Борынгы Греция

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Борынгы Греция (Эллада; грекча Αρχαία Ελλάδα) – тарихографиядә кабул ителгән Балкан ярымутравы, Эгей диңгезе утрауларында, Фракия ярында урнашкан иртә-сыйныфлы җәмгыятьләрнең уртак исеме.

Табигый шартлар[үзгәртү]

Балкан ярымутравы - көньяк өлешендә, Эгей диңгезендәге утрауларда һәм Кече Азия яр буйларында урнашкан булган. Материктагы Греция өч ягыннан диңгез белән юыла. Яның ярлары бөтен җирдә дә бердәй түгел. Грециянең көнчыгыш яры жир шарындагы иң нык ергаланган һәм култыкларга иң бай булган ярларның берсе. Анда диңгез тыныч һәм бик күп санда куркынычсыз, жайлы гаваньнар бар. Шушы ярлардан греклар ерак диңгез сәяхәтләренә бик күптән йөри башлаганнар. Алар иң башта Эгей диңгезендәге утрауларга һәм Кече Азия ярларына барып чыкканнар. Соңга табарак Геллеспонт (Дарданел бугазы) аркылы алар Пропонтидага (Мәрмәрә диңгезенә) үтеп кергәннәр, ә Фракия Босфоры аркылы хәтта Кара диңгезнең төньяк ярларына кадәр барып житкәннәр. Грециянең көнбатыш һәм көньяк ярлары аз ергаланган, текә һәм диңгезнең күп урыннары сай. Анда гаваньнар төзү өчен жайлы урыннар сирәк очрыйлар.

Материктагы Греция табигатьнең үзе тарафыннан өч өлешкә: Төньякка, Урта өлешкә һәм Көньякка бүленә. Төньяк Греция Пинд тау сыртлары белән ике зур влкәгә: көнбатышта Эпирга һәм көнчыгышта Фессалиягә бүленә. Төньяк Греция белән Урта Греция Фермопил аралыгы белән тоташкан булган. Бу юл биек таулар һәм диңгезнең текә ярлары арасыннан уза торган тар гына сукмактан гыйбарәт булган.

Урта Греция таулар белән күп кенә мөстәкыйль өлкәләргә бүленә. Аларның борынгы заманда иң билгеле булганнары Беотия белән Аттика. Урта Греция тауга бай Коринф муены белән Көньяк Грециягә тоташа. Көньяк Греция Пелопоннес дип аталган. Грециянең бу өлешендә уңыш бирә торган туфраклы Мессения, Лакония һәм Арголида өлкәләре урнашкан.

Иң әһәмиятле утраулар Грециядән көнчыгыш якта, Эгей диңгезендә урнашканнар. Аларның иң зурлары Урта Греция ярлары буенда—Эвбея, Кече Азиянең көнбатыш ярлары янында — Лесбос, Хиос, Самос, Родос һәм Эгей диңгезенең көньягында Крит утравы. Вак утраулардан греклар изге утрау дип санаган Делос һәм кардай ап-ак мәрмәр ташына бай булуы белән дан тоткан П а р о с утраулары аерылып торганнар.

Грециянең климаты — уртача җылы, һәм сәламәтлек өчен бик яхшы булган; аның табигате матур һәм бай. Таулы урыннары борынгы заманда нарат, имән, бук һәм каштан агачлары урманы белән капланган булган. Үзәнлекләрендә мәнге яшел кипарислар, лаврлар һәм тал гөле агачлары үскән. Тау битләрендә йөзем һәм зәйтүн агачы бакчалары үрчетелгән. Үзәнлекләрнең уңыш бирә торган өлешләрендә күбесенчә арпа чәчкәннәр.

Архаик чор[үзгәртү]

Халык составы[үзгәртү]

Борынгы Греция башлангыч чорында бу территорияләрнең этник составы төрле була: пеласгалар, лелегалар һәм башкалар, аннары аларны протогрек кабиләләреахейлар һәм ионияләрассимиляциягән. Беренче ахейларның иртәкласслы дәүләтләре (Кносс, Фест, Микеналар, Тиринф, Пилос, Афина һ. б.) инде б. э. кадәр II мең ел башында барлыкка килгән.

