Тарас Шевченко
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Тарас Шевченко | |
Автопортрет (1840)
|
|
| Туу датасы: | 9 март 1814 |
|---|---|
| Туу урыны: | Моринцы авылы, Киев губернасы, Русия империясе |
| Үлем датасы: | 10 март 1861 (47 яшь) |
| Үлем урыны: | Санкт-Петербург, Русия империясе |
| Ватандашлык: | Русия империясе |
| Эшчәнлек төре: | язучы, шагыйрь, рәссам, артист |
| Иҗат итү теле: | украин, рус |
| Имза: | |
Тарас Григорий улы Шевченко (укр. Тарас Григорович Шевченко; 1814 — 1861) — украин шагыйре, язучы, рәссам һәм артист. Шулай ук рус телендә дә иҗат иткән[1]. Тарас Шевченко украин әдәбиятының иң күренекле вәкилләренең берсе. Аның әдәби мирасы украин теленең һәм әдәбиятының нигезе булып санала.
Аның исеме белән Киевның милли университеты, Лондондагы мәйдан һәм Нью-Йорктагы урам аталган. Шулай ук Украина, Русия һәм кайбер башка илләрдәге шәһәр урамнары аның исемен йөртә. Украинаның милли премиясе Тарас Шевченко исемен йөртә.
Тарас Шевченконың «Катерина» поэмасына автор ясаган иллюстрация (1842)
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Шевченко – русский писатель? (рус.)
[үзгәртү] Сылтамалар
| Викиҗыентыкта? Taras Shevchenko |