Әбу Гали ибн Сина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әбу Гали ибн Сина

Тулы исеме ابو علی حسین بن عبدالله بن سینا
Һөнәре философия, музыка, физика, химия, астрономия, медицина, математика, алгебра, геометрия, дин гыйлеме, тел белеме
Туу датасы 980 ел(0980)
Туу җире Афшана
Үлем датасы 1037 ел(1037)
Үлем җире Хәмәдән
Сайт http://www.muslimphilosophy.com/sina/index.html (ингл.)

Әбу Гали ибн Сина (гарәп. ابو علی حسین بن عبدالله بن سینا‎) – урта гасыр мөселман дөньясының энциклопедист галиме, беренче чиратта табиб буларак билгеле.

Аның киң профильле галим һәм белгеч булуы турында Хамадан каласындагы төрбәсе (мавзолее) өстендә калыккан 12 стела сөйли. Аларның һәрберсе аерым белем өлкәсенә багышланган: философия, музыка, физика, химия, астрономия, медицина, математика, алгебра, геометрия, дин белеменә, тел белеменә.

Ибн Сина 450 хезмәт калдырып киткән, безнең көнгә кадәр 238е барып җиткән.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Әбү Гали ибн Сина 980 елда Бохара тирәсендә Афшана кышлагында туа. 1002 елда, Әбү Галигә 22 яшь чакта, атасы үлә. Сәмәниләр дәүләтенә ул чорда башка дини юнәлешкә карый торган Мәхмүд солтан (Газневи) һөҗүме яный. Шуңа күрә ибн Сина Бохарадан чыгып китәргә мәҗбүр һәм Харәзмдагы Гүргәнч каласында тора. Чәчәк атучы Харәзм әмире Али ибн Мәймүн фәннәрне бик хуплый. Аның сарае каршында шәрыкның күпләгән иң сәләтле галимнәре хезмәт итә. ибн Синаны Мәймүннең Академиясенә (Хикмәт йорты) штатка алалар, аңа айлык хезмәт хакы билгелиләр, ул шунда Бируни һәм Мәсихи атлы кешеләр белән иңгә-иң куеп эшли. 1012 елда Мәхмүт солтан Харәзмне яулап ала һәм барча галимнәргә Газнага, үз сараена килергә боера, шуңа күрә ибн Синага качарга туры килә (Мәсих белән бергә; Бируни исә тотылган, аны Газнага алып китәләр).

Сөргендә чакта ибн Сина Әл канун фит-Тыйбб — үзенең төп хезмәтен язарга керешә. Ул аны 20 ел буе, бер шәһәрдән икенчесенә сугылып йөргәндә яза. Ибн Сина әмирләрне һәм гади кешеләрне дәвалый, Исфаһанда вәзир булып эшли, зинданда утырып чыга. Зинданда чакта ул әш-Шифа (савыгу) китабын язып бетерә.

Китаб әл-Канун фи-т-тыйбб[үзгәртү]

Ибн Синаның медицина энциклопедиясе формасындагы Кануны биш китаптан тора, һәрберсе кыйсемнәргә, бүлекләргә, мәкаләләргә, параграфларга бүленә. Беренче китап медицина теориясенә багышланган һәм дүрт зур кыйсемнән (бүлек), тәгърифтән (кереш сүз) тора.

  • Беренче кыйсем анатомия һәм физиологиягә багышланган, икенчесе – хасталарның сәбәпләренә, 3 – хасталарның симптомнарына, 4сендә диета, профилактика, дәвалауның төп принциплары тасвирлана. 4нче кыйсемнең бер бүлеге – сәламәтлекне саклау турындагысы – гигиена буенча компендиумы – төп кагыйдәләрнең кыскача җыелмасы.
  • Икенче китап үсемлек яки җәнлектән ясалган гади дарулар тасвирлана.
  • Өченче китапта баш, колак, борын, күз хасталары, аларның диагностикасы һәм дәвалау тасвирлана.
  • Дүртенче китап дәвалау ысулларына багышланган: хирургия, сөяк сыну, каймыгуларны дәвалау һәм организмның гомуми хасталарына, йогышлы чирләргә, бизгәк авыруы һ.б.