Полис-дәүләтләр[үзгәртү]

Грециядә колбиләүчелек әкренләп һаман саен зуррак күләм ала барган. Ыруглык строе тәмам таркалган. Грециянең күп урыннарында инде хәзер колбиләүчелек дәүләтләре килеп чыкканнар һәм ускәннәр.

Греция дәүләтләре зур булмаганнар. Алар гадәттә әйләнә тирәсендәге жир белән бер шәһәрне биләгәннәр. Греклар үзләренең шәһәрләрен күбесенчә диңгез ярына якын гына итеп салганнар һәм кораблар тору өчен шунда гавань төзегәннәр. Гадәттә гавань янында сәүдәгәрләр һәм диңгезчеләр торганнар. Шушында ук дингез артыннан алып кайтылган товарлар белән бөтен сәүдә эше дә алып.барылган. Шәһәр ныгытма белән әйләндереп алынган булган. Бу ныгытмалар акрополь, яки кремль дип аталган һәм шәһәрне саклау өчен хезмәт иткән. Шәһәр үсә барган саен акропольнен тышкы ягында, ныгытмалар тирәли халык утыра башлаган; халыкнын яна утырган урыны — түбәнге шәһәр дип. ә башта утырган урын — югары шәһәр дип аталган.

Шулай үсеп зурайган шәһәр, үзенен әйләнә тирәсендәге община җирләренә утырган авыл поселоклары белән, дәүләтне-шәһәрне яки грекча полисны тәшкил иткән. Грециядә беренче шәһәр-дәүләтләр: Коринф, Аргос, Спарта, Афина һ. б. шулай килеп чыкканнар. Полисның башында басилей торган, ул хәрби юлбашчы да, югары судья да, югары жрецта булып саналган. Жезл, яки скипетр аның дәрәҗә билгесен күрсәткән. Шуңа күрә еш кынп басилейларны скипетр иясе дип атаганнар. Басилей сугышта алынган табышларның күп олешен һәм иң яхшысын үзенә алган. Җәмәгать җиреннән аңа шулай ук иң күп өлешне биргәннәр. Күңел ачу мәҗлесләрендә аны хормәтле урынга утыртканнар һәм иң яхшы сыйларны биргәннәр.

Басилей һәрбер мөһим эштә югары катлау гаилә баш кешеләре белән киңәшләшергә тиеш булган. Болар аксакаллар булганнар, алар советны, яки булдны тәшкил иткәннәр. Басилейның приказын, яки булуның карарларын игълан итәр өчен, һәм шулай ук дәүләтнең иң мөһим мәсьәләләрен тикшерер өчен барлык яше җиткән ирләрдән торган халык җыелышы чакырыла торган булган. Бу җыелыш агора дип аталган. Бу җыелыш теге яки бу мәсьәлә буенча үзенең фикерен гадәттә „әйе“ яки ,юк“ дип кычкырып белдерә торган булган.

Полиста суд мәйданда ясалган. Судьялар аксакаллар булганнар. Алар гаепләнүченең сүзен тыңлап, аннан соң тәртип белән бу мәсьәлә буенча үз фикерләрен әйткәннәр. Басилей суд белән җитәкчелек иткән. Басилей тирәсенә киңәшчеләрнең, судьялардан һәм бай җирбиләүчеләрдән гыйбарәт булган югары катлау кешеләре тупланган. Алар кулында әкренләп зур байлыклар һәм эре җир участоклары җыелган. Гади халык яки демос, үзләренең хокуклары өчен бу югары катлауга каршы көрәшкән. Аристократлар белән демослар арасында көрәш барлык грек шәһәр-дәүләтләрендә булган һәм еш кына бик кискен формалар алган.

