң Мәскәү Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясенең юридик факультетын тәмамлый.

1984 елдан «Горводзеленхоз» МУП ында кадрлар бүлегенең өлкән инспекторы булып эшли башлый. 1997 — 1999 елларда әлеге трест җитәкчесе урынбасары була. Ә 1999 елдан аңа трестны җитәкләүне тапшыралар. 2007 — 2010 елларда Роза Шәрифулла кызы — Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.

Җаббарова Р.Ш. бишенче һәм алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, I һәм II чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты.

Ул – Россия Торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре, ТР Торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, «Ел хатын-кызы» бәйгесенең «Хатын-кыз-лидер, җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә җиңүче, «Ел җитәкчесе 2013» Республика иҗтимагый бәйгесе лауреаты.

Роза Шәрифулла кызы «Ватан алдында казанышлары өчен» орденының II дәрәҗә медале, «Казанның 1000 еллыгына» медале, «Казан төзеклеге өчен хезмәт һәм батырлыгы өчен» билгесе белән бүләкләнгән.