Портал:Әдәбият
|
Әдәбият
| Әдәбият (лат. lit(t)eratura, туры мәгънәдә - язылган, lit(t)era дан — хәреф) —киң мәгънәдә - төрле текстлар җыелмасы.. |
Шәп мәкалә
Электрон китап - компьютерда җыелган гади текст, яки гадәти китапның скан-күчермәсе, яки махсус программалар ярдәмендә эшләнгән файллар җыелмасы. Соңгылары бизәлеше, структурасы ягыннан экраннан укуга җайлаштырылган була. Аларга fb2, exe шикелле форматлар керә. Adobe Reader программасын кулланганда pdf-форматлы текстлар җиңел укыла. Ә exe форматка картиналар гына түгел, хәтта музыкаль бизәлеш тә өстәргә мөмкин.
EBook Maestro кебек программаларда текстны адәм тавышы белән уку мөмкинлекләре дә бар. Әйтик, укып күзең талганда, яки караңгыда кеше тавышын кушып кую мөмкинлеге. Дөрес, ул тавыш чын кеше шикелле үк сәнгатьле итеп укымый. Әмма елдан-елга камилләшә бара.
Бүген электрон китапларны телефон экраныннан да, компьютердан да, башка җайланмалардан да укырга мөмкин.
Электрон китап сәүдәсенең 95 проценты Төньяк Америка һәм Көнбатыш Аурупа өлешенә төшә. Американың электрон китап базары 2007 елда 4,2 миллиард доллар белән бәяләнсә, 2011 ел азагына бу сан 10 миллиардка җитәр дип көтелә.
Шәп шәхес
Әнгам Атнабаев — Башкортстанның халык шагыйре (1997), башкорт әдәбиятының күренекле вәкиле. Әсәрләрен тик татар телендә язган.
Әнгам Атнабаев 1928 елның 23 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туган. Атасы Касыйм сугыш яланында ятып калган. Мәрзия апа кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була. Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Атнабаев Казанга барып, Казан педагогика институтына укырга керә. Укып кайткач, Аксәет авылы мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Укучылар аны Һади Такташка охшата.
Шәп рәсем
Минем ярдәм
Сезне Гарри Поттер турында мәкаләләр язу эшенә чакырабыз!
Махсус мәгълүмат
Махсус шаблоннар:
- {{Басма}}
- {{Китап}}
- {{Язучы}}
- {{ТП}}
- {{Әдәби персонаж}}
Әдәбият турындагы мәкаләләргә зур өлеш керткән катнашучыларга "Әдәби орден" тапшырыла:
| Әдәби орден | ||
| --- |
Яңалыклар
- 26 апрель 2011 ел - бөек татар шагыйре, тәнкыйтьче, мәгърифәтче Габдулла Тукайның тууына 125 ел.
- 16 апрель 2011 ел - язучы һәм тәрҗемәче Кәшфи Басыйровның тууына 105 ел.
- 15 апрель 2011 ел - шагыйрь Рәшит Гәрәйгә 80 яшь.
- 14 апрель 2011 ел - язучы, Тукай премиясе лауреаты Хисам Камаловка 85 яшь.
- 11 апрель 2011 ел - хикәяче һәм публицист Ренат Гаффарга 60 яшь.
- 5 апрель 2011 ел - шагыйрә һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага 110 ел.
- 2 апрель 2011 ел - Халыкара балалар китабы көне.
- 2 апрель 2011 ел - бөек дат язучысы һәм шагыйре, әкиятче Ганс Христиан Андерсен туган көн.
- 30 март 2011 ел- шагыйрь Рәдиф Гаташка 70 яшь.
- 26 март 2011 ел - шагыйрь һәм прозаик Хәйретдин Мөҗәйгә 110 ел.
- 25 март 2011 ел - шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Рәшиткә 75 яшь. (1936)
- 24 март 2011 ел - шагыйрә Сәидә Зыялыга 70 яшь (1941)
- 23 март 2011 ел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә 2011 ел кандидатлары билгеле булды
- 21 март 2011 ел Фоат Галимуллинга 70 яшь тулды (1941)
- 19 март 2011 ел - Габдулла Тукай проекты ачылды
- 1 февраль 2011 ел - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2011 елны Габдулла Тукай елы итеп игълан итү турындагы Указга кул куйды.
Ә сез беләсезме…
- Хуҗа Насретдинга охшаган образлар төрле халыкларда еш очрый: румыннарда ул Пэкалэ, әрмәннәрдә — Пулу-Пуги һ.б.
- Суфиян Поварисов Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган трилогия-эпопеясе белән таныла.
Бүгенге цитата
| <...> тарихның колачы бик киң һәм унъеллыкларны ул аерым еллар кебек үк, җиңел "укый" . <...>
Михаил Булгаков, "Киләчәк перспективалар", 1919
|
Төркемнәр
Мәкаләләр
Проектлар
Яңа мәкаләләр
- Мидхәт Әхмәтов — 25 май
- Мидхәт Әбделмәнов — 25 май
- Габделрәүф Ниязбаев — 19 май
- Рәфис Корбан — 18 май
- Каләмгә хитаб — 15 май
- Уйгур әдәбияты — 10 май
- Фәрит Аги — 6 май
- Халыкара балалар китабы көне — 30 апрель
- Максуд Сөндекле — 20 апрель
- Məƶit Ƣafuri — 17 май
- Габделгазиз Монасыйпов — 7 апрель
- Мөкәрәмә Садыйкова — 2 апрель
- Шрек (персонаж) — 25 март
- Халисә Мөдәррисова — 18 март
- Хәлисә Ширмән — 18 март
- Имай Насыйри — 15 март
- Мин - риваять (фильм) — 8 март
- Ярослав Һашек — 8 март
- Константин Иванов — 7 март
- Бәхтегәрәй Шәфиев — 3 март
| Бу бит Татар Википедиясенең сайланган исемлекләр һәм порталлар рәтенә керә. |