Грекларның иҗтимагый көнкүрешләренең баштагы чорында сугыш зур роль уйнаган. Яшь грек дәүләтләренә күршеләренең һөжүм итүләреннән ышанычлы сакчылар кирәк булган. Ул вакытларда сугыш һәм талаулар юлы белән байлык туплаганнар, җирләр яулап ал¬ганнар, милекләрен арттырганнар. Шуна күрә дәүләт хәрби оешма формасын алган. Коллардан башка барлык гражданнар булганнар. Колларга корал йөртергә рөхсәт ителмәгән, чөнки хуҗалар аларның күтәрелеп чыгуларыннан курыкканнар.

Аттика һәм Афина[үзгәртү]

Урта Грециянең көньяк-көнчыгышында Аттиканын булып, диңгез эченә еракка сузылып кереп торган. Ул Беотиядән тау сырты белән, Пелопоннестан Коринф муены белән аерылган, ә башка яклардан диңгез белән чолганып алынган. Аттиканын ярлары бик кисәкләнгән һәм дингездә йөрү өчен тирән, тыныч һәм җайлы гаваньнары булган. Яның иң зур гаване Пирей гаване булган.

Аттикада иониялеләр яшәгәннәр. Алардагы дәүләттә общиналар арасыннан үзенең әһәмияте ягыннан Афина общинасы бик тиз күренекле урынны алган. Ул диңгездән ерак түгел генә урнашкан, аның яхшы гаване булган һәм башка общиналардан үзенең биккаты ныгытылган акрополе (кирмәне) белән аерылып торган.

Азат халык ике төп группага: эвпатридларга, ягъни югары катлауга, аристократларга һәм демоска, ягъни гади халыкка бүленгән. Халык массасы (демос) хокуксыз булган һәм дәүләт белән идарә итүдә катнашмаган. Тик әллә нигә бер генә халык җыелышы җыелган, анда властьларның карарларын игълан иткәннәр. Афины демосы бу тәртипләрдән риза булмаган. Ризасызлык әкренләп шул кадәр үскән, халык массалары үзләрен кол итүчеләргә каршы күтәрелеп чыкканнар. Афины демосы, бөтен нәрсәдән элек, язма законнар булдыруны таләп иткән.

Солон реформалары[үзгәртү]

Яңа эрага кадәр 594 нче елда, Солон Афинада беренче архонт итеп сайланган һәм аңа югары катлау белән халык арасында тынычлык урнаштырырга тапшырылган. Вак җирбиләүчеләрнен хәлләре бу вакытта бик авыр булган. Бурыч ташларының саны һаман да артып торган. Афинының күп кенә гражданнары туган илләрен үзләре теләп ташлап киткәннәр, яки коллыкка сатылганнар. Мондый хәлгә чик кую өчен Солон революцион характердагы кайбер чаралар уздырырга карар иткән.

Мондый чараларнын беренчесе „бурычларны кичерү" булган. Солон басулардагы бурыч ташларын алырга боерык биргән, бурычларны юкка чыгарган һәм коллыкка төшерүне бетергән. Бурыч өчен алынган җир участоклары элеккеге хуҗаларына кире кайтарылып бирелгән. Чит илләргә коллыкка сатылган гражданнарның бер өлеше дәүләт хисабына кире сатып алынган. Бу чараларның барсы да җирбиләүче югары катлауларга каршы юнәлдерелгән булган. Гәрчә бу аларны шактый гына кысу булса да, демосның восстание ясавыннан куркып, эвпатридлар ташлама ясарга мәжбүр булганнар. Алар соңыннан тагы да искечә булыр дип ышанып торганнар.

Гражданнарны милекләренә карап бүлүгә туры китереп, дәүләт эшләре һәм хәрби эшләр бүленгәннәр. Мәсәлән, дәүләтнең югары эшләре тик бурычлары беренче, иң баги, группага гына бирелгән. Аның составыннан архонтлар сайланып куелганнар һәм ареопагка кешеләр өстәлеп торган. Икенче группа атлы гаскәрдә хәрби хезмәт алып барган. Өченче группа җәяүле булып хезмәт иткән.

