Баш мие

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кешенең баш мие

Баш мие — ул организмның өске (алгы) очында нерв тукымасы массасы. Ми сизем мәгълүматын туплый һәм хәрәкәт реакцияләрен юнәлтә, ә югары сыртлыларда ул шулай ук өйрәнү үзәге функциясен үти.

Түбән сыртлыларның мие трубкасыман һәм югары сыртлылар мие үсешенең башлангыч стадиясенә охшый. Ул өч өлештән тора: арткы ми, урта ми һәм алгы ми. Югары сыртлыларның мие яралгы үсеше вакытында шактый үзгәрешләр кичерсә дә, бу өч өлешне һаман күреп була.

Арткы ми озынча ми һәм күпердән тора. Ми арка мие һәм баш миенең югары бүлекләре арасында сигналларны тапшыра һәм йөрәк тибү һәм сулау кебек вегетатив фунцияләр белән идарә итә.

Урта ми балыкларда һәм җир-су хайваннарында төп сизем интеграциясе үзәге булып тора. Ул шулай ук рептилияләрдә һәм кошларда интеграциядә катнаша. Имезүчеләрдә шактый кими, һәм күбесенчә алгы ми белән арткы ми белән арасында бәйләнеш челтәре өлеше булып тора.

Кечкенә ми координация һәм туры тоту өчен җаваплы. Ул мышцаларның шома, координацияләнгән хәрәкәтен үти.

Алгы ми ярым миләрне һәм минең кәүсәсен (ствол) эченә ала. Соңгысы эчендә таламус һәм гипоталамус бар. Таламус ми һәм баш мие арасында реле булып тора. Гипоталамус җенси теләк, рәхәт, авырту, ач булу, сусау, кан басымы, тән температурасы һәм башка висцераль функцияләрне идарә итә. Гипоталамус гипофизның алгы өлеше секрециясен контроль итүче гормоннарны эшләп чыгара һәм шулай ук окситоцин һәм антидиуретик гормонны эшләп чыгара.

Элегрәк иснәү бүлекләренең өлеше буларак функция итүче баш мие, кеше миенең катлаулырак функцияләрендә катнаша. Кеше һәм хәзерге сыртлыларда, баш мие минең башка өлеше белән чагыштырганда катлаулы (җыерчыклы) соры катлам тәшкил итеп үскән. Төргәнлек дәрәҗәсе өлешчә гәүдә зурлыгына бәйле. Вак имезүчеләрнең (мәсәлән, кырмыска ашаучының, мартышкаларның) кагыйдә буларак мие шома, ә зур имезүчеләрнең (мәсәлән, кит, фил, дельфинның) кагыйдә буларак шактый катлаулы.

Ярым миләрне радиаль, буйдан-буйга үтүче ярык бүлә. Аның нигезендә ("мозолистое тело" дип аталган) нерв җепселләренең төере ята. Ул ярым миләр арасындагы бәйләнеш каналын тәэмин итә. Минең, яки сирәгрәк, арка миенең нерв җепселләренең киселеше сәбәпле сул ярым ми гәүдәнең уң ягы белән идарә итә (һәм киресенчә). Күп мөнәсәбәтләрдә сул һәм уң ярым ми бер-берсенең көзге чагылышы булса да, аларным мөһим функциональ аермалары бар. Күпчелек кешенең, мәсәлән, сөйләшүне контроль итүче бүлекләр сул ярым миендә урнашкан, ә пространство фикерләү бүлекләре уң ярым миендә урнашкан.

Ике эре буразна - үзәк буразна һәм ян буразна - ярым миләрне дүрт бүлеккә бүлә:

  • маңгай (рус. лобная),
  • баш өсте (рус. теменная),
  • чигә (рус. височная)
  • баш арты (рус. затылочная).

Үзәк буразна (ул шулай ук Роландо ярыгы дип атала) шулай ук кабык моторик өлешне (ярык алдында) кабык сенсор өлештән (ул ярык артында) бүлә. Зур ярым миләрнең башка функциональ өлешләре табылган, шул рәттән, баш арты өлешенең (рус. затылочная доля) күрү өлешендә һәм чигә өлешенең (рус. височная доля) ишетү өлешендә. Әмма ләкин, кабыкның күп өлеше моторик һәм сенсор функцияләргә түгел, ә ассоциатив кабыкка карый (бу кабык югары психик эшчәнлегендә катнаша дип фараз ителә).

Чыганаклар[үзгәртү]