Портал:Габдулла Тукай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган портал
Портал Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу хөрмәтенә ясалды.

2011 елда татар милләтенең горурлыгы булган, дөньякүләм танылу алган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууыннан 125 ел узды. Шул уңайдан Татарстан Президенты 2011 елны Тукай елы дип игълан итү турында фәрман чыгарды.

Тукай – үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында урынны иң түрдән алган, әдәбият күгендә иң якты янган йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебез мактанычы, горурлыгы. Тукай – буыннар шагыйре. Татар халкы булган җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукаебыз да яшәячәк.

Бүгенге көнгә Габдулла Тукай иҗатын һәм биографиясен барлауга багышланган бик күп гыйльми хезмәтләр язылган. Шуңа карамастан, без әле бүген дә сөекле Тукаебыз иҗаты һәм биографиясе белән тулаем таныш дип әйтә алмыйбыз.

Бу портал бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып ясалды.


Тормыш юлы

Тукай мирасы

Яңа мәкаләләр

Сылтамалар

Яхшы мәкалә

«Шүрәле» поэмасыГабдулла Тукайның 1907 елда язылган, бик популяр әкият-поэмасы. Ул Шүрәле турындагы татар халык риваятенә нигезләнгән.

Поэма беренче тапкыр «3 нче дәфтәрдә» (1907) басылган. Әсәрнең ахырында Тукай түбәндәге юлларны язып өстәгән: «Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән яздым. Өмид юк түгел әле: бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнәр чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кыйлынган урманнарны – һәммәсен тәрсим кыйлып чыгарырлар. Авыл җирендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып чыгу файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идәрем. Гъ.Т.»

Әкият-поэма аерым китап булып күп тапкыр нәшер ителә. Фәрит Яруллин поэмага нигезләнеп, «Шүрәле» балетын иҗат итә.

Яхшы рәсем

Габдулла Тукай мәйданы метро станциясендә мозаика
Яңалыклар

23.03.2011 - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар билгеле булды.

Сез беләсезме...

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Төп субпорталлар: Кеше хокуклары • Мий һәм акыл • Сексуальлек • Үлем • Фикерләү • Шәхси тормыш
Аерым шәхесләргә багышланган порталлар: Габдулла Тукай

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү