Ринат Дасаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Ринат Дасаев

Тулы исеме Ринат Фәйзрахман улы Дасаев
Rinat Fəyzeraxman uğlı Dasayev
Һөнәре футбол капкачысы
Туу датасы 13 июнь 1957(1957-06-13) (57 яшь)
Туу җире Әстерхан,
Ватандашлыгы СССР байрагы, Испания байрагы
Милләте татар
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спорт остасы
Сайт http://www.dasaev.ru/

Ринат Фәйзерахман улы Дасаев – мәшһүр совет футболчысы. Совет футболы тарихында иң яхшы капкачыларның берсе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

1957 елның 13 июнендә Әстерхан шәһәрендә туа. «Волгарь» (Әстерхан), «Спартак» (Мәскәү), «Севилья» (Испания) командаларында уйный. Ике тапкыр СССР чемпионы (1979, 1987), Олимпия уеннарының бронза (1980), Европа чемпионатының көмеш медальләрен яулый (1988). СССРның иң яхшы капкачысы (1980, 1982, 1983, 1985, 1987, 1988). СССРның иң яхшы футболчысы (1982). Дөньяның иң яхшы капкачысы (1988). 1982, 1986, 1990 елларда үткәрелгән дөнья чемпионатларында катнаша. Лев Яшин исемендәге символик клуб әгъзасы (235 матчта үз капкасына бер туп та керттерми).

СССР икенче лигасында уйнаучы «Волгарь» (Әстерхан) командасыннан туп-туры Мәскәүнен атаклы «Спартак» клубына чакырыла.

Җыелма командасына эләгеп, Олимпия уеннарында, Европа һәм дөнья беренчелекләрендә матур уен күрсәтүе 1980 елларда Дасаевны популярлык ягыннан Пеле, Платини, Зико, Беккенбауэр, Марадона, Блохин кебек футбол йолдызлары белән бер рәткә куя.

Ринатның биографиясен якынча дүрт өлешкә бүлеп карап була: Әстерхан чоры, Мәскәү чоры, Испания чоры һәм янадан Мәскәү чоры. Татар егетенә ин зур танылуны «Спартак»та үткәргән унике елы алып килә. Бу чорда ул ике тапкыр СССР чемпионы була, ил кубогын ота, Европа беренчелегеппәп көмеш медаль алып кайта һәм дөньяның иң көчле капкачысы булып таныла.

Статистика[үзгәртү]

Ел Команда Матчлар саны Туплар саны
1976 Flag of the Soviet Union.svg Волгарь (футбол клубы, Әстерхан) 26
1977 Flag of the Soviet Union.svg Волгарь (футбол клубы, Әстерхан) 0
1977 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 0
1978 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 23
1979 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1980 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1981 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1982 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 28
1983 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1984 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1985 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 34
1986 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 24
1987 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 29
1988 Flag of the Soviet Union.svg Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 27
1988/1989 Flag of Spain.svg Севилья 24
1989/1990 Flag of Spain.svg Севилья 35
1990/1991 Flag of Spain.svg Севилья

www.national-football-teams.com буенча.

Чыганак[үзгәртү]