Мантыйк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Грегор Рейш. «Мантыйк үзенең төп мәсьәләләрен күрсәтә», Margarita Philosophica, 1503/08 (?). Veritas (лат. хакыйкать) һәм falsitas (лат. ялган) исемле ике эт преследуют зайца problema (лат. проблема) исемле куанны куганда, логика, вооруженная мечом силлогизм кылычы белән коралланган мантыйк артларыннан чаба. Түбәндә, сул яктагы гротта сурәтләнгән Парменид белән логик аргументация үзенә фәлсәфәгә юл ача.

Мантыйк яки Логика (грек. λογική, logikē) — «дөрес фикерләү турында фән», «фикерләү сәнгате»  — фәлсәфәнең бүлеге, норматив фән [1] интеллектуаль гыйлем туплау эчшәнлегенең формалар, методлар һәм кануннар турындагы фән. Адымнар формаль тел ярдәмендә тасвирлана. Бу белемгә зиһен ярдәмендә ирешелгәнлеге сәбәпле, мантыйкны шулай ук дөрес уйлау кануннары һәм формалары турында фән буларак билгеләргә мөмкинлек бирә. Уйлау телдә исбатлау һәм кире кагу кебек фикерләү ысуллары белән тасвирлануы сәбәпле, мантыйкны шулай ук кайвакыт фикерләү юллары турында фән, яки исбат итү һәм кире кагу юллары турында фән. Фән буларак, мантыйк гыйлем алу процессында хакыйкатькә турыдан-туры тәҗрибә алу юлы белән ирешү урынына, элек-электән тупланган белемнәр нигезендә килеп чыгуны өйрәнә.

Мантыйк үз арасына Һиндстанны, Кытай, фарсылар һәм Борынгы Грецияне алучы берничә борынгы цивилизацияләрендә өйрәнелгән иде. Көнбатышта, формаль фән буларак мантыйкның үсешенә нигезне Аристотель сала, анарга фәлсәфә эчендә фундаменталь урын аера. Көнчыгышта, мантыйк буддистлар һәм җәйннәр эшчәнлегендә үсеш ала.

Һәр фән эчендә мантыйк төп коралларыннан берсенең урынын ала[2].

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Основы логики, 1998. Глава I. Понятия и предмет логики, стр.9
  2. Gauch H. G. The PEL model of full disclosure // Scientific Method in Practice.— Cambridge University Press, 2003.— p.124.— 435pp.— ISBN 9780521017084