Классик чор[үзгәртү]

Перикл хакимлеге[үзгәртү]

Борынгы Грециядә төрле сәнгатьләрнең көчле үсеш чоры Афина дәүләте башында Перикл (б. э. к. 490—429 еллар) торган дәвергә туры килә. Перикл, Афина демократлары җитәкчесе буларак, дәүләттә демократик тәртипләр урнаштыра, хәерчелектә яшәүче катлауларга театр тамашалары карау мөмкинлеге тудыру максатын күздә тотып, аларга акчалар өләштерә, эшсез калган гражданнарга эш булсын дип, зур корылмалар, шул исәптән атаклы Парфенон сараен төзү эшләрен башлап җибәрә һ.б. Грециянең һәрьяктан да чәчәк атуын Перикл идарә иткән дәвер белән бәйләп аңлатылган.[1]

Борынгы Греция мәдәнияте[үзгәртү]

Борынгы греклар иҗат иткән рухи кыйммәтләр (фәлсәфә, әдәбият, сынлы сәнгать, архитектура, театр һәм кайбер башка өлкәләрдәге казанышлар) бөтендөнья мәдәниятендә кабатланмас үрнәк булып торалар. Философия өлкәсендә — Фалес, Һераклит, Демокрит, Платон, Аристотель, Эпикур; эпос һәм лирикада — Һомер һәм Һесиод; драматургия һәм театр сәнгате өлкәсендә — Эсхил, Софокл, Аристофан, Эврипид; скульптурада — Фидий, Пракситель, Поликлет һ. б. үзләренең иҗади мираслары белән хәзерге заман өчен дә әһәмиятләрен югалтканнары юк.[2]

Борынгы грекларның мәдәният өлкәсендәге казанышлары күпкырлы булган. Аларның әдәбиятын алыйк. Ул б. э. к. VIII-VII гасырларда барлыкка килә. Аның нигезен, асылда, борынгы ыруглык җәмгыятендә туган мифлар, риваятьләр тәшкил итә. Ул чорда иҗат ителгән мираста иң зур һәм иң мактаулы урынны «Илиада» белән «Одиссея» эпик поэмалары биләп тора. Бу әсәрләрне сукыр шагыйрь һомер иҗат иткән дип саныйлар. Аларның сюжетлары Троя сугышлары (б. э. к. 1260 ел) чорына бәйләнгән. Ләкин эчтәлекләрендә билгеле аерма да бар: «Илиада» хәрби-героик рухтагы материалны туплаган булса, «Одиссея» күбрәк көнкүреш тематикасына багышланган әкиятләргә нигезләнгән. Борынгы Греция әдәбиятының чәчәк атуы Афина демократиясенең үсеп киткән чорына (б. э. к. V-IV гасырлар) туры килә.

Борынгы Греция җәмгыятенең рухи тормышында музыкага да мөһим генә урын бирелгән булган. Б. э. к. 3—2 мең еллар элек иҗат ителгән сурәтләрдә арфа, флейта, лира инструментлары урын тапкан. Теге яки бу төбәкләрдә идарә итүче түрәләр үз тирәләренә музыка коралларында уйнаучыларны һәм җырчыларны җыя торган булганнар. Аларның җырлары, кагыйдә буларак, илаһларына, каһарманнарга багышлана торган булган.

Грек уеннары[үзгәртү]

Еш булып торган сугышлар көчле һәм җитез кешеләр таләп иткән. Шуңа күрә борынгы грекларның тормышында җәмәгать уеннарының әһәмияте зур булган. Бу уеннар төрле-төрле ярышлардан гыйбарәт булган һәм алар Грециянең төрле урыннарында: Олимпиядә, Дельфада һәм Коринф муенында бәйрәм вакытларында ясала торган булган. Барлык уеннардан иң атаклысы Олимпиядәге уеннар булган.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Урта мәктәпнең 5-6 нчы класслары өчен дәреслек. проф. А.В.Мишулин редакциясендә. Казан, Татгосиздат, 1941.
  • Гыйззәтов К.Т. Нәфасәт: Ике китапта. Беренче китап. Мәгариф, 2004 ел. 496 бит.