Бизгәк авыруы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Map showing the distribution of malaria in the world[1] :  Elevated occurrence of chloroquine- or multi-resistant malaria :  Occurrence of chloroquine-resistant malaria :  No Plasmodium falciparum or chloroquine-resistance :  No malaria

Бизгә́к авыруы́ (ит. mala aria — «начар һава»), макрофагаль-моноцитар система (организмны саклау системасы) күзәнәкләре һәм эротроцитларның күп өлеше зарарлануы сәбәпле, кешенең антропоз, протозой, трансмиссив инвазия халәте, бизгәк өянәге, анемия һәм гепотопиленомегалия күренеше. Киң таралган авыру. Бизгәк авыруының яман формалары: церебраль формадагы менингизм, коматоз халәт; гемоглобин азаю яисә көчле гемолиз һәм гемолитик сары гемоглобинур белән бәйле кара су бизгәге; йогышлы - агулану шогы халәтендәге, алгид формасы, бөер зәгыйфьлегенең көчәюе; фиброз панкреатит (сеңерләр авыруы).

Малярия – аеруча Азия, Океания, Африка, Үзәк һәм Төньяк Америка илләрендә киң таралган паразит авыру.

Симптомнары[үзгәртү]

Озак һәм авыр баручы авыру вакытында бавыр һәм талакның зураюы, нәтиҗәдә аз канлылылык билгеләре күзәтелә. Йоктырганнан алып авыру башланганчыга кадәр 7-25 көн уза. Әмма беренче өянәкләр хәтта 8-14 айдан соң да башланырга мөмкин. Авыруның характерлы билгесе – көн дә яки ике, өч көннән соң кабатланырга мөмкин булган бизгәк өянәкләре. Шулай ук нерв системасы, бөер, бавыр һәм башка органнар авырулары булуы ихтимал. Өянәкләрнең туктавы авыру тулысынча терелде дигәнне аңлатмый. Берникадәр вакыттан соң авыру кире кайтарга мөмкин.

Таралу юллары[үзгәртү]

Малярия вакытында тән температурасы кисәк кенә 40 градуска кадәр күтәрелә, кешене бизгәк тота башлый, ул тирли, хәле китә, башы авырта, бавыры, талагы зурая. Бу халәт, гадәттә, 3-4 көнгә сузыла. Тропик малярия вакытында кешенең организмы агуланып, мәрткә китәргә яисә үләргә дә мөмкин.

Бизгәк авыруын китереп чыгаручы - Plasmodiumның гади төрләре (P. vivax, P. malariae, P. ovale, P.falciparum). Авыру чыганагы – паразит йөртүче, канында плазмодий гаметоцитлары булган, бизгәкнең беренчел һәм көчле билгеләре булган авыру кеше. Малярия авыру кешедән малярияле черки тешләү юлы белән күчә. Эссе вакытта черкиләр аеруча актив. Малярия куркынычы булган территорияләр исемлегенә кермәгән урыннарда да бу авыруны йоктыру ихтималы зур.

Дәвалау[үзгәртү]

1696 елда Женева табибе Мортон авыруны мөстәкыйль төр итеп аерып чыгара һәм дәвалау өчен хин агачы кайрысын куллануның файдасын исбатлый (Перу индеецларына агачның бу сыйфаты мәгълүм була). 1717 дә Италия табибе Ланцизи бизгәк килеп чыгуның сазлы урыннар белән бәйләнешен раслый. Француз А. Лаверан авыру чыганагын тасвирлый (1830). И.И. Мечников авыру чыганагын Protozoa тибына нисбәтли (1887). Р. Росс авыруның күчү юлларын ачыклый (1897), Ф.И. Гизе дәвалау өчен хинин кристаллын булдыра (1816). 20 йөз уртасында хлорохон синтезлаштырыла.

1908 дә Казан губернасында 100 мең кеше, 1920 елларда 71 меңнән, 1924 тә 209 меңнән артык кеше Б.а. белән авырый. 1935 тә авыручыларның саны 225134 кешегә җитә, 1950 елларда ул 400 гә кала. 1955 тә Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы бизгәкне бетерү буенча глобаль программа кабул итә һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, дөньяда авыру ике тапкыр кими. Хәлнең кискенләшүе БСҖ тарафыннан бизгәк белән көрәшүнең күпьеллык программасын кабул итүгә китерә. Хәзерге вакытта ТРда авыру очраклары юк. 1990 елларда авыру читтән керә дип санала.

Авыруның беренче билгеләре күренүгә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз вакытында дәвалансаң, авыру озакка сузылмый.

Профилактика[үзгәртү]

Бизгәк авыруы профилактикасы - плазмодий-черки-кеше биоценозын өзүдән гыйбарәт: Росс ысулы белән черкиләрне юк итү яисә кешене алардан аеру, Кох ысулы белән кеше организмындагы чыганакларны юк итүдән гыйбарәт. Зарарланган районда шәхси саклану җайланмаларын булдыру зарур.

Черкиләрнең артуы сулыкларда гына түгел, җыелган суларда, сыешлыкларда, агач төпләрендә, санкцияләнмәгән чүплектә, консерв банкларында да була. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен сулы сыешлыкларны тыгыз итеп ябарга кирәк. Канауларны, буаларны үсемлекләрдән чистартып тору зарур. Аңлашылганча, каты көнкүреш калдыкларын бары тик тиешле урыннарга гына ташларга кирәк. Менә шул чакта малярия әйләнеп узар.

Черкиләр караңгылыкны яратучы җан ияләре. Кояш баегач урамга чыксагыз, озын җиңле кием кияргә тырышыгыз, тәнегезнең ачык калган өлешләренә черкиләрне өркетә торган махсус кремнар сөртегез. Тәрәзәләргә дә черкиләр кермәслек итеп вак тишекле материал тарттырып куйсаң, яхшы.

Малайзия, Вьетнам, Һиндстан, Көньяк Америка илләренә барганда бигрәк тә сак булырга кирәк. Ул илләрдә маляриянең тропик формасын ияртү куркынычы зур. Шунысын да истә тотарга кирәк: тропик һәм субтропик илләрдә булып кайтканнан соң, өч ел дәвамында, тән температурасы күтәрелгән саен кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм элегрәк тропик илдә булуыгызны искәртергә кирәк.

Казан дәүләт медицина университеты галимнәре тарафыннан республикада бу авыруның таралуы өйрәнелгән (С.С. Зимницкий, А.Б. Агафонов, Б.А. Вольтер, Д.К. Бәширова, Д.Ш. Еналиева) һәм профилактика чаралары эшләнелгән.

Геморрагик бизгәк авыруы[үзгәртү]

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы – авыр уза торган йогышлы авыру. Безнең төбәктә әлеге авыруны таратучылар булып кыр тычканнары санала. Урманнарның корыган, ауган агачлар, чүп үләннәре белән пычрануы, рөхсәт ителмәгән урында чүплекләр барлыкка килү кимерүчеләрнең күпләп үрчүенә китерә.

Әдәбият[үзгәртү]

Резник А.Е. Лечение малярии в условиях Казани. Казань, 1950.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]