Хирургик операцияләрнең тасвирламасында ибн Сина өч моменты сөйләп уза: анатомияне белү, хирургик инструментларны саф килеш тоту, операциядән соң пациентны аеруча кайгырту.

  • Бишенче китапта катлаулы агулар һәм аларга каршы дару тасвирлана. Канунга җәмгысе 811 дару кергән, 526сы – үсемлек нигезендә ясалган, 125 – терлектән ясалган, 85 – минераль чыгышлы, аларның тәэсире, җыю һәм саклау кагыйдәләре. Аларның күпчелеге гадәлсез рәвештә онытылган, 150се әледә файдаланыла.

XII гасырда Китаб әл-Канун латинга тәрҗемә ителә. Китап басу гасыры җиткәч басмалар саны буенча Канун христианнарның Инҗилләренә көндәшлек итә. XVI гасыр башында аны яңадан тәрҗемә итәләр. XV гасырда ул 16 тапкыр басыла, XVI гасырда – 20. Канун күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм белгечләр фикеренчә, дөнья тарихында иң еш өйрәнелә торган (фәнни) хезмәт булып тора.

Фәлсәфи карашлар[үзгәртү]

Ибн Синаның фәлсәфи карашлары шактый каршылыклы. Аларда материалистик тенденцияләр дини-идеалистик тенденцияләр белән бергә үрелеп бара. Ибне Сина фикеренчә, дөнья эманация рәвешендә барлыкка килгән. Ягъни аның иң әүвәлге башлангычы — рухи затта, Аллаһта. Ләкин, аныңча, дөньяны тудыручы Аллаһ түгел. Дөнья Аллаһның ихтыяры буенча тумаган, бәлки табигый ихтыяҗ кушуы буенча барлыкка килгән. Аның бу карашларында дини-идеалистик карашка урын бирелгән, ә дөньяның (материалистларга хас) «башлангыч вакыты булмаган» дигән төшенчә турында сүз кузгатылмый да. Шул ук вакытта, дөнья, Алла кебек үк, мәңгелек. Ләкин Алла — шәхес түгел. Ә дөнья — матди. «Булулык — чиксез»,— дип язган галим үзенең «Данишнамә» дигән китабында. Ул, ягъни булулык — һәм субстанция, һәм акциденция (очраклы сыйфатларга ия). Субстанциянең чыганагы — аның үзендә. Материя — һәр нәрсәнең җисеме. Дөньяда булган барлык предметлар материядән тыш түгел, аларның һәркайсында — материя, дип санаган Ибне Сина. Аның фәлсәфәсе, бигрәк тә «булулык», «материя», «Алла», «субстанция» кебек категорияләр турында хөкем йөртүе, шактый каршылыклы, хәтта буталчыграк та.

Хәрәкәт турында Ибн Сина материализм юнәлешендә фикер йөртә. «Хәрәкәт,— дип язган галим.

Ибне Сина карашынча, табигатьтәге күренешләр бер-бере белән бәйләнештә, дөньяга закончалыклар хас. Ибне Сина танып белү теориясенә дә кагылып үтә. Аның бу өлкәдә дә каршылыклары бар. Ибне Сина танып белүне ике төргә аера:

  1. гомуми абстракт нәрсәләрне танып белү
  2. конкрет әйберләрне танып белү.

Боларның беренчесе акыл белән башкарыла, икенчесе — тышкы хисләр белән.

Әсәрләр[үзгәртү]

  • Китаб әл-Канун фи-т-тыйбб (1033) — шигъри формада язылган. Китаб фит-тыйбб-ның татарчага шигъри тәрҗемәсен Әдхәт Синугыл ясый, ләкин ул дөнья күрмичә кала.
  • Әш-Шифа
  • Үзенең күршесе, билгеле дин галиме Әбүбәкер Бараки үтенече белән ибн Сина үзе укыган китапларга тәфсилле комментариен язган. Шулай итеп аның Җәмгысе һәм нәтиҗә — 30 томлык китап һәм этика китабы килеп чыга.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Т. Сорокина. История медицины: учебник для студентов высших медицинских учебных заведений.
  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.