Хогвартс
| Хогвартс Тылсым Мәктәбе | |
|---|---|
| (Хогвартс) | |
| Хогвартс Гербы | |
| Оештырылган | 11 гасыр |
| Тип | университет |
| Ректор | Альбус Дамболдор |
| Урнашу | Шотландия |
Хогвартс Тылсым Академиясы – Гарри Поттер турындагы романнар сериясендә тылсым мәктәбе.
Эчтәлек |
Тарих [үзгәртү]
Хогвартс 11нче гасырда ул заманның иң көчле 4 тылсымчысы – Годрик Гриффиндор, Салазар Слизерин, Кандида Когтевран, Хельга Пуффендуй тарафыннан төзелә.Ул Шотландияда урнашкан.
Факультетлар [үзгәртү]
Тылсым мәктәбе Гриффиндор, Слизерин, Когтевран, Пуффендуй факультетларына бүленә. Укучыларны факультетлар буенча аларның характерын, сыйфат, сәләтләрен исәпкә алып, Годрик Гриффиндорның Бүлүче Эшләпәсе төркемли. Һәр факультетның үз деканы, ягъни җитәкчесе була.
Хогвартста уку көне [үзгәртү]
Хогвартс укучылары иртән, сәгат 9:00 да Олы Залда ашыйлар.Аннары дәресләргә юнәләләр. Алар бер сәгат баралар,араларында 15әр минут тәнәфес була. Хогвартс расписаниясендә көндезге аш, кичке аш каралган. Кичләрен укучылар Уку залында өй эшләре хәзерлиләр. Укучылар факултет башнясында яшиләр. Дәресләр төрле башняларда үтә.
Хогвартс дәресләре [үзгәртү]
Кара көчләрдән саклану [үзгәртү]
Бу фән кара кчләрдән сакланырга, аларга каршы торырга өйрәтә. Әмма бу фән Хогвартста ләгънәтләнгән. Кайчандыр, Волан-де-Морт бу фәннән укытучы булып керергә теләгән. Әмма , ул вакыттагы Хогвартс директоры – Альбус Дамболдор аны эшкә алмый. Шуның өчен, Кара Лорд бу эшне ләгънәтли, һәм бу эштә беркем дә бер елдан артык эшли алмаган .